Чеби тавышы яишетелә. Бүлмәнең бер почмагында чеби утыра. Тәрбияче балаларның игътибарын шул чебигә юнәлтә. Балалар чеби янына киләләр. Тәрбияче кунакның исемен сорый. Аның ничек итеп балалар бүлмәсенә килеп керүе белән кызыксына.

Чеби:

– Мин Чипчип исемле чеби. Дустымның туган көненә барырга җыенган идем, әмма нәрсә бүләк итәргә белмим. Әтием белән әнием сезнең яныгызга барырга куштылар. «Бакча балалары ярдәм итми калмаслар. Алар бик тәрбияле, мәрхәмәтле балалар», – диделәр. Сез миңа ярдәм итә аласызмы?

Тәрбияче һәм балалар ярдәм итергә әзер икәнлекләрен әйтәләр.

Тәрбияче:

– Чипчип, без бүген күңелле борчаклар әвәләргә җыенган идек. Син дә дустыңа борчак бүләк итә аласың бит. Без сиңа борчаклар әвәләп бирик, син ризамы? Борчакларны ясый башлаганчы, бер уйнап алыйк.

Динамик пауза. «Чебиләр».

Өй алдында чебиләр:

кулларны артка җәеп,

«Чип-чип-чип!» – дип йөриләр.

як-якка борылалар,

Кечкенә канатлары,

кулларын як-якка җәяләр, бармаклар бии,

Муеннары сап-сары.

башларын чайкыйлар

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, бу – борчак. Борчакларның өйләре бар. Ул өй кузак дип атала. Кузакның эчендә борчаклар күп. Борчаклар зурмы, кечкенәме? (Кечкенә). Алар нинди төстә? (Яшел). Бик дөрес, яшел. Өстәлдәге пластилин йомарламы нинди төстә?

Өстәл артына утыргач, тәрбияче балаларга алдагы эшнең эзлеклелеген аңлата.

Тәрбияче:

– Баш һәм имән бармаклар белән (бармакларны күрсәтә) пластилиннан кечкенә кисәкләр чеметеп (бүлеп) алабыз. Шул бармаклар белән кечкенә шарчыклар әвәлибез. Шарчыкларны имән бармак белән кузакка басып ябыштырабыз.

Тәрбияче балаларга ярдәм итә, тырышлыклары өчен балаларны мактый. Балалар борчак кузакларын чебигә тапшыралар. Чеби Чипчип балаларга рәхмәт әйтә, саубуллаша.