Яфраклар коела
Информация
Бурычлар
Кәгазь битенә пумала белән ритмик таплар төшерергә өйрәтү.
Шөгыль барышы
Экранда сары, кызыл, яшел яфраклы көзге агач рәсеме. Тәрбияче балаларга көз сылуы – Сөмбелә исемле курчакның кунакка килүен хәбәр итә. Үзе белән кәрзин дә алып килгән.
Көз. Исәнмесез, нәни дусларым! Әйдәгез, танышабыз. Минем исемем Сөмбелә. Ә сезнең исемнәрегез ничек? (Һәр баладан сорый). Танышуыма бик шатмын. Балалар, әйтегез әле, минем күлмәгем нинди төстә? (Сары). Башымдагы такыяны карагыз, анда нинди төстәге яфраклар бар? (Сары, кызыл, яшел.) Бик дөрес. Ә сез беләсезме, ни өчен минем күлмәгем сары төсле? Сары төс ул, балалар, көз төсе. Ә мин – көз кызы Сөмбелә. Көз көне агачлардагы яфраклар саргаялар, сары төскә керәләр. Араларында куе сары яисә кызыллары да була. (Кәрзиненнән яфраклар ала. Яфракларның төсләре турында сораша.)
Тәрбияче балаларның игътибарын экрандагы агачка юнәлтә. Анда да сары, кызыл, яшел, куе сары төстәге яфраклар булуына басым ясый. Бүген буяулар белән шундый яфраклар ясачаклары турында әйтә.
Динамик пауза. «Оча яфрак» уены.
Сары, яшел һәм кызыл |
Балалар кулларын өскә күтәрәләр, |
Агачның яфраклары. |
әкрен генә төшерәләр, |
Җил исә, оча яфрак – |
кулларын алга сузалар, |
Көзнең матур чаклары. |
кул чабалар. |
Тәрбияче Сөмбелә белән балаларны өстәлләр янына чакыра.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, без дә көз төсендәге яфраклар ясыйк. Моның өчен пумаланы уң кулыгызга алыгыз, банкадагы суда юешләгез, аннары үзегез теләгән төсле буяуга маныгыз. Хәзер пумаланың кыллы өлешен кәгазьгә куегыз. Менә нинди матур тап барлыкка килде! Ул бик тә сары яфракка охшаган, шулай бит, балалар? Шулай берничә яфрак ясагач, пумаланы сулы банкада юып, аны башка төскә манарга кирәк. Кәгазь битендә яфраклар кү-ү-үп булсын!
Балалар эшләгәндә тәрбияче аларның пумаланы дөрес тотуларына игътибар итә. Пумаланың башы иңбашка таба юнәлгән булырга тиешлеген искәртә.
Сөмбелә:
– Көзге яфракларны бик матур ясадыгыз, дусларым. Афәрин! Миңа китәргә вакыт инде, сау булыгыз.
Сөмбеләне озаткач, тәрбияче балаларның рәсемнәрен тактага элә. Балаларны рәсемнәр янына чакыра.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, шушы матур көзге яфраклар арасыннан сары яфракларны табыйк. (Балалар сары яфракларны күрсәтәләр.) Ә хәзер, әйдәгез, кызыл (яшел) яфракларны күрсәтегез. Булдырдыгыз. Рәхмәт сезгә, акыллыларым.