Тәрбияче балаларга әкият сөйли. Экранда чәчәкле урман аланы рәсеме.

Тәрбияче:

– Урман уртасында бик матур бер алан булган. Бу аланда аллы-гөлле чәчәкләр үскән, кошлар сайраган, төрле бөҗәкләр яшәгән. Тырыш бал кортлары хуш исле чәчәкләрдән бал җыйганнар. Алар барысы да дус, тату булганнар.

Көннәрдән бер көнне бу аланны явыз сихерче күреп алган. Мондагы дуслык-татулыкны күреп, аның нык ачуы чыккан. Һәм ул бу аланда яшәүчеләрнең дуслыкларын бозмакчы булган. Әмма, күпме генә тырышса да, берни дә барып чыкмаган. Чөнки аларның дуслыклары бик нык булган шул! Сихерченең ачуы тагын да арткан. Шуннан соң ул аландагы барлык чәчәкләрне юк итәргә уйлаган. Кояш бик нык кыздырган. Эсселектән урман чәчәкләре хәлсезләнгән, әкренләп юкка чыга башлаганнар.

Экрандагы чәчәкле алан күренеше чәчәкләре сулган, үләннәр шиңгән алан рәсеме белән алыштырыла.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, бу аланда яшәүчеләргә булышыйк. Аларга матур чәчәкләр ясыйк. Чәчәкләр арткач, бәлки сихерченең сихере юкка чыгар.

Динамик пауза. «Чәчәкләр» уены

Җил исә, исә, исә,

Балалар баш очына кулларын күтәрәләр,

Чәчәкләрне селкетә.

кулларны селкиләр,

Чәчәкләр уңга бөгелделәр,

уңга иеләләр,

Сулга бөгелделәр.

сулга иеләләр,

Җил тына, тына, тына.

чүгәлиләр,

Чәчәкләр үсеп киттеләр.

кулларын өскә күтәрәләр

Өстәл артына утыралар. Тәрбияче эш тәртибен аңлата.

Тәрбияче:

– Пумаланы уң кулыгызга алыгыз, банкадагы суда юешләгез, аннары төсле буяуга маныгыз. Хәзер пумала белән штампка буяу сылыйбыз. Пумаланы кырыйга куеп торабыз. Штампны уң кулга күчереп, кәгазь битенә басып кысабыз – чәчәкләр төшерәбез. Күрдегезме, кәгазьдә нинди матур эз барлыкка килде! Эз нәрсәгә охшаган? (Чәчәккә). Әлбәттә. Шулай итеп кәгазь битендә күп итеп чәчәкләр ясыйбыз.

Тәрбияче эш барышын күзәтә, кирәк чакта балаларга ярдәм итә. Аларны тырышлыклары өчен мактый. Шөгыль ахырында экранда яңадан чәчәкле алан рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Без матур чәчәкләр ясаган арада, безнең тырышлыкны күреп, явыз сихерченең көче юкка чыккан. Афәрин, балалар.