Тәрбияче балаларга матур китап («Әвәләп ясыйм», М. Шиһабиева, Г. Зиннәтова, 2–3 яшьлек балалар өчен эш дәфтәре, ТКН, 2015) күрсәтә. Китаптагы нәни куян балалары – Шаян һәм Наян белән таныштыра.

Тәрбияче:

– Балалар, таныш булыгыз, болар – нәни куян балалары. Кызыл тасмалысы – Наян, зәңгәр тасмалысы Шаян исемле.  (Балалар зәңгәр сүзен берничә тапкыр кабатлыйлар). Алар шук, шаян куяннар. Безнең бүлмәдә дә уенчык куян балалары бар бит. Әйдәгез, без аларга кызыл һәм зәңгәр тасмалар тагыйк та шундый ук исемнәр кушыйк. Куян балалары безгә матур кәрзин алып килгән. Аның эчендә ниләрдер бар, әйдәгез, бергәләп карыйк.

Тәрбияче кәрзиннән балчык йомарламнары һәм пластилин кисәкләре ала. Аларны тотып карарга тәкъдим итә. Балалар балчык, пластилин сүзләрен берничә тапкыр кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Балалар, әйтегез әле, нәрсә йомшаграк, балчыкмы, пластилинмы? ( Балчык). Дөрес әйттегез, балчык йомшак. Әмма пластилинны җылы урынга куйсак, ул да йомшара. (Эксперимент үткәрелә). Димәк, пластилин җылыда йомшара, салкында ката.

Тәрбияче балаларны балчыктан (пластилиннан) ясалган эшләнмәләр (нәни курчак, чүлмәк, ваза), күләмле фигуралар (сыннар) торган киштә янына алып килә. Аларның нәрсәдән, ничек эшләнүләре турында сөйли.

Динамик пауза. «Куян балалары»

Шаян, Наян утыралар

Балалар чүгәлиләр,

Колакларын селкетеп.

ике кулларын баш өстенә куеп, колакларын селкетәләр

Менә шулай, менә шулай

торып басалар,

Колакларын селкетеп.

«колакларын селкетәләр»

Тәрбияче:

– Балалар, куян балалары безгә уенчык барабан да алып килгәннәр. Әмма барабанның таякчылары юк икән. Таякларсыз барабанда уйнап булмый. Әйдәгез, без сезнең белән йомшак пластилиннан таякчыклар әвәлик. Шаян белән Наян сөенерләр, безгә рәхмәт әйтерләр.

Тәрбияче (таякчык әвәләү эзлеклелеген аңлата):

– Пластилинны бер кулның учына салабыз да икенче кулның учы белән каплыйбыз, туры хәрәкәтләр ясап әвәлибез. Шулай итеп таякчык барлыкка килә.

Балалар өстәлләр артына утырып, таякчыклар әвәлиләр. Тәрбияче тырышлыклары өчен балаларны мактый.

Тәрбияче:

– Бик матур таяклар әвәләдегез, балалар. Таяклар бик күп булды: Шаянга да, Наянга да җитәрлек! Барабанда рәхәтләнеп уйнарлар инде. Рәхмәт сезгә, акыллыларым!