Тәрбияче балаларга хәерле көн тели, кәефләрен сораша.

Хәерле иртә, күзләрем,

Балалар күзләрен күрсәтәләр,

Хәерле иртә, колакларым.

колакларын ышкыйлар.

Хәерле иртә, кулларым,

кулларын чәбәклиләр,

Хәерле иртә, аякларым.

аяклар белән тыпырдыйлар.

Ишек шакыйлар. Ишектән куян баласы Шаян керә. Ул кәефсез.

Тәрбияче:

– Сиңа ни булды, Шаян? Авырып киттеңме әллә?

Шаян:

– Юк, авырмыйм. Минем бик матур тубым бар иде. Беркөнне урман аланында уйнаганда, тубым, тәгәрәп, үлән арасына кереп ките. Эзләп-эзләп карадым, таба алмадым. Бүген дустым Наян минем янга туп уйнарга килергә тиеш. Инде нишләргә?

Тәрбияче:

– Син бер дә борчылма, Шаян дус. Бүген бездә әвәләү шөгыле. Без сиңа туплар ясап бирербез, шулай бит, балалар? Безнең уенчык почмагында бер матур зур туп бар. Әйдәгез, эшкә тотынганчы, шул тупны яхшылап карыйк әле. (Кулына зур туп ала.) Туп турында нәрсәләр әйтеп була? Ул нинди?

Балалар:

– Туп түгәрәк.

– Туп зәңгәр.

– Ул сикерә.

– Тәгәри дә.

Тәрбияче:

– Әйе шул, туп сикерә дә, тәгәри дә! Менә шундый күңелле уенчык инде ул туп! Әйдәгез, бу шаян уенчык белән бер уен уйнап алабыз.

Динамик пауза. «Минем тубым» уены

Минем тубым бигрәк җитез:

Бер урында йөгерү хәрәкәтләре,

Матур итеп сикерә.

ике аякта сикерәләр,

Әгәр тотып өлгермәсәң,

кулларын алга сузалар,

Әллә кая йөгерә.

йөгереп китәләр

Тәрбияче:

– Ә хәзер, балалар, мин сезне туп ясарга өйрәтәм. Пластилинны кулга алабыз, ике уч төбе арасында әйләндерүле хәрәкәтләр ясыйбыз – шарлар тәгәрәтәбез. Ә хәзер шушы хәрәкәтләрне пластилинсыз ясап карыйк. Булдырдыгыз, балалар. Әйтегез әле, пластилиннар бер генә төстәме?

Балалар:

– Юк. Минем пластилиным яшел.

– Ә минеке кызыл.

– Миндә сары пластилин.

Тәрбияче:

– Игътибар итегез, ә бу өстәлдә нәкъ шундый төстәге тартмалар тора. Эшне тәмамлагач, һәркем тубын пластилин төсендәге тартмага салырга тиеш.

Балалар өстәлләр артына утыралар. Пластилин кисәкләреннән, уч төпләрендә түгәрәк хәрәкәтләр ясап, шарлар әвәлиләр. Тупларын үз төсләре туры килгән тартмаларга урнаштыралар.

Тәрбияче:

– Шаян дус, күрдеңме, балалар тупларны ничек күп итеп ясадылар! Хәзер инде дусларың белән, рәхәтләнеп, туплы уйный аласың. Шаян. Рәхмәт сезгә , балалар. Дусларымны сөендерим әле! Сау булыгыз.