Исәнләшү. Хәерле иртә теләү. Балалар түгәрәк ясап басалар.

Алтын кояшка сәлам!

Чиста һавага сәлам!

Олылар һәм кечеләр,

Сезгә дә кайнар сәлам!

Тәрбияче:

– Кәефебез күңелле, яхшы булсын өчен, куллар тотышыйк, үзебездә булган җылылыкны бер-беребезгә бирик. Елмаеп, хәерле иртә телик!

Тәрбияче, туп алып, балалар янына түгәрәккә баса.

Тәрбияче:

– Балалар, сез бүген бакчага нәрсә белән килдегез? Бакчадан ерак яшәүчеләр, нәрсәгә утырып килдегез? (Җәяү, машинага утырып, автобуста, таксида.)

Тәрбияче:

– Ерак җиргә тагын нәрсә белән барып була?

Туп белән уен. «Транспорт чарасын әйт».

Тәрбияче һәр балага чиратлап туп ыргыта, бала транспорт исемен әйтеп, тупны тәрбиячегә кире кайтара.

Тәрбияче:

– Бакчага якын яшәүчеләр җәяү, кемнәр ерак яши – алар машинада, автобуста, таксида килгәннәр.

Тәрбияче магнит тактада транспорт чаралары сурәтләнгән рәсемнәр урнаштыра.

Тәрбияче:

– Машина, автобус, такси – нәрсә ул? (Транспорт.)

Тәрбияче:

– Машина, автобус, таксида утырып йөрүчеләр ничек атала? (Пассажирлар.)

Тәрбияче:

– Төрле йөк ташучы машина ничек атала? (Йөк машинасы.)

Тәрбияче:

– Йөк машиналары нәрсәләр ташый ала? (Ком, таш, агач, ашамлыклар, ...).

Бармак уены. «Саныйбыз» (nsportal.ru).

Бармакларны бөгәбез,

Транспорт төрләрен әйтәбез:

Машина, такси, автобус,

Метро һәм трамвай.

Биш бармакны бөкләдек –

Транспорт төрен атадык.

Дидактик уен. «Дөрес әйт».

Тәрбияче:

– Пассажир һәм йөк транспортларын кем йөртә? (Машина йөртүче, шофёр.)

Тәрбияче гомумиләштерә.

Тәрбияче:

– Машина, автобус, такси – коры җир өсте транспорты. Алар җирдә юллардан йөриләр. Машиналар – безнең ярдәмчеләр. Ләкин алар йөртүчесез эшли, йөри алмый. Машина йөртүче транспортның төзелешен, аның өлешләрен яхшы белергә тиеш. Сез машинаның нинди өлешләрен беләсез? Машина йөртүче утыра торган өлеш ничек атала? (Кабина.)

Тәрбияче:

– Йөкне кая салалар? (Кузовка.)

Тәрбияче:

– Пассажирлар кайда утыра? (Салонда.)

Тәрбияче:

– Тагын нинди өлешләрсез машина йөри алмый? (Көпчәкләре булмаса.)

Тәрбияче:

– Мин бер транспорт төрен беләм, аңа көпчәкләр кирәк түгел. Сез ул транспортны беләсезме? (Ат.)

Тәрбияче ат рәсемен күрсәтә.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, ат булып «йөреп» күрсәтәбез.

Ат булып йөриләр. Аннары «Ат» артикуляция гимнастикасы ясыйлар.

Тәрбияче:

– Безнең төркемдә транспорт чараларының «Күңелле моторлар» дигән күргәзмә-салоны ачылган. Мин – аның директоры, ә сез сатучылар булырсыз. Үзегезгә ошаган транспорт турында сөйләп, реклама ясарга: машинаның исемен, аның төрен, төсен тасвирларга кирәк була.

Тәрбияче сөйләм үрнәге күрсәтә.

Тәрбияче:

– Бу – автобус. Ул кызыл төстә. Автобусның кабинасы, көпчәкләре, ишекләре бар, тәрәзәсе күп. Автобус кешеләрне – пассажирларны йөртә.

3–4 баланың хикәясе тыңлана.

Динамик пауза. «Кайсы һөнәр яхшырак?»

Шофёр булуы яхшы,

түгәрәк буенча «руль» тоткан кебек йөгерәләр

Ә очучы яхшырак.

кулларын җәеп йөгерәләр

Мин очучы булыр идем,

Өйрәтүчеләр булса.

алмаш-тилмәш кулларын алга сузалар

Бакка бензин салабыз –

туктап бензин салалар

Пропеллерлар кабына.

кул белән түгәрәк хәрәкәт ясыйлар

Күккә очып менәбез

кулларны җәеп йөгерәләр.

Илебезне сакларга!

Дидактик уен. «Машинаны төзәт».

Тәрбияче:

– Машиналар йөри-йөри ватылып та китәләр. Аларны ремонтларга кирәк була.

Балаларга өлешләргә киселгән транспорт рәсемнәре тәкъдим ителә. Балалар өлешләрдән бербөтен рәсемнәр җыялар. Нинди транспорт килеп чыкканын әйтәләр.

Шигырь уку: Нурия Измайлова. «Машина ала белмисез» («Куанычым – багалмам», 222 нче бит)

Балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Балага ни өчен яңа машиналар алмыйлар?

– Аның машиналары ни өчен йөрми?

– Малай машиналарын нишләткән?

– Әти-әнисеннән нинди машина алуларын сорый?

– Ватылмасыннар өчен уенчыклар белән ничек итеп уйнарга кирәк?

Тәрбияче:

– Бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Җир өсте транспортына нәрсәләр керә?