Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче аларга әкият сөйли.

Тәрбияче:

– Борын-борын заманда, яшәгән, ди, булган, ди, бер йолдыз. Ул башка йолдызлар кебек зәңгәр күк йөзендә яшәгән, алар кебек төннәрен яктыртып торган. Ул бик кечкенә булган, шуның өчен аны Нәни йолдыз диеп йөрткәннәр. Башкалар уйнаганда ул, моңаеп, кырыйда карап тора торган булган. Аңа гел: «Син әле кечкенә, без синең белән уйнамыйбыз», – дия торган булганнар. Нәни йолдызның үзенә дуслар табасы килгән, алар белән уйнарга хыялланган ул.

Балалар, әйдәгез, Нәни йолдызны шатландырыйк: аңа дуслар табыйк, кәгазь битендә матур йолдызлар ясыйк.

Экранда йолдызлы, айлы күк йөзе сурәтләнгән рәсем күрсәтелә. Тәрбияче балаларның игътибарын айның, йолдызларның төсләренә, зурлыкларына юнәлтә.

Тәрбияче:

– Балалар, ай, йолдызлар нинди төстә? Ай зурмы, йолдызлармы? Ә нәрсә күбрәк? Әйдәгез, уйнап алабыз.

Динамик пауза. «Йолдызга дуслар кирәк» уены.

Көн киткән дә, төн җиткән,

Әкрен генә чүгәлиләр,

Кояш йокыга киткән.

күзләрен йомалар,

Күктә якты ай балкый,

кулларын өскә күтәрәләр,

Һәм бер йолдыз ялтырый.

кулларын як-якка чайкыйлар,

Йолдызга дуслар кирәк,

кулларын алга сузалар,

Әйдәгез, ясыйк тизрәк.

кулларын төшерәләр

Тәрбияче балаларны мактый. Барысы да өстәлләр артына утыралар.

Тәрбияче:

– Балалар, йолдыз яши торган күк йөзе нинди төстә? (Зәңгәр.) Бик дөрес. Хәзер без сезнең белән бармаклар ярдәмендә зәңгәр кәгазь битендә йолдызлар ясыйбыз. Бармакларны йодрыкка җыябыз, ә берсен (имән бармакны) күтәреп, аны буяуга манабыз (күрсәтә) һәм кәгазьгә куябыз. Икенче йолдызны беренче йолдыздан ераккарак куярга кирәк. Йолдызларны ясаганда, бер-берләренә якын куймагыз, балалар. Менә шушындый йолдызлар килеп чыга. Әйдәгез, сез дә ясап карагыз әле.

Балалар зәңгәр фонда бармаклары белән рәсем ясыйлар. Тәрбияче балаларның пөхтә эшләүләренә игътибар итә. Балаларны мактый.

Тәрбияче:

– Менә нинди матур күк йөзе барлыкка килде! Бик ошады, рәхмәт сезгә. Хәзер нәни йолдызның дуслары күп булды.