Уртанчылар төркеме балаларын грамотага өйрәтүгә әзерләү буенча методик киңәшләр

Уртанчылар төркемендә балаларны тулысынча грамотага (уку һәм язу) өйрәтүнең нигезләре салына. Алар өчен беренче тапкыр аралашу чарасы булган сөйләм танып белү һәм анализ объектына әверелә.

Балалар сөйләмнең төп кануннары турында белем ала: сөйләм сүзләрдән тора, сүзләр күп, алар төрлечә һәм охшаш яңгырый, сүздәге авазлар билгеле бер эзлеклелектә әйтелә, сүзләрнең озынлыгы төрле булырга (кыска һәм озын), сүзләрдән җөмләләр төзергә мөмкин. «Сүз» һәм «аваз» төшенчәләренең мәгънәсе аңлатыла.

Балаларны грамотага өйрәтүгә әзерләү өлкәсендә белем бирү эшчәнлегенең төп бурычы – сүздәге билгеле бер тартык авазны интонация ярдәмендә аерып алу күнекмәләрен формалаштыру. Бу балаларга сүзнең аваз төзелешен тикшерергә (бирелгән авазның булуын яки булмавын билгеләргә) мөмкинлек бирә. Авазның характеристикасына бәйле рәвештә ул сүздә озаграк әйтелә ([р], [р'], [с], [с']...) яки төгәлрәк ([б], [б'], [г], [д']...). Сүздәге авазны интонация белән аерып билгеләгәндә, баланың артикуляциясе үзгәрә һәм идарә ителә башлый. Бу сүз эчендә авазны аерып алу мөмкинлеген бирә. Педагогның үрнәге мондый әйтелешнең бердәнбер үрнәге булып санала.

Балаларда сүздәге авазны интонацион рәвештә аерып алу осталыгын формалаштыру өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: авазны сүзнең кушып әйтелеше фонында аерып куярга; аваз аерып куелганнан соң, аны сүздә ишетелгәнчә аерым атарга (мәк – 1 нче аваз [м]). Сузык авазларны интонация буенча аерып алырга киңәш ителми, чөнки аларны сузып әйткәндә, сүз иҗекләргә таркала, һәм артикуляция сүзнең аваз төзелешен тикшерү вазыйфасын башкармый. Балалар сүздә төрле позицияләрдә урнашкан авазларны аерып чыгарсын өчен, шундый сүз материалы сайлап алынырга тиеш: аваз сүз башында, сүз уртасында, сүз ахырында булсын. Әмма бу исемлеккә яңгыравык тартык белән тәмамлана торган сүзләр кертергә ярамый, чөнки андый авазлар саңгыраулана. Интонацион бүленеш процессын җиңәр өчен, сүзнең авазлары әйләнә-тирәдәге тавышлар белән чагыштырыла. Алар «җырлар» дип атала: [р] авазы – «мотор җыры», [с] – «насос җыры», [ш] – «җил җыры»...

Уртанчылар төркемендә сүзнең беренче авазы турында өйрәтелә. Мәсәлән, тактада төрле чәчәкләрдән «бәйләм» төзергә тәкъдим ителә. Чакырылган бала рәсемне ала, чәчәкнең исемен атый, сүзнең беренче авазын басым ясап аерып әйтә: ромашка – р-р-ромашка – [р]; тузганак – т-т-тузганак – [т], лилия – л-л-лилия – [л].

Балалар «тере модель»ләр ярдәмендә җөмләләр төзергә өйрәнә, шул ук вакытта сүз ролен үзләре башкаралар.

Ел ахырына 4-5 яшьлек балаларда фонематик ишетү формалаша һәм сөйләм игътибары үсә. Алар сүзләргә аваз анализы ясау өчен кирәкле белемнәрне үзләштерәләр.

Грамотага өйрәтүгә әзерлек максатында уртанчылар төркемендә 10-15 шөгыль үткәрү каралган (гыйнвар – май). Һәр шөгыльнең дәвамлылыгы 15-20 минут. Шөгыль (яки аның өлеше) уен формасында үткәрелә, кайбер очракларда эш дәфтәрләрендә мөстәкыйль эш алып барыла.

1 нче шөгыль

Программа бурычлары. «Сүз» төшенчәсе белән танышуны дәвам итү, сүзне аңларга һәм уен биремнәрендә кулланырга өйрәтү. Баланың сөйләм-хәрәкәт аппаратын камилләштерү, сулыш системасын күнектерү, интонацион культураны үстерү. [с] авазын ишетеп аеру күнекмәсен формалаштыру.

Шөгыль барышы

1. Артикуляцион гимнастика. Педагог балаларны түгәрәккә җыя һәм аларга кошчыклар уены уйнарга тәкъдим итә. Кошчыклар: «Чи-чи-чи», – дип очалар. Ана кош кошчыкларга берәр суалчан алып килә. Ана кош очып килгәч, кошчыклар, томшыкларын киң итеп ачып, суалчан кабалар. Тәрбияче балаларның иреннәрен билгеле бер хәлдә тоту осталыгын контрольдә тота.

2. «Тычканны ычкындырма!» уен күнегүе. Балалар соры йомгакны качарга җыенган тычкан итеп күз алдына китерәләр. Педагог балаларга ничек аңа юлны ябарга икәнен күрсәтә. Аннары балалар, тирән сулыш алып, йомгакка өрәләр, үзләре куллары белән «качкан тычкан»ның юлын каплыйлар. Күнегү 3 тапкыр эшләнә. Педагог балаларның дөрес сулыш алуларын контрольдә тота.

3. «Сүз әйт!» уен биреме. Педагог балалар белән бергә «Йомры икмәк» рус халык әкиятен сөйли. Сөйләү барышында һәр әкият герое (Йомры икмәк, куян, бүре, аю, төлке) өстәл театры фигурасы белән алыштырыла һәм аерым балага тапшырыла. Педагог баладан әкият героен атауны сорый һәм аның артыннан кабатлап, өсти: «Син фигураны «куян» сүзе белән атадың, сүзне кабатла». Педагог һәр фигураны чиратлап атауны тәкъдим итә һәм шул ук вакытта сүзне тыныч яки көчле, назлы яки ачулы итеп әйтүне сорый.

Педагог кисәтә: «Мин сүз әйтермен һәм кемнең фигурасын атасам, шул фигураны минем өстәлгә куеп, урынына утырачак». Һәр бала биремне үтәгәннән соң, йомгак ясала: «Мин «куян» сүзен әйткәч, Вәли куян фигурасын өстәлгә куйды һәм урынына утырды».

4. «Туп кабартабыз» уены. Балалар түгәрәккә басалар. Педагог зур туп кабартырга тәкъдим итә һәм балалар белән бергә насос белән кабарта башлый: «С-с-с-с!...». Балалар әкренләп артка чигенәләр, түгәрәкне зурайталар. «Менә кабарттык-кабарттык та, хәзер аның һавасы чыга: ш–ш-ш-ш. Тизрәк минем янга йөгерегез», – ди тәрбияче. Күнегү 2– 3 тапкыр кабатлана.

2 нче шөгыль

Программа бурычлары. «Сүз» төшенчәсе белән танышуны дәвам итү. Үрнәк буенча сүзләрнең эзлеклелеген билгеләргә өйрәтү.

Баланың сөйләм-хәрәкәт аппаратын камилләштерү, ишетү игътибарын үстерү, тавыш көчен көйләргә өйрәтү. [с] тартык авазын ишетеп аеру сәләтен үстерү, аны дөрес әйтә белү.

Шөгыль барышы

1. «Тыныч – көчле» уен күнегүе. Педагог балаларга уенчык этне күрсәтеп, аның баласын югалтуын күз алдына китерергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта көчле итеп өрә. Эткә ярдәм итәр өчен, балалар көчле тавыш белән кычкырып өрәләр. Көчек, әнкә этнең өрүен ишетеп, шатланып, тыныч итеп өрә.

Әлеге уен песи һәм песи баласы, кәҗә һәм аның бәтие, сарык һәм аның бәрәне рәвешендә дә үткәрелә. Уен барышында балалар тавыш көчен көйлиләр.

2. «Каурыйга өрәбез» уен күнегүе. Балаларга төрле якка таралырлык итеп каурыйларга өрергә тәкъдим итү. Педагог моны ничек эшләргә икәнен күрсәтә. Аннары балалар, тирән сулыш алып учларындагы каурыйга өрәләр. Педагог балаларның дөрес сулыш алуына игътибар итә.

3. «Көпчәкләр кабартабыз» уен күнегүе. Педагог уенчык машиналар алып кереп, насос белән балаларга аларның көпчәкләрнең көпчәген кабартырга тәкъдим итә: «С-с-с...».

4. «Тере сүзләр» уены. Педагог курчак, туп, куян уенчыклары алып керә һәм бер балага «курчак» сүзен кычкырып әйтергә тәкъдим итә, икенчесенә – тыныч, өченчесенә – пышылдап, дүртенчесенә – ягымлы (ачулы) һ. б.

Педагог: «Курчак турында нәрсә әйтеп була? Ул нинди? Яңамы? Зурмы? Матурмы?» – дип сорый. Педагог сүзләрнең күплегенә игътибар итә, һәркемнең нинди сүз әйткәнен билгеләп үтә. Аннары ике кызны янына чакырып, берсенә «курчак» сүзе булырга, ә икенчесенә «матур» сүзе булырга тәкъдим итә. «Нәрсә килеп чыкты? « («Матур курчак»).

Педагог беренче кызга йомшак кына кагылып, «курчак» сүзен әйтә, аннары икенчесенә кагылып «матур» сүзен әйтә. Балаларны урыннары белән алмаштыра һәм ничек «укылганын» сорый. Шундый ук эш башка сүзләр белән башкарыла, «бу сүз... сүзен үзгәртәбез» дип ассызыклана.

 

 3 нче шөгыль

Программа бурычлары. Сүзләрне озынлыклары буенча чагыштыру күнекмәләрен формалаштыру. Балаларга [ш] авазының дөрес әйтелешен үзләштерергә ярдәм итү. Тавыш көчен көйләү сәләтен үстерү. Баланың сөйләм-хәрәкәт аппаратын камилләштерү.

Шөгыль барышы

1. «Тешләрне чистартабыз» уен биреме. Педагог Айболит уенчыгын кулларда тотып, балаларга тешләрне ничек дөрес чистартырга кирәклеген аңлата: авызны ачып башта аскы, аннан өске тешләрне, аннары тешләрне-тешкә тидерәсе. Шуннан соң Айболит балалардан тешләрен ничек чистартуларын күрсәтергә тәкъдим итә (балалар тешләренә тимичә, бармакларын «теш щеткасы» итеп күз алдына китереп чистартып күрсәтәләр), аларны мактый һәм шатлана.

2. «Җил исә, яфраклар кыштырдый» уен күнегүе. Педагог паркта көзге яфраклар белән капланган юлдан йөрүе һәм яфраклар: «Ш-ш, ш-ш, ш-ш, ш-ш»,– дип кыштырдавын ишетүе турында сөйли. Балалардан: «Сез ничек уйлыйсыз, бу нинди тавышлар икән?» – дип сорый. Аннары бүлмә буйлап яфраклар «шыгырдатып» йөрергә тәкъдим итә: «Ш-ш, ш-ш, ш-ш, ш-ш»... (авазны өзеп-өзеп әйтергә кирәк). Педагог авазның дөрес әйтелешенә игътибар итә һәм агач яфракларының ничек шаулавын тыңларга тәкъдим итә: «Ш-ш-ш-ш» (авазларның кушып әйтелеше). Аннары балалар җилдә селкенгән агач ботакларын сурәтләп, «ш-ш-ш-ш...» авазын әйтәләр. Җил кайвакыт көчәя (балалар авазны кычкырыбрак әйтәләр), ә кайвакыт кими (тыныч кына) әйтәләр. Күнегү 2-3 тапкыр башкарыла.

3. «Озын һәм кыска сүз» уен күнегүе. Педагог уенчык песи алып кереп, «бу уенчыкны нинди сүз белән атап була?» – дип сорый. Педагог барлык җавапларны да кабатлый, ә аннары гомумиләштерә: «Сез күп сүзләр әйттегез: «песи», «пескәй», «песи баласы». Бу сүзләр барысы да охшаш, әмма төрле дә. Сүзнең кыскасы була – «песи», озыны була – «песикәй». Бу сүзләрне озынлыклары буенча үлчәп була: тәрбияче бер баланы үз янына чакырып, аның учларын тыгыз тоташтыра, аннары «песи» сүзен әйтеп бераз гына кулларын аера; кулларны яңадан тоташтырып «песикәй» сүзен әйтә, баланың кулларын аера. Шундый ук эш «тычкан», «куян» сүзләре белән башкарыла.

Балалар уенчыкларны атыйлар һәм сүз озынлыгын билгелиләр. Педагог балаларга сүз озынлыгын арттырырга ярдәм итә (тычкан – тычканкай; куян – куянкай).

 

4 нче шөгыль

Программа бурычлары. Балаларны сөйләм аппараты белән таныштыру. Балаларга [ш] һәм [с] авазларын дөрес әйтергә, аларны аера белергә ярдәм итү. Сүзләрдә интонация белән аерылып торган тавышларны ишетү, фонематик ишетүне үстерү сәләтен формалаштыру.

Шөгыль барышы

1. «Күңелле тел турында әкият». Яшәгән ди булган ди Тел. Ул «авыз» дигән йортта яшәгән. Телнең йорты тешләр белән ачылып ябыла торган булган. Аскы тешләре – болдыр, өскеләре ишек булган. Тел өеннән урамга карап торырга яраткан. Ишекне ачып чыга башлый икән дә, кабат өйгә яшеренә икән (тәрбияче берничә тапкыр телен чыгарып, аннары яшереп күрсәтә). Тел бик кызыксынучан булган, барысын да белергә, өйрәнергә теләгән. Песинең сөтне ничек эчкәнен күргәч: «Минем дә шулай эшлисем килә, эшләп карыйм әле», – дигән. Тел песи баласы кебек болдырга чыгып карый икән дә яңадан кереп китә икән. Тел бик шат күңелле булган, җырларга яраткан. Балаларның: «а-а-а!» – дип кычкыруларын ишетсә, йорт ишеген киң итеп ачып, «а-а-а!» дип, атның «и-и-и!» дип кешнәвен ишетсә, ат булып кешнәгән, «у-у-у!» – дип бүреләр улавын ишетсә, ул да кабатлап караган (Һәрбер очракта педагог балаларга кабатлап карарга тәкъдим итә). Шул рәвешле Телнең көне сизелми дә узып китә. Ул арыса, йортының ишеген ябып йокларга ята икән. Шулай итеп әкият тә беткән.

2. «Таныш җырлар» уен күнегүе. Педагог балаларга нинди җырлар өйрәнгәннәрен исләренә төшерә: насос җыры «с-с-с», җил тавышы «шшшш», коелган яфраклар шавы «ш-ш, ш-ш, ш-ш, ш-ш». Педагог [ш] һәм [с] авазлары булган предметларның һәм күренешләрнең рәсемнәрне күрсәтә, балалар сүзне атыйлар һәм аның озынлыгын билгелиләр. Педагог чиратлап [ш] яки [с] авазы кергән сүзләрне интонация белән аерып атый. Балалар нинди сүздә насос җыры ишетелүен, кайсы сүздә җил җыры һ.б. икәнен аерырга тиеш була. Әгәр балалар биремне яхшы үтәсәләр, кем тели, шуннан җил (насос) җырын башкаруны сорарга мөмкин.

 

5 нче шөгыль.

Программа бурычлары. Балаларны тавыш көчен, сулыш алуны көйләргә өйрәтү. [з] авазының дөрес әйтелешен үзләштерергә ярдәм итү, аны дифференциацияләү осталыгын формалаштыру. Сүзләрдә интонация белән аерылып торган авазларны ишетү, фонематик ишетү күнекмәләрен формалаштыру.

Шөгыль барышы

1. «Кем ничек кычкыра?» уен күнегүе. Педагог балаларга хайван балалары (песи баласы, эт баласы, бозау, кәҗә бәтие, бәрән) сурәтләнгән рәсемнәр тарата һәм игътибар белән тыңлап, кайсының әнисе үз баласын чакыруын танып, җавап бирергә тиеш буласын искәртә. Педагог песи рәсеме күтәрә һәм кычкырып: «Мияу!»– ди, песи баласы рәсеме булган бала тыныч кына «Мияу!»– дип җавап бирә. Башка рәсемнәр белән дә шундый ук эш башкарыла.

2. «Черкиләр» уены. Педагог балаларга җәй көне безелдәп йөдәткән черкиләрнең җырын искә төшерә: «Ззз!» Аннары балалар черкиләргә әверелеп безелдиләр «Ззз!..»

3. «Черкиләр җыры» уен биреме. Педагог рәсемнәр күрсәтә (кәҗә, йолдыз, куян, роза, кулчатыр), ә балалар рәсемдә сурәтләнгән предметларны бергәләп атыйлар. «Бу сүзләрдә черкиләр нинди җыр калдырганнар соң?» – дип педагог искәртә. [з] авазын аерым интонация белән аерып һәр сүзне әйтә, аннары катнашырга теләүче балаларны чакыра. Алар белән бергә авазны интонация белән әйтә.

 

6 нчы шөгыль

Программа бурычлары. Балаларның тавыш көчен, сулыш алуын көйләүне үстерү, сөйләм-хәрәкәт аппаратын камилләштерү. [з]  авазын ишетеп аеру сәләтен үстерү, аларны дөрес әйтә белү. Сүздә интонация белән аерылган авазны ишетергә һәм аны аерырга өйрәнү.

Шөгыль барышы

1. «Кайтаваз» уены. Педагог балаларга кайтавазның нәрсә икәнен аңлата һәм балаларга капма-каршы ике рәт булып басып, беренче төркемдәге балаларга урманда адашканнарын күз алдына китерергә тәкъдим итә. Аннары педагог беренче төркем балалары белән бергә каты итеп кычкыра: «А-а-а!», икенчеләре педагог күрсәтмәсе буенча тыныч кына җавап бирә: «А-а-а!» Шундый ук эш «о», «у», «ы», «э», «и» сузык авазлары белән дә башкарыла. Уен тәмамлангач, балалар рольләрен алыштыралар.

2. «Бер кашык бал» артикуляцион гимнастикасы. Педагог балаларга кунакка аю килгәнен һәм барысын да бал белән сыйларга теләвен әйтә. Ул аюны кулына тотып, һәр бала янына килеп «бер кашык бал» белән (кашыгы белән авызга кагылмыйча) сыйлый. «Бал белән балланган» иреннәрне яларга тәкъдим итә. Педагог балаларның телләрен чыгарып өске һәм аскы иреннәрен ялауларын күзәтә. Күнегү 2 тапкыр кабатлана.

3. «Кем игътибарлы?» уен биреме. Педагог предметлар сүрәтләнгән рәсемнәрне (кәҗә, кулчатыр) күрсәтә һәм ачыклый: «Бу сүзләрдә черкиләр нинди җыр калдырганнар?». Һәрбер сүздә [з] авазын интонация белән аерып әйтә, балалардан кабатлауларын сорый. Аннары башка предметларның рәсемнәрен күрсәтә, ә балалар барысы бергә сурәтләнгән предметларны (кәрҗин, көзге) атыйлар. Педагог ачыклый: «Бу сүзләрдә черкиләр нинди җыр калдырганнар соң?». Һәр сүздә [з] авазын интонация белән аерып әйтә, аннары әйтергә теләүче балаларны чакырып, алар белән бергә, бирелгән авазны интонация белән аерып, сүзләр әйтелә.

4. Эш дәфтәрләрендә мөстәкыйль эш. Балалар педагог белән бергә рәсемнәр карыйлар. Аваз анализы «кәрзин» сүзеннән башлана. Педагог кәрзин сүзендә [з] авазын интонация белән аерып әйтә: «кәрзззин» һәм балалардан кемнең җырын ишетүләрен әйтүне сорый. Черки җыры икәнен белгәч, балаларга кәрзин һәм черкиләрнең рәсемнәрен сызык белән тоташтырырга тәкъдим итә. Калган рәсемнәр белән балалар мөстәкыйль эшлиләр.

 

7 нче шөгыль

Программа бурычлары. Балаларга [ж] авазының дөрес әйтелешен, аны дифференциацияләү осталыгын үзләштерергә ярдәм итү. Сүздә авазны интонация белән аерып алуны өйрәтү. Сулыш алуны көйләү, сөйләм-хәрәкәт аппаратын камилләштерү.

Шөгыль барышы

1. «Песи балалары» артикуляцион гимнастикасы. Педагог балаларга песи балалары булырга һәм сөт яларга тәкъдим итә. Ничек эшләргә икәнен күрсәтә: телне тиз чыгарырга, шулай ук аны тиз яшерергә. «Тук песи» балалары башта өске, аннары аскы иреннәрен ялыйлар.

2. «Күбәләкләр оча» сулыш күнегүе. Педагог балаларның авыз биеклегенә күбәләкләр элә, барысына да бер үк вакытта сулыш алып. күбәләкләргә өрергә тәкъдим итә. Педагог балаларның сулыш алуы акрын булуын, озакка сузылуын күзәтә. Күнегү 2-3 тапкыр кабатлана.

3. «Коңгызлар» уены. Педагог балаларга бөҗәкләр турында сөйли, аларның очканда бик каты тавыш чыгаруларына игътибар итә: «Жжж!..». Балаларга бөҗәкләр кебек очарга һәм бөҗәк тавышы чыгарырга тәкъдим итә. Уен 2-3 тапкыр кабатлана.

4. «Кайтабыз» уены. Педагог кайтавазның нәрсә икәнен сорый һәм уйнарга тәкъдим итә. Төрле позицияләрдә [ж]  авазын интонация белән аерып, сүзләрне атый (ж-журнал, ж-жираф, һ.б.), балалар хор белән кабатлыйлар.

5. Туп белән уен. Балалар түгәрәк ясап басалар, педагог туп белән уртага баса. Ул [ж] авазын интонация белән аерып сүз әйтә һәм тупны балаларның берәрсенә ата. Бала сүзне интонация белән кабатлый, тупны кире ата. Бала җавап үрнәген ишетсен өчен, педагог җавапны бала белән бергә әйтә.

 

8 нче шөгыль

Программа бурычлары. Балаларда [ж] һәм [з] авазларының дөрес әйтелешен ныгыту. Балаларны бирелгән авазны мөстәкыйль рәвештә интонация ярдәмендә аерырга өйрәтү. Балаларның артикуляция аппаратын, сулыш системасын камилләштерү.

Шөгыль барышы.

1. «Тешләрдән койма» артикуляцион гимнастикасы. Педагог балаларга «тешләрдән койма» ясарга тәкъдим итә: аскы һәм өске тешләрне кысып куярга кирәклеген аңлата. Шул хәлдә авызын берничә секунд тота, балаларга шундый ук «койма» ясарга, телне яшерергә тәкъдим итә.

2. «Җил җыры» уен күнегүе. Педагог курчак алып керә һәм курчак исемендә җил җыры качкан икәнлеген аңлата. Курчакның исеме – Гөлшат. Педагог балаларга кулның арткы ягын авыз янына китереп, җил җырын җырларга тәкъдим итә: «Ш-ш-ш-ш». Авыздан җылы һава чыгуына игътибар юнәлтелә.

3. «Нәрсә җыры?» уен күнегүе. Педагог шөгыльгә кечкенә тартма алып килә. Тартмада ваза, күз, зефир, жираф, жилет сурәтләре төшерелгән рәсемнәр була. Балалар, чиратлашып, тартмадан рәсемнәрне алалар һәм сүрәтләнгән рәсемне атыйлар. Педагог билгеле авазларны интонация белән аерып сүзләрне кабатлый һәм сорый: « Син ваза сүзен әйттең. Бу сүздә нәрсә җыры качкан ? Тыңлап кара: ваз-з-з-за». Бала авазны интонация белән аерып, сүзне кабатлагач, рәсемне тактага беркетә һәм авазның черки җыры булуын билгеләп әйтә. Балаларга, билгеле авазлар сүз башында булса, авазны интонация белән аерып, сүзне мөстәкыйль рәвештә әйтергә тәкъдим ителә «зззефир».

4. Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш. Балалар педагог белән бергә рәсемнәр карыйлар. Аваз анализын «зефир» сүзеннән башлыйлар. Педагог [з] авазын интонация белән аерып, зефир сүзен кабатлый. Балаларга сорау бирә: «Нәрсә җырын ишетәсез?» Черки җыры ишетелгәнен билгеләгәч, зефир рәсемен черки сурәте белән тоташтырырга тәкъдим итә. Калган рәсемнәрне балалар мөстәкыйль рәвештә черки яисә коңгыз сурәте белән тоташтыралар.

 

9 нчы шөгыль

Программа бурычлары. Балаларны «аваз» термины белән таныштыруны дәвам итү. «Аваз» сүзен аңларга, сөйләм күнегүләрендә кулланырга өйрәтү. Сүздә авазның урынын (сүз башында, сүз уртасында, сүз ахырында) билгеләргә өйрәтү, фонематик ишетү сәләтен камилләштерү. Артикуляция аппаратын камилләштерү.

Шөгыль барышы

1. «Телне таганда селкетү» артикуляцион гимнастикасы. Педагог балаларга телне таганда селкетергә тәкъдим итә: телнең киң өлешен аскы тешләр өстенә куеп, шундый торышта тотып калырга тырышырга, аннан соң телнең киң өлешен өске тешләр өстенә куеп, шундый торышта тотып калырга куша. Педагог: «Өскә-аска!» – дипбоерык бирә: Балалар телнең торышын үзгәртәләр. Күнегү 3-4 тапкыр кабатлана.

2. «Йортта кемнәр яши?» уен күнегүе. Педагог йорт макеты алып керә һәм йортта бик тату гаилә яшәгәнлеген аңлата. «Йортта кемнәр яши?» – дип сорый. Педагог авазлар чыгара: «Кыт-кытак! К-кыт-к-кытак!» «Кикри-күк! Кәк-күк!» Педагог йорт макеты янына тавык, күке уенчыкларын куя һәм сүзләрдә [к] авазын интонация белән аерып, уенчыкларны атап чыга. Балаларга сорау бирелә: «Сүзләрдә кайсы аваз каты әйтелде?» Балалардан [к] авазы дигән җавап көтелә.

3. «Электропоезд» уены. Педагог балаларга электропоездга утырып, уенчыклар кибетенә барырга тәкъдим итә. Беренче станциягә барып җиткәч, педагог игълан итә: ««К-к-курчаклар театры» тукталышы». Педагог балаларга [к] авазын интонация белән аерып, тукталыш исемнәрен кабатларга тәкъдим итә. Бөтен тукталыш исемнәрен («К-кремлевская», «К-кәҗә бистәсе») әйтеп бетергәнче уен шулай дәвам итә.

 

10 нчы шөгыль

Программа бурычлары. Балаларны «аваз» термины белән таныштыруны дәвам итү. «Аваз» сүзен аңларга, аны сөйләм күнегүләрендә кулланырга өйрәтү. Сүздә интонация белән аерып әйткән авазны ишетеп билгели белү күнекмәләрен үстерү. Аны билгеләргә һәм аерым атарга, тартыкны фонематик ишетүне үстерү. Артикуляция аппаратын камилләштерү.

Шөгыль барышы

1. «Такылдык» артикуляцион гимнастикасы. Педагог балаларны телен чыгарып, аңлашылмаган «бл-бл-бл» авазларын әйтүче Такылдык курчак белән таныштыра. Педагог телне тиз чыгарып һәм шундук тешләр артына качырып, курчак әйткән авазларны кабатлап күрсәтә. Балаларга такылдап карарга тәкъдим итә. Күнегү 3-4 тапкыр кабатлана.

2. «Кайтаваз» уены. Педагог сүз башындагы [ж], [ш], [з], [с], [к] авазларын интонация белән аерып сүзләрне кабатлый (ж-жираф, ш-шакмак, з-зебра, с-сабын, к-күз һ.б). Балалар күмәкләшеп кабатлыйлар.

3. «Зоопарк» уены. Педагог зоопаркта булганы һәм анда төрле хайваннарны күргәне турында сөйли. Балаларга зоопаркта төшерелгән фотосурәтләрне күрсәтә һәм күргәзмә оештыра. Педагог, хайваннар атамаларын әйткәндә, бер авазны аерып әйтәчәге турында балаларны кисәтә һәм аерып әйтелгән авазны кабатларга тәкъдим итә. Башта [л] авазы сүз башында булган сүзләр (лачын, ләкләк һ.б), соңрак [л] авазы сүз уртасында һәм ахырында булган сүзләр (төлке, болан, крокодил ) әйтелә. Дөрес җавап биргән бала фотосурәтне үзенә алып, урынына утыра.

Аннары педагог хайван атамасында [л] авазы булган фотосүрәтләрне алган балаларны такта янына чакыра. Балалар педагог белән берлектә башкарган күнегүнең дөрес эшләнүен анализлыйлар һәм бер рәткә тезеп куялар. «Ль» авазы белән дә шундый ук эш башкарыла. Фотосүрәтләрне ике рәткә тезеп куйгач, педагог сорау бирә: «Сүзләр нәрсә белән охшаш?» Балалар кыенсынсалар, педагог бирелгән авазларны интонация белән аерып сүзләрне кабатлый һәм һәрбер сүздә [л] авазы булуын аңлата.

 

 11 нче шөгыль

Программа бурычлары. Балаларда сүздә интонация белән аерылган авазны ишетү, аны аерым атау күнекмәләре формалаштыру. Тартык авазларны аеруны, фонематик ишетүне үстерү. Артикуляция аппаратын камилләштерү, сулыш системасын күнектерү.

Шөгыль барышы

1. «Тәмле кайнатма» артикуляцион гимнастикасы. Педагог балаларны «тәмле кайнатма белән сыйлый» һәм өске иреннәрнең пычранганлыгына игътибарларын юнәлтә. Авызны бераз ачып, тел очы белән өстән-аска, бер яктан икенче якка өске иреннән «кайнатманы ялап алырга» тәкъдим итә. Күнегү 3-4 тапкыр кабатлана.

2. «Яңгыр тамчылары» сулыш күнегүе. Педагог балаларның авызлары биеклегендә яңгыр тамчылары элә. Балаларга бер үк вакытта һава алып, элеп куелган тамчыларга өрергә тәкъдим итә. Тын чыгарулары озын һәм тигез булырга тиеш. Күнегү 2-3 тапкыр кабатлана.

3. «Тылсымлы кулчатыр» уены. Педагог сиздермичә ачык кулчатырның астына [к] һәм «кь» авазлары кергән сүзләрнең предметлы рәсемнәрен куя. Тәрбияче кулчатырны әйләндереп, түбәндәге сүзләрне әйтә: «Кулчатырны әйләндерәм, рәсемнәрне күрсәтәм!» Кулчатырны туктатып, бер рәсемне ала һәм сүздә [к] һәм «кь» авазларын интонация белән аерып әйтә. Аннары бер бала педагог белән бергә кулчатырны әйләндереп туктата һәм рәсемне алып, сүрәтләнгән предметны атый. Педагог балага сүздә [к] һәм «кь» авазларын ачык ишетерлек итеп кабатларга тәкъдим итә, балалар белән бергә авазларны интонация белән аерып әйтә.

Рәсемнәр ике рәткә тезелеп куела: беренче рәттә [к] авазы, икенче рәттә «к'« авазы ишетелгән сүзләр. Педагог сүзләргә [к] авазы кергән предметлы рәсемнәрне интонация белән аерып саный. «Бу сүзләрдә нинди аваз катырак әйтелде?» – дип сорый. Сүзләрне бергә кабатларга тәкъдим итә. Шундый ук эш [к] авазы белән дә эшләнә.

Педагог аңлатып китә : [к] һәм «кь» авазлары – бертуган абыйлар, алар бер-берсенә охшаш. Тик [к] авазы – «ачулы» абый, «кь» авазы – «ягымлы» абый. Балалар авазларны 2-3 тапкыр атыйлар.

 

12 нче шөгыль

Программа бурычлары. Балаларда сүздә интонация белән аерылган авазны ишетү, аны аерым атау күнекмәләре формалаштыру, авазның катылыгын, йомшаклыгын ачыклау. балаларны «аваз» термины белән таныштыруны дәвам итү. Сүздә авазны үзлегеннән интонация белән аерып алуга ярдәм итү. Артикуляция аппаратын камилләштерү, сулыш системасын күнектерү.

Шөгыль барышы

1. «Өшегән иреннәр» артикуляцион гимнастикасы. Педагог балаларга «өшегән иреннәрне җылытырга» тәкъдим итә. Балалар «б-б-б», «п-п-п» авазларын аерып-аерып әйтергә тиеш. Күнегү 3-4 тапкыр кабатлана.

2. «Кайнар чәйгә өр!» сулыш күнегүе. Педагог балаларга стаканнар таратып, барысына берьюлы бер үк вакытта сулыш алып, стакандагы кайнар чәйгә өрергә тәкъдим итә. Балалар тынны озак итеп, тигез чыгарырга тиеш. Күнегү 2-3 тапкыр кабатлана.

3. «Тылсымлы кулчатыр» уены. Педагог ачык кулчатырның астына исеменә [м] авазы кергән предметларның рәсемнәрен куя. Педагог кулчатырны әйләндереп, түбәндәге сүзләрне әйтә: «Кулчатырны әйләндерәм, рәсемнәрне күрсәтәм!». Кулчатырны туктатып, бер рәсемне ала һәм сүздә [м] авазын интонация белән аерып әйтә. Аннары бер бала тәрбияче белән бергә кулчатырны әйләндереп, туктата һәм рәсемне алып, сүрәтләнгән предметны атый. Педагог балага сүздә [м] авазын ачык ишетерлек итеп кабатларга тәкъдим итә. Уен барлык рәсемнәр дә каралып беткәнче дәвам иттерелә.

4. Туп белән уен. Балалар түгәрәккә басалар. Педагог тупны балага ыргыта, [м] авазын интонация белән аерып әйтә. Балалар сүзне кабатларга һәм тупны кире кайтарырга тиеш.

 

13 нче шөгыль

Программа бурычлары. Балаларда сүздә интонация белән аерымланган авазны ишетү, аны аерым атау сәләтен формалаштыру. Сүздә авазны үзлектән интонация белән аерып алуга ярдәм итү, фонематик ишетүне үстерү. Сүзләрне озынлыклары буенча чагыштыру осталыгын үстерү. Артикуляция аппаратын камилләштерү.

Шөгыль барышы

1. «Тешләрне чистартабыз» артикуляцион гимнастикасы. Педагог кулында тоткан курчак исеменнән балалардан тешләрне ничек чистартырга кирәклеген күрсәтергә үтенә. Балалар авызларын бераз ачалар һәм тешләрен кысып куялар. Теш щёткасы урынына бармак белән хәрәкәт итеп, баштан аскы тешләрне, аннары өске тешләрне чистартып күрсәтәләр. Педагог курчак исеменнән шатлана, балаларны мактый.

2. «Кошлар очтылар» сулыш күнегүе. Педагог балаларга леска беркетелгән, кәгазьдән ясалган кошлар тарата. Балалар бер үк вакытта һава алып, кошларны өреп очыртырга тиеш. Аннан соң кемнең кошы ераграк очканын билгеләргә тәкъдим итә. Күнегү 2-3 тапкыр кабатлана.

 3. «Зур һәм кечкенә керпеләр» уены. Педагог балаларга урманда керпеләр ничек итеп мышнаганын искә төшерергә тәкъдим итә. Балалар башларын аска игән килеш булмә буйлап йөреп, керпе кебек: «П-п-п», дип әйтәләр.

4. Уен биреме. Педагог ике тапкыр шигырь укый. [п] авазын интонация белән аерып билгеләмичә, балалардан шигырьне кабатларга тәкъдим итә:

«Кочегар пичне яга.

Паровоз пар җибәрә.»

Аннары [п] авазын интонация белән аерып укый, [п] авазы белән сүзләрне атауны сорый.

 

14 нче шөгыль

Программа бурычлары. Бирелгән авазны интонация белән аерып, сүзләрне мөстәкыйль әйтү сәләтен үстерү. Бирелгән авазлы сүзләрне атау күнекмәсен формалаштыру. Сүзне әйтүне кул хәрәкәте белән туры китерү осталыгын үстерү.

Шөгыль барышы

1. «Авазны һәм сүзне дөрес әйт!» уен күнегүе. Педагог сандугачны күрсәтә, аны атый һәм «с-сандугач» сүзендә кемнең җыры («насос җыры»)  ишетелүен сорый. Балаларга «сандугач» сүзен [с] авазы ишетелерлек итеп әйтергә тәкъдим итә. Шундый ук эш робот ([р] мотор тавышы), машина ([ш] җил җыры) сүзләре белән башкарыла.

2. Рәсемнәр белән уен күнегүләре. Педагог атамаларында [з] авазы ишетелгән рәсемнәр (коңгыз, боз, бозау сүрәтләре) күрсәтә. Балаларның игътибарын бу сүзләрнең әйтелешләрендә «черки җыры» ишетелүенә юнәлтә. Балаларга бу сүзләрне [з] авазы ачык ишетелерлек итеп әйтергә тәкъдим итә.

3. «Сүз тап!» уены. Педагог [з] авазы белән башка сүзләр атауны сорый. Балалар сүзләрне атыйлар, педагог һәр сүзне [з] авазын интонация белән аерып кабатлый.

4. «Озын һәм кыска сүз» уены. Педагог балаларга «кош» һәм «кошчык» сүзләрен ничек итеп чагыштырганын искә төшерә. Ул балаларга ике йолдыз рәсемен күрсәтә. Балалар йолдызларның кайсы зур, кайсы кечкенә икәнлеген ачыклыйлар. Педагог сорый: «Кечкенә йолдыз сүзтезмәсен бер сүз белән ничек әйтеп була?» (Йолдызчык). «Кайсы сүз озынрак: йолдызмы, йолдызчыкмы?» Балалар учларын бергә куялар һәм педагог белән бергә учларны бераз аерып, «йолдыз» сүзен өзеп әйтәләр. Шундый ук эш «йолдызчык» сүзе белән дә башкарылып, озынрак сүз икәне ачыклана. Педагог балаларның игътибарын бер рәсемдәге йолдыз зур, ә сүзе кыска («йолдызчык» сүзе озын, ә рәсемдәге йолдыз – кечкенә) икәнлегенә юнәлтә.

 

15 нче шөгыль

Программа бурычлары. Сүздә интонация белән авазны аерып әйтергә һәм ишетеп билгели белү күнекмәләрен ныгыту. Сүзләрне озынлыклары буенча чагыштыру.

Шөгыль барышы

1. Уен бирем. Педагог шигырьне [ш] авазын интонация белән аерып билгеләмичә, ике тапкыр укый:

«Баш бармак ала шакмак,

Имән бармак – шалтыравык,

Урта бармак – шар ала.

Атсыз бармак шакката.

Чәнти бармак шаяра,

Шәп уенга чакыра»

Педагог балаларга иң еш очраган авазны әйтергә тәкъдим итә. Балалар авырсынсалар, тәрбияче, [ш] авазын интонация белән аерып укый һәм яңадан сорау бирә.

2. Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш. Балалар педагог белән бергә рәсемнәр карыйлар. Аваз анализын «зефир» сүзеннән башлыйлар. Педагог [з] авазын интонация белән аерып, «зефир» сүзен кабатлый. Балаларга сорау бирә: «Нәрсә җырын ишетәсез?» «Черки» җыры ишетелгәнен ачыклагач, зефир рәсемен черки сүрәте белән тоташтырырга тәкъдим итә. Калган рәсемнәрне балалар мөстәкыйль рәвештә черки яисә коңгыз сүрәте белән кушып сызалар.

3. «[ш] авазы булган сүзләрне кем күбрәк әйтә?» уен-ярышы. Балаларга һәрбер дөрес әйтелгән сүз өчен бер фишка бирелә. Педагог балалар әйткән һәрбер сүзне, [ш] авазын интонация белән аерып кабатлый. Уен ахырында кайсы балада иң күп фишка булганын ачыклыйлар.

4. «Сүзне үлчә!» уен күнегүе. Педагог «таяк» һәм «карандаш» сүзләрен әйтә. Балаларга бу сүзләрне озынлыклары буенча чагыштырырга тәкъдим итә. Шулай ук «шар» һәм «шалтыравык» сүзләре чагыштырыла.