Балалар ярымтүгәрәктә утырып торалар, тәрбияче бармак уены уйнарга тәкъдим итә. Бармакларның исемнәрен әйтә-әйтә, балалар бармакларын бөгеп баралар

Бу бармак – бабай,

Баш бармак бөгелә һәм

Бу бармак – әби,

шулай дәвам итә

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме – Чәнти.

Бүлмәдә йөткергән-төчкергән тавыш ишетелә.

Тәрбияче:

– Балалар, кем дә булса авырып киттеме әллә? Кем йөткерә? Алия (берәр бала исеме), син төчкердеңме? Хәйдәр, син йөткермисеңдер бит?

Тәрбияче урындыкта боегып кына утырган курчак Зиләгә игътибар итә, аның хәлен сораша. Курчакны кулына ала, маңгаен тотып карый.

Тәрбияче:

– Зиләбез авырып киткән бит, балалар. Аның белән нәрсә булды икән? Әйдәгез, хәлен сорашыйк.

Балалар:

– Зилә, хәлең ничек?

– Кайсы урының авырта?

– Башың авыртмыймы?

Зилә:

– Мин кичләрен урамга уйнарга чыгам. Кичә оекбашларымны кимәгән идем, шуңа аякларым туңды. Хәзер минем тамагым авырта, мин йөткерәм һәм төчкерәм.

Тәрбияче:

– Зилә, сиңа салкын тигән бит. Ә син нигә оекбашларыңны кимәдең соң?

Зилә:

– Мин һәрвакыт дулкын-дулкын сызыклы оекбашларымны кияргә яратам. Ә кичә әнием аларны юып куйган булган. Башка төстәге оекбашларны киясем килмәде.

Тәрбияче:

– Зилә, син борчылма. Мин сиңа хәзер дару бирәм, шул даруны эч тә, бераз ятып тор. Ә балалар шул арада сиңа матур оекбашлар бизәрләр.

Тәрбияче балаларны өстәлләр янына чакыра һәм аларның игътибарын өстәл өстендә яткан оекбаш шаблоннарына юнәлтә.

Тәрбияче:

– Балалар, безнең өстәлләрдә нәрсәләр ята? (Оекбашлар.) Алар нинди төстә? (Ак.) Әйдәгез, без оекбашларны төрле төстәге сызыклар белән бизик тә, Зиләгә бүләк итик.

Динамик пауза. «Нәниләр».

Балалар бер рәткә тезелеп, чүгәләп утыралар.

Әй, нәниләр, нәниләр,

балалар әкрен генә торалар

Ардык без, дип әйтмиләр.

Аякларын күтәреп,

йөрү хәрәкәтләре ясыйлар

Матур итеп атлыйлар.

Хәзер барабыз артка,

артка таба баралар

Егылмыйча, син атла!

Бер, ике, бер, ике!

алга таба киләләр

Егылмыйча, син атла.

Тәрбияче:

– Ә хәзер эшли башлыйк. Пумаланы уң кулыгызга алыгыз, банкадагы суда юешләгез, аннары үзегез теләгән төсле буяуга маныгыз. Хәзер пумаланың кыллы өлешен кәгазьнең сул ягына куеп, уңга таба юл ясыйбыз (сызык сызабыз). Кәгазь өстәлдә шуып китмәсен өчен, аны буш кул белән сул ягыннан тотарга кирәк. Ә хәзер шул юл өстенә тагын бер юл ясап карагыз. Менә ничек матур итеп бизәдек оекбашларны! Зилә, сиңа ошыймы?

Зилә:

– Оекбашлар бик матур! Рәхмәт сезгә, балалар!