Балалар түгәрәк ясап басалар. Исәнләшү. Балаларда күтәренке кәеф булдыру.

Бергәләшеп без басыйк,

Зур бер түгәрәк ясыйк.

Куллар җылысын тоеп,

Шатланышып елмайыйк!

Балалар интерактив такта каршына урындыкларга утыралар.

Тәрбияче:

– Гәүдәнең һәр өлеше безгә ни өчендер кирәк. Мәсәлән, күзләр ...  (балалар фикерне дәвам итәләр)  күрер өчен кирәк.

Колаклар ... ишетер, тыңлар өчен кирәк.

Борын ... сулау, ис сизү, иснәү өчен кирәк.

Балалар, безгә тел ни өчен кирәк? Тел ... сөйләшер, тәм сизү өчен кирәк.

Тәрбияче:

– Матур итеп сөйләшер һәм сүзнең авазларын дөрес итеп әйтер өчен тел белән гимнастика ясап алабыз.

Презентация белән эшләү. Экранда арыслан рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Бу нәрсә, кем таныды? (Арыслан.)

Тәрбияче:

– Арыслан ничек ырылдый?

Тәрбияче [р] авазының артикуляциясен күрсәтә, аңлата.

Тәрбияче:

– [Р] авазын әйткәндә телнең очы өске тешләр артына кача, һава дулкыны телне калтырата.

Балалар белән [р] авазын кабатлыйлар.

Экранда карга рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче:

– Бу кошны таныдыгызмы? Карга ничек каркылдый?

Тәрбияче:

– Дөрес. Карга «кар-р, кар-р-р-р» ди. Әйдәгез, бергә кабатлыйбыз.

Тәрбияче:

– Миңа тизәйткечне әйтергә ярдәм итегез әле, зинһар.

Кара, кара, кара карга,

Кар-р-рык-кар-р-рык каркылдый.

Балалар башта акрын, аннары уртача һәм кызу темпта әйтәләр. Тәрбияче һәр баланың [р] авазын дөрес әйтүенә, бу авазның дөрес әйтелешенә игътибар итә, кирәк булганда, сөйләм аппараты әгъзаларының дөрес хәрәкәтенә һәм торышына ирешү өчен, шәхси алымнар куллана; тавыш көче, темп һәм сәнгатьле сөйләм үстерү буенча эшли.

[Р] авазы булган предметлар ясалган рәсемнәр күрсәтелә (слайд).

Тәрбияче:

– [Р] авазы булган сүзләрне әйтегез.

Динамик пауза. «Без атлап барабыз».

Без атлап та барабыз,

атлап баралар

Йөгереп тә барабыз,

йөгерәләр

Арып китсәк, утырып,

туктап, бер урында

Аякларны язабыз.

тыпырдыйлар

Бармак уены. Ф. Зиннурова. «Баш бармагым туп була...» ( «Куанычым, багалмам», 186 нчы бит)

Баш бармагым туп була,

Имән бармак – бөтерчек.

Урта бармак була шакмак,

Атсыз бармак – сикергеч.

Чәнти бармак – барабан,

Сана, әйдә, яңадан.

(Ф. Зиннурова)

Тәрбияче:

– Әйдәгез, бергәләп, «бар-р-р-мак», «бар-р-рабан» дип, акрын гына әйтик. Хәзер тизрәк әйтегез. Тагын да тизрәк!

Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче, туп тотып, түгәрәк уртасында тора.

Туп белән уен. «Ялгышма!»

Тәрбияче балаларга сүзләр әйтә һәм туп ыргыта. Сүздә [р] авазы булса, бала тупны тотып ала, булмаса – тупка җиңел генә сугып, кире тәрбиячегә җибәрә.

Тәрбияче:

– Ромашка, агач, урындык, чалбар, карават, машина, трактор, ...

«Ат, тукта!» уены (М.Ф. Кашапова. «Уйныйк әле, балалар!», 156 нчы бит)

«Атка атланган» балалар бер рәткә тезеләләр. Сигнал булуга, «атлар» бер-бер артлы китәләр. Барганда, балалар тел шартлаталар һәм «атта чабу» образын тудыралар.

Тәрбияче:

– Ә хәзер, атларны туктатабыз: тыррр-тыррр-тыррр! Тыррр-тыррр-тыррр! (Бергәләп, акрын, уртача, кызу темта кабатлыйлар.)

Шигырь сөйләү.

Тәрбияче:

Әтием ясый рам,

Мин тотышып торам.

Әйбәт чыкты бу рам –

Күренә бар урам.

(Роберт Миңнуллин)

Тәрбияче:

– Баланың әтисе нәрсә ясаган? Бергәләп әйтик әле: р-р-рам.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, шөгылебезне музыка уен коралларында уйнап тәмамлыйк.

«Оркестр» уены (М.Ф. Кашапова «Уйныйк әле, балалар!», 157 бит)

Балалар төркемнәргә бүленәләр һәм төрле уен коралларында (курай, скрипка, гармун) уйныйлар. Уенны алып баручы тәрбияче дирижёрлык итә. Уйнаганда, балалар «ри-ри-ри; ра-ра-ра; ру-ру-ру» дигән иҗекләрне әйтәләр (әкрен, уртача, кызу тизлектә һәм киресенчә).

Тәрбияче:

– Бүген без сезнең белән нинди аваз турында сөйләштек? Өйгә кайткач, [р] авазы кергән сүзләрне кемнәргә әйтеп күрсәтерсез икән?