Тәрбияче балаларга өй янында басып торучы аю рәсеме (экранда) күрсәтә.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, монда нәрсә сурәтләнгән? (Өй.) Өй зурмы, кечкенәме? (Зур.) Әйе, балалар. Бу зур, биек, матур өй. Анда аю Камытаяк яши. Ул бүрәнәдән зур йорт төзегән һәм үзенең дусларын кунакка чакырган. Урман җәнлекләре Камытаякка күп итеп күчтәнәчләр, бүләкләр алып килгәннәр. Бергәләп күңел ачканнар. Дуслары аюның өен бик ошатканнар, «өең матур булган» дип мактаганнар.

Ә беркөнне Камытаяк өе тирәли койма корырга уйлаган. Көне буе эшләгән. Арып беткән, ял итәргә туктаган. Балалар, әйдәгез, Камытаякка коймалар ясарга булышыйк. Ничек уйлыйсыз, койма нинди булырга тиеш?

Балалар:

– Матур.

– Сары.

– Озын.

Тәрбияче:

– Дөрес, койма матур, биек, озын булырга тиеш. Ә төсен үзегез сайларсыз. Сезнең алдыгызда нинди буяулар бар? (Яшел, сары.)

Динамик пауза. «Өйләр»

Аюның өе зур,

Кулларын өскә күтәрәләр,

Куянныкы кечкенә.

чүгәлиләр,

Аю йөри алпап-тилпән,

алпан-тилпән йөриләр,

Ә куяннар сикерә.

ике аякта сикерәләр

Тәрбияче:

– Өстәл артына уңайлы итеп утырыгыз. Пумаланы уң кулга алып, банкадагы суда юешләргә, аннары үзегез теләгән төсле буяуга манарга кирәк. Аннары пумаланың кыллы өлеше кәгазьгә куелып, өстән аска таба сызык сызыла – өстәге сызык белән астагы сызык тоташтырыла. Әйдәгез, һавада бармаклар белән өстән аска таба сызыклар сызып карыйк. Менә хәзер эшне башларга да мөмкин.

Эш барышында тәрбияче балаларның пумаланы ничек тотуларына игътибар итә. Дөрес тота белмәгән балаларны төзәтә, өйрәтә. Буяулар белән чиста, пөхтә эшләргә кирәклеген искәртә

Тәрбияче:

– Нинди матур, төрле төсле коймалар килеп чыкты! Камытаяк сөенер инде!