Тәмле карбыз
Информация
Бурычлар
Кечкенә шарчыклар әвәләү күнекмәләре бирү.
Әзер шарчыкларны имән бармак белән өслеккә басып ябыштырырга өйрәтү.
Шарчыкларны бер-берсеннән тигез ара калдырып урнаштырырга өйрәтү.
Материаллар белән пөхтә эш итәргә өйрәтү эшен дәвам итү.
Әвәләп ясауга карата кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Төркемгә песи Мырау керә. Кулында карбыз сурәтләнгән альбом бите.
Песи:
– Исәнмесез, балалар. Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, мин сезгә нинди матур рәсем алып килдем! Рәсемдә нәрсә ясалган? Сез аны беләсезме? Ашап караганыгыз бармы? Балалар, минем беркайчан да карбыз ашаганым юк, бик тә ашап карыйсым килә. Аны кайдан табып була икән?
Тәрбияче:
– Мырау, карбызны базарда яисә кибеттә сатып алып була. Ә менә без бүген, әйдәгез, карбызны үзебез ясап карыйк. Безнең балалар бик уңган.
Экранда карбыз һәм карбыз телеме рәсемнәре күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Әйтегез әле, карбыз нинди формада? (Түгәрәк.) Ул нәрсәгә охшаган, тагын нәрсә түгәрәк? (Туп.) Бик дөрес, туп та түгәрәк. Әйдәгез, куллар белән һавада түгәрәк ясыйбыз. Афәрин, булдырдыгыз. Ә кискәч, карбыз менә шундый формада була (экрандагы карбыз телеменә күрсәтә.) Карбыз телеме нинди төстә? (Кызыл.) Ә бу кара төрткеләр нәрсә дип уйлыйсыз? Алар нинди төстә? Балалар, бу кара таплар – карбызның орлыклары. Менә мин сезгә бүген карбыз «телемнәре» алып килдем. Әмма аларның орлыклары юк. Әйдәгез, бергәләп уйнап-хәрәкәтләнеп алыйк та, аннары карбыз телемнәренә шундый орлыклар әвәләрбез.
Динамик пауза. «Минем тубым» уены.
Минем тубым бигрәк җитез, |
Кулларын алга-артка чайкыйлар, |
Матур итеп сикерә. |
бер урында сикереп торалар, |
Әгәр тотып өлгермәсәң, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Әллә кая йөгерә. |
бер урында йөгерәләр. |
Тәрбияче балаларны өстәлләр артына чакыра, эшнең эзлеклелеген аңлата.
Тәрбияче:
– Балалар, карбыз телеменә орлыклар ясау өчен, баш һәм имән бармаклар белән пластилиннан кечкенә кисәкләр бүлеп алырга һәм алардан кечкенә шарчыклар әвәләргә кирәк. Шарчыкларны алдыгызда яткан карбыз «телеме»нә имән бармак белән кысып ябыштырабыз. Менә шундый матур карбыз телемнәре барлыкка килә!
Песи:
– Алар бик тәмлегә дә ошаган! Әйдәгез, тизрәк ясыйк инде.
Балалар шарчыклар әвәлиләр. Аларны, бер-берләреннән берникадәр ара калдырып, «телемнәр»гә ябыштыралар. Тәрбияче тырышлыклары өчен балаларны мактый, Мырауга карбыз телемнәрен бирә. Песи балаларга рәхмәт әйтә, алар белән саубуллаша.