Тәрбияче бүгенге шөгыльгә нәни куян балалары – Шаян белән Наянның килүләре турында әйтә. Шаян һәм Наян балалар белән исәнләшәләр.

Куян балалары:

– Исәнмесез, балалар. Без сезнең яныгызга бик ашыгып килдек. Сезне бик сагындык. Бергәләп уйныйсыбыз килде. Әйдәгез, уйныйбыз!

Күрсәт әле, үскәнем,

Балалар түгәрәктә басып торалар,

Ничек кошлар очалар?

– Менә шулай, менә шулай,

кош очкан хәрәкәтләр ясыйлар,

Шулай кошлар очалар.

– Күрсәт әле, үскәнем,

кулларын күкрәк турысына куялар,

Ничек куян сикерә?

– Менә шулай, менә шулай,

бер урында сикерәләр,

Шулай куян сикерә.

– Күрсәт әле, үскәнем,

түгәрәктә йөриләр,

Ничек йөри машина?

– Менә шулай, менә шулай,

машина йөртү хәрәкәтләре

Шулай йөри машина.

Куян балалары:

– Ух, ничек шәп итеп уйнадык! Балалар, без бит әле сезнең белән уйнар өчен машина да алып килдек. Әйдәгез, хәзер машина белән уйныйк.

«Машиналар» уены

Һәр балага берәр боҗра (яки түгәрәк башка әйбер) – рульләр бирелә. Алар – «машиналар». Балалар, рульләрне уңга-сулга боргалап, бүлмә буйлап йөгереп йөриләр. Тәрбияченең сигналы буенча тукталышлар ясыйлар: машиналарның көпчәкләрен кабарталар, бензин салалар, сигнал бирәләр: би-биип!

Балалар Шаян белән Наян алып килгән машинаны карыйлар. Нинди өлешләрдән торуы турында сөйләшәләр. Тәрбияче балаларның игътибарын тәгәрмәчләргә юнәлтә.

Тәрбияче:

– Балалар, машинада ничә тәгәрмәч бар? (Күп.). Бик дөрес. Тәгәрмәч кырыйдан караганда нәрсәгә охшаган? (Түгәрәккә.) Афәрин, балалар. Ә хәзер өстәл өстендә яткан кәгазьләрне карагыз. Анда ясалган машиналарга нәрсә җитми? Әлбәттә, тәгәрмәч җитми! Карагыз әле, Шаян белән Наян алып килгән машинаның тәгәрмәчләре бар. Ә безнең машиналарның тәгәрмәчләре юк. Әйдәгез, машиналарга тәгәрмәчләр ясыйк. Ясап бетергәч, Шаян белән Наянга бүләк итәрбез. Аларның икесенә бер генә машина бит. Калган машиналарны дусларына да бүләк итәрләр.

Тәрбияче түгәрәк ясау эзлеклелеген өйрәтә:

Тәрбияче:

– Башта тәгәрмәчне һавада ясап карыйк, балалар, аннары кәгазьдә ясарбыз. (Балалар имән бармаклары белән һавада түгәрәкләр ясыйлар.) Менә ничек матур түгәрәкләр ясыйсыз, балалар. Хәзер пумаланы төсле буяуга манып, тәгәрмәчләрне ясасак та була. Пумаланы уң кулыгызга алыгыз, банкадагы суда юешләгез, аннары кара төсле буяуга маныгыз. Хәзер пумаланың кыллы өлеше белән түгәрәк ясыйбыз. Кәгазь өстәлдә шуып китмәсен өчен аны буш кул белән сул ягыннан тотабыз.

Тәрбияче эш барышын күзәтеп тора, кирәк чакта балаларга ярдәм итә. Балаларны тырышлыклары өчен мактый. Балалар рәсемнәрен куян балаларына бүләк итәләр.