Кар йомарламнары
Информация
Бурычлар
Килеп чыккан эшләнмәләрне алдан әзерләнгән урынга куярга өйрәтү.
Балаларның танып белү активлыкларын формалаштыру, аңга алуларын үстерү.
Башкалар турында кайгырта белүчәнлек, дуслык хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Төркемгә хат ташучы керә. Балалар белән исәнләшә.
Хат ташучы:
– Исәнмесез, балалар. Мин – хат ташучы. Сезнең төркемгә хат алып килдем. Менә ул хат (сумкасыннан хатны чыгара, тәрбиячегә бирә). Рәхим итеп, менә монда кул куегыз. Рәхмәт. Сезгә хатны тапшырдым, миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз.
Тәрбияче (хатны укый):
– «Исәнмесез, балалар. Сезгә ерак Африкада яшәүче Дин исемле малай хат яза. Мин китаплар укырга яратам, күп беләсем килә, үсеп җиткәч, сәяхәткә барырга хыялланам.
Балалар, сездә хәзер кыш, карлар ява. Ә минем бер дә кар күргәнем юк. Безнең Африкада бик эссе, яңгырлар да сирәк ява. Сезгә бер үтенечем бар: миңа кар йомарламнары ясап җибәрегез әле, зинһар.
Сездән җавап көтеп, Дин».
Экранда эссе Африка сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Тәрбияче Африка турында сөйли.
Тәрбияче:
– Африкада беркайчан да кар яумый. Әйдәгез, кар йомарламнары ясыйк та Динга җибәрик. Сөендерик Динны.
Динамик пауза. «Рәссам булам».
Менә минем уң кулым, |
Уң кулларын күрсәтәләр, |
Менә минем сул кулым, |
сул кулларын күрсәтәләр, |
Менә идән, менә түшәм, |
өскә, аска карыйлар, |
Менә шулай зур үсәм. |
аяк очларына күтәреләләр, |
Зур үскәч, рәсем ясыйм: |
кулларын алга сузалар, |
Рәссам булырга уйлыйм. |
кул чабалар |
Өстәлләр артына утыралар.
Тәрбияче:
– Балалар, кар йомарламнарын ак пластилиннан ясарбыз. Чөнки кардан ясасак, Африкага барып җиткәнче алар эреп бетәчәк. Кар йомарламнары ясау өчен безгә нинди төстәге пластилин кирәк булачак? (Ак.). Бик дөрес. Чөнки кар ак төстә. Ничек уйлыйсыз, кар йомарламнары тагын нинди? (Түгәрәк.) Димәк, пластилинны ике уч төбендә әйләндерергә кирәк. Пластилинны бер кулның учына салабыз да икенче кулның учы белән каплыйбыз, түгәрәк хәрәкәтләр ясап шар әвәлибез. Менә шундый кар йомарламнары килеп чыга.
Балалар өстәлләр артына утыралар, кар йомарламнары әвәлиләр. Тәрбияче аларны мактый.
– Менә нинди кар йомарламнары барлыкка килде! Ә хәзер, әйдәгез, кар йомарламнарын менә бу тартмага салыйк та, аны хат ташучыга биреп җибәрик.
Хат ташучы керә.
Хат ташучы:
– Сезнең балалар бакчасыннан посылка бар диделәр. Аны алып китсәм буламы?
Тәрбияче:
– Әйе, менә ул посылка. Зур рәхмәт сезгә!
Хат ташучы посылканы алып чыгып китә. Саубуллаша. Балалар аңа рәхмәт әйтәләр.