Тәрбияче (уенчык эт күрсәтә). Балалар, бүген безгә кунакка нәни эт – Акбай килгән. Карагыз әле: Акбай нинди матур! Йоннары йомшак, үзе ап-ак! Сез этне яратасызмы? Ни өчен яратасыз? Әйе, без этне яратабыз, чөнки ул өй саклый, кечкенә балаларны да бик ярата. Ул ничек итеп өрә әле?

Балалар:

– Һау, һау!

Тәрбияче:

– Ничек уйлыйсыз, эт нәрсә ашарга ярата?

Балалар:

– Ит ярата.

– Сөяк.

– Минем әти эткә казылык бирә һ.б.

Тәрбияче:

– Ә кемнәрнең этләре бар?

Балалар үзләренең этләре турында сөйлиләр, аларның исемнәрен әйтәләр. Тәрбияче балаларга яраткан этләренә күчтәнәч – тәмле ризык әвәләргә тәкъдим итә.

Динамик пауза. «Минем маэмаем» уены.

Минем бар бер маэмаем,

Кулларын күкрәк турысына куялар,

Кара борын Акбаем.

борыннарын күрсәтәләр,

Күп йөгерә, күп өрә,

бер урында йөгерәләр,

Күп ишетә, күп күрә...

кулларын каш өстенә куялар.

(М. Җәлил)

Тәрбияче балаларны өстәлләр янына чакыра. Балалар тагын бер тапкыр этне ниләр белән сыйлап булулары турында сөйлиләр. Тәрбияче ике уч арасында туры хәрәкәтләр ясап таяклар әвәләү алымын балаларның исләренә төшерә. Бергәләп әлеге ысулны һавда ясыйлар. Аннары, үзләре теләгән төсле пластилинны алып, Акбайга күчтәнәчләр әвәлиләр. Эшләнмәләрне тәрбияче өстәлендә торган савытка китереп куялар. Акбай балаларга рәхмәт әйтә.

Искәрмә! Шөгыль ахырында «Мияу дип кем әйтте?» мультфильмын карарга мөмкин.