Тәрбияче (Зилә исемле курчакны күрсәтеп). Балалар, карагыз әле, бүген безгә кунакка Зилә килгән. Кунак кызыбызның сезгә йомышы да бар.

Зилә:

– Исәнмесез, балалар. Сезнең белән кабат күрешүемә бик шат. Мин сезнең акыллы, тәртипле балалар икәнлелегезне яхшы беләм. Сез җырлыйсыз да, биисез дә, бик матур итеп рәсемнәр дә ясыйсыз. Йомышым да шул турыда. Минем Озынколак исемле дустым бар, ул урманда яши. Кичә Озынколак дуслары белән уйнап йөргәндә адашкан һәм өенә кайта алмыйча калган. Без аңа ничек итеп ярдәм итә алырбыз икән?

Тәрбияче:

– Зилә, син борчылма. Без Озынколакка ничек тә ярдәм итәрбез. Хәзер балалар белән киңәшләшеп алыйк. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Озынколакка ничек ярдәм итеп булыр икән?

Балалар:

– Эзлик.

– Урманга барыйк.

– Каты итеп кычкырыйк.

Тәрбияче:

– Урман ерак шул, балалар. Кычкырганны ул ишетмәс. Минемчә, эзләр ясарга кирәк. Без ясаган эзләр буенча ул өен бик тиз табар.

Динамик пауза. «Нәни куян».

Нәни куян адашкан,

балалар атлап баралар,

Як-ягына каранган.

Як-якка караналар,

Дуслары табып аны

иеләләр, басалар,

Өенә алып кайткан.

кулларын алга сузалар

Тәрбияче:

– Балалар, Озынколак өенә кайтып җитсен өчен, без хәзер эзләр ясарбыз. Зиләнең дусты, эзләр буенча барып, өен бик тиз табар. Игътибарлы булыгыз, без бүген рәсемне пумала белән түгел, ә үзебезнең бармакларыбыз белән ясарбыз. Ничек итеп дисезме? Моның өчен бармакларны йодрыкка җыябыз. Имән бармакны күтәреп, аны буяуга тыгабыз (күрсәтә). Менә шулай бармагыбызны төсле буяуга манабыз да бармак битен кәгазьгә куябыз. Эз килеп чыкты. Тагын шулай кабатлыйбыз. Кызыкмы? Сезгә шулай эшләү ошадымы? Алайса, эшкә тотыныйк.

Балалар бармак битләре белән рәсем ясыйлар. Тәрбияче эшен тәмамлаган балаларга кулларын салфетка белән сөртергә ярдәм итә. Һәр баланы мактый.

Тәрбияче:

– Менә хәзер куян баласы өен бик тиз табар инде. Дусты турында кайгыртканы өчен, Зиләгә зур рәхмәт. Чын дуслар беркайчан да дусларын бәлада ялгыз калдырмыйлар. Афәрин, Зилә, син – ышанычлы дус.