Яңгыр ява
Информация
Бурычлар
Пумаланы уң кулда дөрес тотарга өйрәтү.
Буяуны пумала белән дөрес алып, альбом битендә өстән аска кыска сызыклар сызу күнекмәләре бирү.
"Өс", «ас» төшенчәләре белән таныштыру.
Буш кул белән кәгазь битен тотарга күнектерү.
Табигать күренешләрен эстетик яктан кабул итүне үстерү.
Балаларның зиһенгә алуын, сенсорик тәҗрибәсен баету.
Үзләре башкарган эшкә шатлана белү хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче (кулындагы кулчатырга күрсәтеп):
– Балалар, карагыз әле, минем кулымда нәрсә бу? (Зонтик. Кулчатыр.) Дөрес, мин бүген сезгә кулчатыр алып килдем. Ә сез кулчатыр нәрсә өчен кирәк икәнен беләсезме? (Яңгыр яуганда тотарга.) Әлбәттә, дөрес җавап бирдегез. Сезнең кулчатырларыгыз бармы? Алар сезгә ошыймы? Нинди төстә? Сез аларны кайчан кулланасыз? (Балалар үзләренең кулчатырлары турында сөйлиләр.)
Аудиоязмада яңгыр тавышы ишетелә. Тәрбияче балаларны өстәлләр янына чакыра.
Тәрбияче:
– Карагыз әле, сезнең өстәлләрдә альбом битләре ята. Аларда нәрсәдер ясалган. Нәрсә ул, балалар? (Болытлар.) Болытлар нинди төстә? (Зәңгәр.) Әйе, болытлар куе зәңгәр төстә. Болытлардан еш кына яңгыр ява.
Динамик пауза. «Яңгыр, яу!»
Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу! |
Балалар бер урында сикерәләр, |
Яңгыр безгә бик кирәк. |
кул чабалар, |
Яңгырдан соң агачлар, |
кулларын як-якка җәяләр, |
Гөлләр үсә тиз(е)рәк. |
кулларын өскә күтәрәләр |
Экранда яңгыр яву күренеше күрсәтелә. Тәрбияче яңгырның болытлардан җиргә таба (өстән аска) явуы турында искәртә. Балалар өстән, аска сүзләрен кабатлыйлар.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, без дә кәгазьдәге болытлардан яңгыр яудырыйк. Урыннарыгызга җайлап утырыгыз. Хәзер мин сезгә эшләү тәртибен аңлатам (Сөйләгәндә эш алымнарын күрсәтә бара).
Пумаланы уң кулыгызга алыгыз, банкадагы суда юешләгез, аннары зәңгәр төсле буяуга маныгыз. Хәзер пумаланың кыллы өлешен кәгазьнең өске ягына куеп, аска таба сызыклар сызабыз. Кәгазь өстәлдә шуып китмәсен өчен, аны буш кул белән сул ягыннан тотарга кирәк. Әйдәгез, башта тамчыларны һавада ясап карыйк. (Балалар берничә тапкыр бармаклары белән өстән аска таба хәрәкәтләр ясыйлар.) Менә ничек булдырасыз! Ә хәзер пумаланы зәңгәр буяуга манып, тамчыларны кәгазьдә ясыйк.
Искәрмә. Шөгыль ахырында аудиоязмада «Яңгыр, яу!» җырын (татар халык сүзләре, Р. Еникеев музыкасы: «Чәбәк-чәбәк итә ул», 41 бит) тыңларга мөмкин.