Тәрбияче балаларны үз янына чакыра. Шулвакыт телефон шалтыраган тавыш ишетелә. Тәрбияче телефонны ала, тыңлый.

Төлке (тавышы):

– Хәерле иртә. Бу балалар бакчасы булдымы? Сезгә урманнан Төлке шалтырата.

Тәрбияче:

– Хәерле иртә. Исәнме, Төлке. Сине ишетүебезгә без бик шат.

Төлке (тавышы):

Балалар, мин сезгә бер үтенеч белән шалтыратам. Сез миңа бик матур, җылы өй ясап бирдегез. Мин менә бүген шул өемә кунаклар чакырырга булдым. Аларны тәмле клиндер белән сыйларга уйлаган идем, әмма ясап җитешмим, сез миңа ясап җибәрә алмыйсызмы?

Тәрбияче:

– Төлкегә булышабызмы, балалар? Яхшы, Төлке, без сиңа клиндерләрне ясап җибәрербез. Хәзер үк эшкә керешәбез. Сау бул.

Балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче аларга клиндер рәсеме күрсәтә һәм клиндер турында сөйләшү үткәрә.

– Балалар, Төлке бездән менә мондый клиндерләр ясап җибәрергә сорады. Игътибар белән карагыз әле, ул нинди формада? Дөрес, түгәрәк. Ә хәзер клиндерне һавада ясап карыйк. Менә шулай, афәрин. Эш башлар алдыннан бармакларны уйнатып алыйк.

Динамик пауза. «Төлке барабан кага» бармак уены.

Бармаклар йодрыкка җыелган.

Төлке алган барабан,

Имән бармакларын турайталар,

Һәм каккан ул: трам-трам-трам!

барабанга сугу хәрәкәтләре,

Бәргәләгән: бух-бух-бух!

өч тапкыр кул чабалар,

Аннан суккан: шап-шап-шап!

өч тапкыр тыпырдыйлар,

Бер-бер артлы тәпиләрен

аякларын күтәрәләр,

Күтәргән ул шалт та шалт.

тезләренә сугалар

Тәрбияче балаларга клиндер ясау тәртибен аңлата.

– Пластилин кисәген бер кулның учына салабыз да икенче кулның учы белән каплыйбыз, туры хәрәкәтләр ясап тәгәрәтәбез. Шулай итеп таяк барлыкка килә. Барлыкка килгән таякчыкны дуга ясап бөгәбез. Аннары бер башын икенчесе белән нык итеп кысып тоташтырабыз. Афәрин, балалар, бик тырыштыгыз. Әйдәгез, тәмле клиндерләрне Төлкегә җибәрик инде.

Клиндерләрне җыеп бер тартмага салалар һәм тәрбияче ярдәмчесенә бирәләр. Шалтыратып, клиндерләрне җибәргәннәре турында хәбәр итәләр. Төлке балаларга рәхмәт әйтә.