Балалар урындыкларда утырып торалар. Телефон шалтыраган тавыш ишетелә. Тәрбияче телефон трубкасын ала, тыңлый.

Кәҗә:

– М-е-е-е, исә-ә-әнмесез. Сезгә авылдан Кәҗә шалтырата. Урамда салкын көз җитте, яңгырлар ява. Миңа ашарга яшел үләннәр дә юк инде. Бабам кышка дип печән киптереп куйган иде, әмма минем аны ашыйсым килми. Сусыл үләнле ямьле җәйне сагынам. Балалар, минем яңа үскән яшел үлән ашыйсым килә.

Тәрбияче:

– Исәнме, Кәҗә. Син бер дә борчылма. Безнең балалар, рәсемнәр ясап, аларны чынга әверелдерә алалар. Әгәр теләсәң, без хәзер үлән рәсеме ясыйбыз. Ә ул рәсем синең яныңа барып җиткәнче, чынга әйләнер.

Кәҗә:

– Әлбәттә, телим, балалар. Рәхмәт сезгә, мин көтеп калам.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, эшкә керешкәнче, бармакларны хәрәкәтләндереп алыйк.

Динамик пауза. «Кәҗә бәтиләре» бармак уены.

Безнең кәҗә бәтиләре

Бармаклар йодрыкланган,

Бишәү булган – карагыз:

йодрыкны ачалар,

Бусы – таза,

алга таба һәр бармакны бөгә баралар,

Бусы – өлгер,

Бусы – шаян,

Бусы – шук.

Ә монысы бәләкәй,

чәнти бармакны бер күтәрәләр, бер төшерәләр.

Тик үзе ул бик тәтәй.

Тәрбияче балаларга карандашны ничек дөрес тотарга (өч бармак белән очланган башыннан өстәрәк) кирәклеген күрсәтә: Дөрес тота белмәгән балаларны төзәтә, өйрәтә.

Тәрбияче:

– Карандашны уң кулыгызга алыгыз. Кәгазь битенең аскы ягында өстән аска таба сызыклар (туры, авыш) сызабыз. Кәгазь өстәлдә шуып китмәсен өчен, аны буш кул белән сул ягыннан тотарга кирәк. Әйдәгез, үләнне һавада ясап карыйк: имән бармакны өстән аска йөртик. Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер яшел карандашларны уң кулга алып, өстән аска сызыклар сызабыз – үлән ясыйбыз. Менә нинди матур, яшел үлән барлыкка килде. Әйдәгез, рәсемнәрне серле тартмага салыйк та кәҗәгә җибәрик. Әй сөенер кәҗә! Рәхмәт сезгә, балалар.