Серле карандашлар, пумалалар...
Информация
салфеткалар.
Бурычлар
Рәсем ясый торган материаллар (төсле карандашлар, пумала, буяулар) белән таныштыру.
Карандашны (пумаланы) уң кулда дөрес тотарга өйрәтү.
Буяуны пумала белән дөрес алып, альбом битендә сулдан уңга таба сызык сызу күнекмәләре бирү.
«Уң», «сул» төшенчәләре (уң кул, сул кул) белән таныштыру.
Тирәлектәге предметларны эстетик кабул итүне үстерү.
Үзләре башкарган эшкә шатлана белү хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче балаларны яңа курчак белән таныштыра. Аның исеме Зилә булуын әйтә. Курчак балалар белән исәнләшә.
Зилә:
– Исәнмесез, балалар. Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бергәләп уйнап алабыз:
Чәп, чәп, чәп итә, |
Балалар кул чабалар, |
Куллар чәптеки итә, |
|
Аяклар биеп китә, |
аяклары белән тыпырдыйлар, |
Нәниләр үсеп китә. |
кулларын өскә күтәрәләр. |
Зилә (тәрбияче курчак исеменнән сөйли):
– Афәрин, балалар, бик күңелле уйнадыгыз! Мин бүген сезгә төсле карандашлар, буяулар алып килдем. Алар белән кәгазьдә төрле рәсемнәр ясарга була. Ә сез рәсем ясарга яратасызмы? Өйдә рәсем ясыйсызмы? Кемнәрнең өендә карандашлары бар? Әйдәгез, карандашларның, буяуларның төсләре турында сөйләшәбез.
– Бу карандаш (кызыл карандашны күрсәтә) нинди төстә? Ә бу буяуның төсе нинди?
Тәрбияче шул рәвешле балаларны кызыл, яшел, зәңгәр төсләр белән таныштыра. Бүлмәдәге шул төсләрдә булган предметларны күрсәтә (кызыл, зәңгәр, яшел шакмаклар; зәңгәр күлмәкле курчак, яшел бант, кызыл чәчәк һ.б.). Аннары пумала турында сөйли.
Тәрбияче: – Бу – пумала. Аның тота торган өлеше агачтан эшләнгән. Ә кыллы өлешен буяуга мансак, төрле рәсемнәр ясап була. Әмма рәсемнәр матур килеп чыксын өчен, карандашны да, пумаланы да дөрес тотарга кирәк. Әйдәгез, кулларыгызга үзегезгә ошаган карандашны алыгыз. Аны дөрес итеп тотарга өйрәник. Карандашны җайлы итеп: өч бармак белән очланган башыннан өстәрәк тотыйк.
Тәрбияче балаларга карандашны ничек дөрес тотарга кирәклеген күрсәтә. Дөрес тота белмәгән балаларны төзәтә, өйрәтә.
Динамик пауза. «Үсә-үсә зур булам»
Мин әле бик кечкенә: |
Балалар чүгәлиләр, |
Миңа ике яшь кенә. |
торып басалар, |
Үсәм, үсәм, зур булам, |
кулларын өскә күтәрәләр, |
Бик матур кыз (малай) булам. |
кул чабалар |
Тәрбияче:
– Ә хәзер пумала тотарга өйрәнәбез. Аны да өч бармак белән, тимер очлыгыннан бераз гына өстәрәк тотабыз. Пумала белән рәсем ясау өчен башта аның кыллы өлешен суда юешләргә, аннары буяуга манарга кирәк (күрсәтә). Банканың кырыена пумаланың кылларын тидереп, артык буяуны алырга була.
Тәрбияче балаларның игътибарын өстәлдәге буяуларга юнәлтә. Кәгазь битендә пумаланы буяуга манып рәсем ясачакларын әйтә. Буяуларның төсләрен тагын бер кат кабатлыйлар.
Тәрбияче:
– Балалар, ә кәгазь бите нинди төстә? (Ак)). Без хәзер шушы ак кәгазьләрдә пумалалар белән матур сызыклар сызарга өйрәнербез. Пумалаларга безнең кулда уңайлы булсын өчен, аларны дөрес итеп тотарга кирәк. Әгәр пумаланы дөрес тотсак, аңа рәсем ясарга уңайлы булачак һәм ул матур итеп ясаячак. Пумаланы уң кулыгызга алыгыз, банкадагы суда юешләгез, аннары үзегез теләгән төсле буяуга маныгыз. Хәзер пумаланың кыллы өлешен кәгазьнең сул ягына куеп, уңга таба юл ясыйбыз (сызык сызабыз). Кәгазь өстәлдә шуып китмәсен өчен, аны буш кул белән сул ягыннан тотарга кирәк. Ә хәзер шул юл өстенә тагын бер юл ясап карагыз. Менә нинди матур сызыклар ясадык! Булдырдыгыз! Рәхмәт сезгә!