Исәнләшү. Балаларда уңай эмоциональ халәт булдыру. Балалар түгәрәк ясап басалар.

Бик иртә тордык без,

Бакчага килдек без.

Әти-әнигә елмаеп:

«Сау булыгыз!»– дидек без.

Бүлмәгә керәбез,

Дусларны күрәбез.

«Исәнме, Алмаз!

Син нихәл, Илназ!

(Балалар иптәшләренең исемнәрен атыйлар)

Хәерле иртә! – дип

Сәламләшәбез.

(Р.Ә. Кадыйрова)

Тәрбияче:

– Балалар, без яши торган шәһәр ничек атала?

Тәрбияче мольберттагы рәсемнәргә күрсәтеп сөйли.

Тәрбияче:

Аю яши өнендә,

Төлке үз оясында.

Тиен – агач куышында,

Куян – куак астында!

Тәрбияче:

– Мин нәрсә турында сөйләдем? (Хайваннарның яши торган урыннары турында.)

Тәрбияче:

– Һәр хайванның, кошның, бөҗәкнең дә үз өе бар. Ә сез кайда яшисез? (Өйдә, фатирда.)

Тәрбияче:

– Һәркемнең яши торган урыны бар. Адрес – ул урамның исеме, йорт һәм фатир номеры.

Дидактик күнегү. «Үз адресыңны әйт».

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар, чиратлап үз адресларын әйтәләр.

Тәрбияче:

– Ничек уйлыйсыз, ни өчен адресны белергә кирәк? (Югалмас өчен, кунакка бару өчен, хат җибәрү өчен, ...).

Мнемосхема кулланып, «Мин яши торган йорт» темасына хикәя төзеп сөйләү. Балалар рәсемнәргә нигезләнеп, бәйләнешле хикәя сөйләргә өйрәнәләр. Тәрбияче авырсынган балаларга этәргеч сораулар биреп ярдәм итә.

Тәрбияче:

– Син яши торган йорт бер катлымы, әллә күп катлымы? Йорт нәрсәдән төзелгән? Ул нинди төстә? Син анда кемнәр белән яшисең?

Динамик пауза. «Карагыз!»

Менә минем уң кулым,

уң кулларын күрсәтәләр

Менә минем сул кулым,

сул кулларын күрсәтәләр

Менә идән, менә түшәм,

өскә-аска карыйлар

Менә шулай зур үсәм.

аяк очларына күтәреләләр

Тәрбияче:

– Бүген бүлмәбезгә кече тәрбияче кәрзин табып алып килгән, аның эчендә нәрсә бар икән, ничек уйлыйсыз?

Тәрбияче песи турында табышмак әйтә.

Тәрбияче:

Үзе суфи, үзе урлаша,

Тотсаң әле, тырнаша. (Песи баласы.)

Проблемалы ситуация ясау.

Тәрбияче:

– Балалар, песи баласы югалган икән бит! Аңа ничек ярдәм итәргә? (Чакырырга, ...).

Тәрбияче:

– Язулар (игълан) язып эләргә мөмкинме? Игълан аша югалткан әйберләрне, югалган кешеләрне табалар. Игъланны кая эләргә мөмкин? (Тукталышларда, йорт янында, баганаларга, кибет янында һ.б.)

Тәрбияче:

– Әйдәгез, песи баласы турында игълан язабыз. Язу буенча песи баласын табарлар. Игълан язарга безгә рәсемнәр ярдәм итәр.

Синквейн технологиясе буенча «Песи баласы югалды» темасына кыска хикәя төзү.

Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар. Каршыларында синквейн төзү өчен дидактик ярдәмлек тора.

Тәрбияче:

– Песи баласының исеме ничек икән?

Тәрбияче:

– Игъланнан өстәрәк песи баласының фотографиясен куябыз.

Тәрбияче песи баласы рәсемен дидактик ярдәмлекнең беренче баскычына куя.

Тәрбияче:

– Песи баласын игътибар белән карагыз. Ул нинди?

Балалар уенчык песи баласын түгәрәк буенча кулдан-кулга бирәләр һәм песи баласының нинди булуын әйтәләр (йонлач, җирән төстә, йомшак, матур, ...)

Тәрбияче ике рәсемне дидактик ярдәмлекнең икенче баскычына куя.

Тәрбияче:

– Песи баласы нәрсәләр эшли белә? (Мияулый, йөри, йөгерә, уйный, сөт эчә, ...)

Тәрбияче өч рәсемне (песи баласы уйный, сикерә, ашый) дидактик ярдәмлекнең өченче баскычына куя.

Тәрбияче:

– Песи баласы сезгә ошыймы?

Тәрбияче дүрт рәсемне дидактик ярдәмлекнең дүртенче баскычына куя.

Тәрбияче:

– Песи баласын бер сүз белән ничек әйтеп була? (Уенчык, йорт хайваны, дус, ...)

Тәрбияче:

– Без нинди игълан төзедек?

Баланың якынча хикәясе тыңлана.

Бала:

– 1) Йомшаккай исемле песи баласы югалган.

2) Ул җирән төстә, йонлач, тәпие ак.

3) Уйный, йөгерә, сикерә белә.

4) Шаян песи баласы миңа бик ошый.

5) Минем адрес: ... урамы, ... йорт, ... квартира.

Тәрбияче:

– Сезгә бүген нәрсә эшләве ошады? Без нәрсә турында игълан ясадык? Ни өчен ясадык?