Йомры икмәк
Информация
Бурычлар
Образлы күзаллауларын үстерү.
Хәлгә керә белү, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, мин сезгә бүген нинди матур китап алып килдем («Йомры икмәк» әкияте китабын күрсәтә)! Бу китапның эчендә бик матур һәм кызыклы әкият яши. Нинди әкият икән ул, китапның рәсемнәрен игътибар белән карагыз әле. Мин бу әкият белән сезне таныштырдым инде (китаптан рәсемнәр күрсәтә). Әкият нәрсә турында? (Йомры икмәк турында). Йомры икмәк нинди? (Түгәрәк.) Ә нинди төстә? (Сары.). Бик дөрес әйттегез, балалар. Ә хәзер әби белән бабайга карагыз. Алар нинди? Кәефләре ничек? Алар моңсу, шулай бит? Ни өчен моңсу соң алар? Әйе, йомры икмәкләре алардан качып киткән. Урманда аны төлке ашаган. Балалар, әйдәгез әле, әби белән бабайның кәефләрен күтәрик, аларга йомры икмәкләр ясыйк.
Динамик пауза. «Йомры икмәк».
Йомры икмәк, тәгәрәп, |
Бер урында атлап торалар, |
Китте әбидән качып. |
атлап баралар, |
Төлке аны күзәтте, |
туктыйлар, |
Агач артына посып. |
кулларын каш өстенә куялар, |
Икмәк, тизрәк кач инде, |
кул чабалар |
Төлке тотмасын инде. |
Балалар өстәл янына киләләр, урындыкларга утыралар.
Тәрбияче:
– Тагын бер кабат искә төшерик әле: йомры икмәк нинди формада? (Түгәрәк.) Төсе нинди? (Сары.) Димәк, түгәрәк йомры икмәкне әвәләү өчен, сары пластилин кисәген кулга алабыз һәм бер кулның учына салабыз да икенче кулның учы белән каплыйбыз. Ике уч төбендә әйләндерү хәрәкәтләре ясап, шар әвәлибез. Йомры икмәккә нидер җитми, шулай бит, балалар? Әйдәгез, карабодай ярмасы куеп, күзләрен ясыйк. Ә авыз турысына фасоль куйыйк. Карагыз, нинди матур йомры икмәк килеп чыкты! Хәзер, әйдәгез, сез ясап карагыз, ә мин сезгә ярдәм итәрмен.
Балалар шарлар әвәлиләр, аларны ярмалар кулланып бизиләр. Эшләрен тәрбияче өстәлендә торган подноска урнаштыралар.
Тәрбияче:
– Афәрин, балалар, бик тырыштыгыз. Йомры икмәкләр бик матур килеп чыкты: нәкъ әкияттәге кебек! Әби белән бабай шатланырлар инде, кәефләре күтәрелер. Рәхмәт сезгә!