Песигә йомгаклар
Информация
Бурычлар
Балаларда әвәләп ясауга кызыксыну уяту.
Пластилин йомарламын ике уч төбе арасында әйләндерү хәрәкәтләре ясап, пластилиннан шарлар әвәләү күнекмәсен ныгыту.
Материаллар белән пөхтә итеп эшләргә өйрәтүне дәвам итү. Игътибарлылыкны үстерү.
Үзе ясаган эшләнмәгә шатлана белү хисләре тәрбияләү.
Хайваннарга карата кайгыртучан мөнәсәбәт булдыру.
Шөгыль барышы
Бүлмәдә песи тавышы ишетелә. Тәрбияче ширма артында качып торган песине кулына ала. Балаларны песи белән таныштыра. Аның исеме Мырау булуын әйтә.
Тәрбияче:
– Балалар, Мырау әбисенең йон йомгаклары белән уйнарга бик ярата икән. Әмма әбинең йомгаклары бетеп киткән. Мырау сездән ярдәм сорап килгән.
Мырау. Минем әбинең йомгаклары бик күп иде. Кышкы салкыннар башланганчы, ул миңа төрле төстәге йомгаклардан шарф, башлык, бияләй бәйләде. Ә оекбашлар бәйләргә йомгагы җитмәде.
Тәрбияче:
– Мырау, бер дә борчылма, безнең балалар сиңа йомгаклар ясап бирерләр. Балалар, ә сезнең йон йомгакларын күргәнегез бармы? Йомгак нинди формада була, беләсезме?
Балалар:
– Йомгак түгәрәк була.
– Минем әбием дә башлык бәйли.
– Миңа әнием бияләй бәйләде.
Тәрбияче:
– Мин дә кызыма шарф бәйләдем. Бер йомгагым артып та калды әле. Менә ул! Балалар, йомгак формасы белән нәрсәгә охшаган? (Тупка.) Бик дөрес! Без дә бүген сезнең белән түгәрәк йомгаклар әвәләрбез. Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алабыз.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Йомгакны бер-берләренә тапшыралар. Тәрбияче: «Йомгак туктады!» – ди. Бу вакытта йомгак кемдә була, шул бала җәза үтәргә тиеш. Мәсәлән, әтәч булып кычкыра, песи булып мияулый һ.б.
Тәрбияче:
– Ә хәзер эшкә керешәбез. Мырау, син дә безнең янга утыр. Балаларның ничек эшләүләрен карап тор.
Балалар өстәлләр артына утыралар. Ике уч арасында әйләндерү хәрәкәтләре ясап, йомгаклар әвәлиләр. Төрле зурлыктагы йомгакларны балалар матур кәрзингә салалар Мырауга бүләк итәләр. Тырышлыклары өчен тәрбияче балаларны мактый.
Мырау:
– Рәхмәт сезгә, балалар. Йомгаклар бигрәк күп булды! Әбине дә сөендерим әле. Хушыгыз.