Төлкегә өй
Информация
Бурычлар
Иң гади техник алымнар куллану (бөтен кисәктән кечерәк кисәкне аерып алу, туры хәрәкәтләр ясап әвәләү һ.б.) күнекмәләрен ныгыту.
Кул чукларының вак моторикасын үстерү.
Башкаларга карата игътибарлы булу, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче белән балалар урындыкларда утырып торалар. Ишек шакыган тавыш ишетелә. Бүлмәгә Төлке (төлке киеменнән тәрбияче ярдәмчесе яки өлкән төркемннән бер бала) керә, балалар белән исәнләшә.
Төлке:
– Исәнмесез, балалар, мин сезнең яныгызга йомыш белән килдем. Безнең урманда сезнең турыда мактап сөйлиләр, «кечкенә булышчылар» диләр. Миңа да булыша алмассызмы икән? Беләсезме, без куян белән өй төзегән идек. Аның өе – бүрәнәдән, ә мин өемне боздан төзедем. Яз җитү белән минем өем эреп бетте. Миңа хәзер кая барырга, кайда яшәргә инде? (Елый).
Тәрбияче:
– Төлке, елама. Хәзер без балалар белән сиңа булышырбыз. Әйдәгез, бергәләп уйнап-хәрәкәтләнеп алыйк та эшкә тотынырбыз. Төлке, син дә безгә кушыл.
Динамик пауза. «Төлке йөри урманда...»
Төлке килгән урманнан, |
Бер урында атлап торалар, |
Ерак диеп тормаган. |
кулларын алга сузалар, |
Койрыгын да боргалый, |
уңга, сулга борылалар, |
Әйләнгәләп тә карый. |
әйләнәләр, |
Сөенәләр балалар: |
кулларын як-якка җәяләр, |
Бергәләп кул чабалар. |
кул чабалар. |
Тәрбияче балаларны өстәлләр янына чакыра. Балалар белән бергәләп таякчык әвәләү эзлеклелеген искә төшерәләр.
Тәрбияче:
– Пластилинны бер кулның учына салабыз да икенче кулның учы белән каплыйбыз, туры хәрәкәтләр ясап әвәлибез. Шулай итеп таякчык барлыкка килә. Калган кисәкләрдән дә таякчыклар әвәлибез. Килеп чыккан таякчыкларны әзер өй рәсемендә берсе өстенә берсен куябыз.
Тәрбияче тырышлыклары өчен балаларны мактый.
Тәрбияче:
– Менә никадәр матур өйләр ясадык! Төлке дус, өйләр сиңа гына түгел, синең дусларыңа да җитәрлек булды инде. Дусларыңны да сөендер.
Тәрбияче Төлкегә өйләрне бирә. Төлке рәхмәт әйтеп, балалар белән саубуллаша.