Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Исәнләшү. Балаларда уңай эмоциональ халәт булдыру.

Исәнмесез, күзләр!

Исәнмесез, колаклар!

Исәнмесез, куллар!

Исәнмесез, аяклар!

Күзләр карый,

Колаклар ишетә,

Куллар чәбәкли,

Аяклар тыпырдый!

Тәрбияче чиратлап балаларның исемнәрен пышылдап әйтә, үз исемен ишеткән бала утыра бара.

Тел өчен күнегүләр эшләү.

1. Телдән көрәк ясыйбыз.

2. Теш чистарту.

3. Тел күрсәтү.

4. Ирендәге балны ялау.

5. Ат чаба.

Тәрбияче:

– Хәзер тышта кайсы ел фасылы? (Яз.)

Тәрбияче:

– Ни өчен яз дип уйлыйсыз? (Карлар эреп бетте, көннәр җылы, кошлар җылы яктан кайтты, ...)

Тәрбияче:

– Яз көне көннәр җылыткач, кышкы йокыларыннан төрле бөҗәкләр дә уянып чыга башлый.

Аудиоязмада бөҗәкләр тавышы куела.

Тәрбияче:

– Ничек уйлыйсыз, нинди авазлар ишетелә?

Балалар белән [з], [ж] авазлары кабатлана.

Тәрбияче:

– Без сезнең белән бүген бик кызыклы тереклек ияләре – бөҗәкләр турында сөйләшербез. Сез нинди бөҗәкләрне беләсез?

Балалар бөҗәкләрне атыйлар, тәрбияче бөҗәкләр ясалган рәсемнәрне мольбертка (яки магнит тактага) куя бара.

Тәрбияче:

– Бал корты, камка, күбәләк, чикерткә, кырмыска бер сүз белән ничек аталалар? (Бөҗәкләр.)

Тәрбияче:

– Бөҗәкләр зурмы әллә кечкенәме? (Кечкенә.)

Тәрбияче:

– Дөрес, бөҗәкләр – иң кечкенә тереклек ияләре.

Уен-күнегү: «Кул чәбәклә».

Балаларның алларында төрле бөҗәкләр ясалган рәсемнәр. Тәрбияче бөҗәк исемен әйтә, үзләрендә шул бөҗәк рәсеме булган балалар кул чәбәклиләр.

Тәрбияче:

– Бөҗәкләрнең тышкы кыяфәтенә игътибар итегез әле, аларның нәрсәләре бар? (Бөҗәкләрнең канатлары, мыеклары, аяклары бар.)

Тәрбияче:

– Алар ничек хәрәкәтләнәләр? (Бөҗәкләр очалар, йөриләр, йөгерәләр, үрмәлиләр.)

Дидактик уен. «Ул нинди?».

Бөҗәкләр төшкән рәсемнәр буенча балалар бөҗәкләрнең нинди икәнен әйтәләр (тасвирлыйлар). Балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Бу нәрсә? (Бу күбәләк.)

– Күбәләк нинди? (Күбәләк матур, җиңел, төрле төсле).

– Күбәләк ничек хәрәкәтләнә? (Күбәләк оча.)

Шул ук тәртиптә башка бөҗәкләр (бал корты, камка, чикерткә, кырмыска) турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Ничек уйлыйсыз, бөҗәкләрне рәнҗетергә, юк итәргә ярыймы? (Юк, ярамый.)

Тәрбияче:

– Бөҗәкләр табигатькә матурлык өстиләр, файда китерәләр.

Бармак уены. «Күбәләк» (nsportal.ru)

Чәчәккә кунган күбәләк,

ике кулның да кул чукларын чалыштырып, кул аркалары бер-берсенә тәңгәл китерәләр – күбәләк утыра

Күзен йомып утырмый!

Канат җәеп очып китә,

учлар туры һәм киеренке, бармаклар туры

Еласаң да тоттырмый!

кул беләзекләре белән җиңел һәм кискен хәрәкәтләр ясап, күбәләк очканын күрсәтәләр.

Динамик пауза. «Яңгыр һәм кояш» (М.Ф. Кашапова «Уйныйк әле, балалар», 120 нче бит)

Яңгыр ява, нигә

Нигә шулай явадыр?

бармаклар белән шакылдаталар

Җиргә аяк

Баскан саен

атлап баралар

Таядыр.

аяк тайган хәрәкәтләр ясыйлар

Кара болыт

югарыга карыйлар

Әллә инде

кулларын өскә күтәрәләр

Ишелгән?

Я булмаса

кулларын каш өстенә куеп,

Күкнең төбе

башларын уңга-сулга боргалыйлар

Тишелгән?

Тукта, яңгыр,

бармак яныйлар,

Җитәр сиңа,

Кит әле.

куу хәрәкәтләре ясыйлар

Тәти кояш,

кулларын җәяләр, куаналар

Безгә рәхим

Ит әле!

сикерешәләр, бииләр

Тәрбияче «Күбәләкләр ничек килеп чыккан?» дигән филиппин халык әкиятен укый. Балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Бакча хуҗасы нинди булган?

– Ни өчен кешеләр күбәләкләргә әйләнгәннәр?

– Әкият нәрсәгә өйрәтә?

Тәрбияче:

Сез бүген нинди яңалык белдегез? Бөҗәкләр турында кемнәргә сөйләрсез?