«Мин җәйне яратам».
Информация
Бурычлар
Картина буенча сурәтләү хикәясе төзеп сөйләргә өйрәтү.
Балаларның диалогик һәм монологик сөйләмен камилләштерү, әңгәмәдә катнашырга, сорауларга җавап бирергә, сөйләшкәндә сүзләрне ачык, башкалар аңларлык итеп әйтергә күнектерү.
Сүзлекләрен баету.
Гади сүзләргә күплек (лар/ләр) кушымчаларын ялгарга өйрәтүне дәвам иттерү.
[Җ] авазын дөрес әйтергә өйрәтү, [җ] авазы кергән сүзләр әйттерү.
Игътибарларын, хәтерләрен, образлы фикер йөртүләрен үстерү.
Шөгыль барышы
Балаларда уңай эмоциональ халәт, күтәренке кәеф булдыру.
Хәерле иртә, Рамил!
Хәерле иртә, Камил!
Хәерле иртә, Айгөл,
Хәерле иртә, Шамил!
Тәрбияче тактага җәй ясалган рәсем элеп куя.
Тәрбияче:
– Рәсемдә кайсы ел фасылы сурәтләнгән? (Җәй.)
Тәрбияче:
– Сез җәйне яратасызмы? Сезгә җәй нәрсәсе белән ошый? (Җәй көне җылы була, җиләкләр пешә, су коенабыз, ...).
Тәрбияче:
– Әйдәгез, җәй турында җыр тыңлыйк әле.
«Җәй» җырының аудиоязмасы куела (Р. Сәлмәнов сүзләре һәм көе).
Тәрбияче:
– Ни өчен җәйне «чәчәкле җәй» диләр? Рәсемнәргә карап, җәй көне нәрсәләр күпләп үсә икән, шуны билгеләрбез.
Тәрбияче магнит тактага чиратлап рәсемнәр куя (чәчәкләр, гөмбәләр, күбәләк, камка һ.б.)
Тәрбияче:
– Җәй көне нәрсәләр күп була? (Җәй көне чәчәкләр күп була.)
Калган рәсемнәр белән дә шундый ук эш оештырыла. Балалар рәсемнәр буенча җөмләләр төзиләр.
– Гөмбә чыршы төбендә үсә.
– Кырмыска оясына йөгерә.
– Күбәләк чәчәккә кунган.
– Камка яфракта утыра.
Туп белән уен: «Сүз өстә».
Тәрбияче балаларга сүзләр әйтеп, туп ыргыта. Балалар тәрбияче әйткән сүз алдына «җәйге» сүзен куеп, сүзтезмәләр әйтәләр.
Көн – җәйге көн; кояш – җәйге кояш; һава – җәйге һава; күлмәк – җәйге күлмәк; аяк киеме – җәйге аяк киеме; урман – җәйге урман.
Артикуляция гимнастикасы – [җ] авазын дөрес итеп әйтергә өйрәнү. «[Җ] кайда?» уены (М.Ф. Кашапова. «Уйныйк әле, балалар», 41 нче бит)
Тәрбияче:
«Җ» бар җәйдә,
«Җ» бар җиләктә.
Ә тагын кайда?
Балалар [җ] авазы булган сүзләр әйтәләр, ул сүзләрне башта әкрен, аннары уртача һәм кызу темпта әйтәләр (җыр, җәй, кәҗә, җил, Җәмил, җәймә).
Тәрбияче балаларның игътибарын стенадагы картиналарга юнәлтә.
Тәрбияче:
– Балалар, бу картиналарны кем ясаган? (Рәссам.) Рәссамнарның картиналарын кайларда күрергә була? (Күргәзмәләрдә, музейларда...)
Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм:
Рәсемдә әгәр күрсәгез
Елга, болын, камышлар,
Кышкы я җәйге урман;
Чыршылар һәм ап-ак кар;
Киң кырда ялгыз агач,
Болытка качкан кояш, -
Исегездә калдырыгыз,-
Рәсемдә, димәк, ... (пейзаж.)
(Р.Ә. Кадыйрова)
Тәрбияче:
– Ничек белдегез? Әйе, пейзажда табигать, табигать күренешләре сурәтләнә. Хәзер пейзаж сурәтләнгән картиналарны күрсәтегез.
Балалар картиналар арасыннан пейзаж сурәтләнгән картиналарны күрсәтәләр, үз фикерләрен нигезлиләр.
Тәрбияче:
– Тагын бер табышмакның җавабын табыгыз:
Бу рәсемдә ул үзәктә:
Әтиме ул, әниме;
Я бер герой – ил сакчысы,
Бер апамы, я минме.
Картинада бер бала –
Маратмы, әллә Альберт?
Ничек атала бу рәсем?
Я кем әйтә? Бу – ... (портрет.)
(Р.Ә. Кадыйрова)
Тәрбияче:
– Портрет икәнен белергә нинди сүзләр ярдәм итте? Әйе, портрет кешенең йөзен, тышкы кыяфәтен тасвирлый. Әйдәгез, портретларны аерып күрсәтегез әле.
Балалар портретларны күрсәтәләр, фикерләрен нигезлиләр.
Динамик пауза. «Алма».
Менә алма агачта – |
кулларын югарыга сузалар, |
Кызарып пешкән, сусыл. |
күрсәтәләр |
Өзеп ал син алманы, |
уң кулларын югарыга, сулын |
Тик кулың белән сузыл. |
артка сузалар |
Җил селкетте ботакны, – |
кулларын югарыга сузып, |
Өзеп булмый алманы. |
уңга-сулга селкенәләр |
Сикереп, кулымны суздым, – |
сикергәлиләр |
Бик тиз алманы өздем! |
кул чабалар |
(Р.Ә. Кадыйрова) |
Тәрбияче:
– Карагыз әле: өстәл өстендә нәрсә күрәсез? (Ваза һәм алмалар.)
Гади генә әйберләр булсалар да, үзләре турында бик кызыклы итеп сөйли белә алар. Менә ваза нәрсә сөйли: «Мин балчыктан ясалган. Мине матур итеп буяганнар, лак белән ялтыратканнар. Миңа матур чәчәкләр куялар».
Ә алма үзе турында нәрсә сөйли ала?
Балалар алма турында 2-3 җөмләдән торган хикәя төзеп сөйлиләр.
Тәрбияче:
– Рәссам предметларны кәгазьдә ясаган, – картина язган. Балалар, бу картина пейзажмы? (Юк.) Әллә портретмы? (Юк.)
Ә хәзер табышмак тыңлагыз:
Рәсемдә әгәр күрсәгез
Өстәл өстендә ваза,
Анда матур чәчәкләр:
Лалә, ромашка, роза;
Яки графин су белән,
Чәйнек самавыр белән;
Кәбестәләр, бәрәңге;
Груша, алма яки торт,
Яки барысын да бергә,
Бел, бу була ... (натюрморт.)
(Р.Ә. Кадыйрова)
Натюрморт сүзен төрлечә кабатлыйлар: әкрен, кычкырып, шатлык белән, сузып, моңсу итеп әйтәләр.
Тәрбияче балаларның игътибарын С. Неустроевның «Рәхим итегез!» картинасына юнәлтә.
Тәрбияче:
– Картинада нинди ел фасылы сурәтләнгән? (Җәй.)
– Каян белдегез? Көн нинди? (Кояшлы көн.)
– Иң уртада нәрсә күрәсез? (Өстәл, өстәлгә җәймә җәелгән.)
– Җәймә нинди төстә? (Зәңгәр төстә, шакмаклы.)
– Өстәл өстенә нәрсәләр куелган? (Уртада зур самавыр. Тәлинкәдә өчпочмаклар. Өстәлдә чынаяклар белән чәй тәлинкәләре куелган. Бер савытта шикәр, икенчесендә сөт.)
– Самавыр нинди? (Самавыр зур, ялтырап тора.)
– Өчпочмаклар әле генә пешеп чыкканнар. Алар нинди? (Кайнар, тәмле, йомшак.)
– Чынаяклар нинди төстә? (Зәңгәр төстә.)
– Өстәл кайда тора? (Бакчада.)
– Рәссам нинди төсләр кулланган? (Ачык, якты төсләр.)
– Картинага карагач, нинди хисләр уяна?
Тәрбияче:
– Рәссам картинасында кояшлы җәй көнендә авыл бакчасын, бакчада зәңгәр җәймә җәелгән өстәлне сурәтләгән. Өстәл өстендә ялтырап торган зур самавыр. Тәлинкәдә әле генә пешеп чыккан йомшак кайнар тәмле өчпочмаклар. Өстәл читендә зәңгәр чәй чынаяклары, сөт һәм шикәр савытлары. Картинаны рәссам «Рәхим итегез!» дип атаган. Чынлап та, картинаны карагач, өстәл янына утырып, чынаякларга чәй агызасы һәм «Рәхим итегез!» дип кунаклар чакырасы килә.
Балалар тәрбияче ярдәме белән картина буенча хикәя төзеп сөйлиләр. Тәрбияче [җ] авазы кергән сүзләргә басым ясый, балалар кабатлыйлар (җәй, җәймә, җылы, җәелгән...)