Ап-ак кар (күмәк эш).
Информация
Бурычлар
Бармаклар белән рәсем ясау техникасын өйрәнүне дәвам итү.
Әйләнә-тирә белән кызыксынуларын үстерү.
Күмәк ясаган рәсемнәреннән шатлык хисләре тудыру.
Шөгыль барышы
Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче кышкы табигать, андагы үзгәрешләр турында сөйли.
Тәрбияче:
– Балалар, мин сезгә бер бик матур шигырь алып килдем. Әйдәгез әле, аны бергәләп тыңлыйк.
Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә...
(М. Ногман, «Кыш килде»)
– Бу шигырь ак карлы кыш турында. Кыш көне урамнар да, бакчалар да, урманнар да – барысы да ак кар белән каплана. Әйтегез әле, урамда салкынмы, әллә җылымы?
Балалар:
– Салкын.
Тәрбияче:
– Әйе, кышын көннәр салкын була. Кешеләр җылы киемнәр киеп йөриләр. Балалар, сез бакчага килгәндә бүген нинди киемнәр кидегез?
Балалар:
– Мин куртка, җылы чалбар, бүрек кидем.
– Ә мин тун кидем.
– Мин дә тун кидем. Бияләй дә кидем һ.б.
Динамик пауза. «Куяннар» уены.
Берзаман ике куян |
Имән бармакларын баш өстенә куялар, |
Чыкканнар, ди, урамга. |
урында атлыйлар, |
Яратканнар уйнарга |
чүгәлиләр-торалар, |
Салкын, чиста ак карда. |
кулларын як-якка җәяләр. |
Тәрбияче:
– Балалар, куяннар кар атышып уйнарга яраталар икән. Ә сез нинди уеннар уйныйсыз?
Балалар:
– Чана шуабыз.
– Мин чаңгыда шуа беләм.
– Без абыем белән кар бабай ясадык һ.б.
Тәрбияче:
– Кыш көне бигрәк күңелле, шулай бит, балалар?
Тәрбияче балаларны өстәлләр янына чакыра, аларның игътибарын өстәлдәге зәңгәрсу төстәге ватманга, анда ясалган чыршыларга юнәлтә.
Тәрбияче:
– Балалар, әйтегез әле, кәгазьдә ничә чыршы сурәтләнгән? (Күп.) Бик дөрес, монда чыршылар күп. Бу – чыршылар үсә торган урман. Чыршылар нинди төстә? (Яшел.) Кар нинди төстә була? (Ак.) Дөрес. Без бүген сезнең белән ак кар белән капланган чыршы урманы ясарбыз. Рәсемне бүген бармаклар белән ясыйбыз. Әйдәгез, бергәләп искә төшерик әле: эшне нидән башлыйбыз? Имән бармакны ак төстәге буяуга тыгып алабыз. Аннан соң бармакны кәгазь битенә тидереп алабыз. Менә шундый ап-ак кар барлыкка килә. Чыршы өстендә ак карлар бигрәк матур күренәләр!
Афәрин, балалар, бик тырыштыгыз. Нинди матур чыршылы алан барлыкка килде! Рәхмәт сезгә.