Коймаклар
Информация
Бурычлар
Пластилин белән пөхтә эшләргә өйрәтүне дәвам итү.
Образлы кабул итә белүләрен үстерү.
Үзләре башкарган эшкә шатлана белү хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче балаларга хикәя сөйли.
Тәрбияче:
– Яшәгән, ди, булган, ди, Мәдинә исемле бер кыз. Әбисе Мәдинәне бик нык яраткан, шуңа күрә ул аны Мәдинәм дип йөрткән. Кызчык бик тырыш, ачык йөзле, шундый чибәр булган.
Көннәрдән бер көнне әбисе Мәдинәнең бик моңсу икәнен күргән. Мәдинәгә төрле кәнфитләр биреп караган, уенчыклар белән уйнарга чакырган. «Әбием, минем кәнфит та ашыйсым килми, уйныйсым да килми. Беләсеңме, мин синең тәмле коймакларыңны сагындым. Күптән пешергәнебез юк бит. Әйдә, бергәләп коймак пешерик», – дигән. «Әйдә, балакаем, тәмле коймаклар белән сыйлыйм әле үзеңне», – дигән әбисе. Әбисенә коймак пешерергә Мәдинә дә булышкан. Коймаклар бик тәмле булып пешкән!
Балалар, әйдәгез, без дә коймаклар пешерик тә, курчакларыбызны сыйлыйк. Ә өстәлләр янына утырганчы бер уйнап алыйк.
Динамик пауза. «Коймаклар».
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә тезеләләр. Бер бала (Нияз) уртада басып тора. Тәрбияче җырлый:
Ниязның туган көненә |
Куллары белән чакыру |
Без чакырдык кунаклар. |
хәрәкәтләре ясыйлар, |
Кунакларның килүенә |
бер урында атлыйлар, |
Без пешердек коймаклар. |
кулларын алга сузалар, |
Коймакларга карасаң, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Менә шулай кабарган. |
|
Менә шулай җәелгән, |
кулларын як-якка җәяләр, |
Менә шулай кысылган. |
ике кул тоташа, |
Коймагыңны майлап ал, |
Нияз бер бала белән әйләнә, |
Теләгәнең сайлап ал. |
балалар кул чабып торалар |
Уен тәмамлангач, балалар өстәлләр артына утыралар. Тәрбияче эшнең эзлеклелеген аңлата.
Тәрбияче:
– Пластилин йомарламын бер кулның учына салабыз да икенче кулның учы белән каплыйбыз, түгәрәк хәрәкәтләр ясап шар әвәлибез. Килеп чыккан шарларны уч төпләре белән яхшылап кысабыз (кысу ысулы), аннары бармаклар ярдәмендә коймакны тигезлибез.
Балалар коймаклар әвәлиләр. Тәрбияче тырышлыклары өчен аларны мактый.
Тәрбияче:
– Коймаклар барлык курчакларны сыйларга җитәрлек булды. Рәхмәт сезгә, балалар.