«Сәламәт булып үсик!»
Информация
пычрак малай ясалган рәсемнәр.
Бурычлар
Балалар сөйләгәнне тыңлау, аларның җавапларына төгәллек кертү, сүзләрне әйтеп җибәрү; фикерне логик рәвештә һәм аңлаешлы итеп белдерергә ярдәм итү.
Вак моториканы һәм тоемлап сизүне, хәтерне, игътибарны үстерү.
Балаларда үз сәламәтлегеңә карата кайгыртучан караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Нинди матур көн бүген! Көләсе килеп тора. Минем көлгәнне күреп, кояш та көлеп тора! Бер-беребезгә елмаю бүләк итик әле!
Тәрбияче:
– Матур итеп сөйләшер өчен, әйдәгез күнегүләр эшләп алабыз.
Фонетик күнегүләр ясыйлар.
Тәрбияче:
– Кыз курчагын ничек йоклата? (Ә-ә-ә, ә-ә-ә.)
Урманда адашканда ничек кычкыралар? (А-у, а-у.)
Бал корты ничек безелди? (Без-з-з.)
Су ничек ага? (С-с-с.)
Су әкрен генә ага (Сь-сь-сь.)
К.Чуковскийның «Юындыр» әсәре буенча мультфильмнан өзек күрсәтелә.
Кинәт әни бүлмәсеннән,
Чатанлап та аксаклап,
Юынгыч йөгереп чыга
Һәм баш селки такмаклап:
«Эх син, шапшак,
Эх син, шакшы,
Пычрак дуңгыз баласы!
Кыяфәтеңә бер бакчы:
Морҗа арчучыдан да
Карарак син, чыннан да...».
Мультфильмнан өзекне караганнан соң, тәрбияче магнит тактага ике малай рәсемен куя: берсе – чиста, икенчесе – пычрак.
Тәрбияче:
– Рәсемнәрдәге кайсы малай сезгә ошый? Ни өчен? Чиста, пөхтә булыр өчен, һәркем чисталык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Ул кагыйдәләрне үтәргә безгә ярдәмчеләребез булыша. Бу ярдәмчеләребез «серле тартма»га качкан. Нәрсәләр икән ул?
Балаларга су, сабын, теш щёткасы, тарак, сөлге турында табышмаклар әйтелә.
Балалар табышмакка җавап әйткәч, тәрбияче «серле тартма»дан предметны алып күрсәтә. Балалар һәр предметның исемен кабатлыйлар.
Тәрбияче:
1) Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су.)
2) Хуш исле, шома, үзе чисталап юа. (Сабын.)
3) Иртә торгач, кулыңа ал,
Миннән башла эшеңне.
Паста белән мин чистартам,
Ап-ак итеп тешеңне. (Теш щёткасы.)
4) Тешләре күп – ашамый,
Минсез эшен башламый. (Тарак.)
5) Көн дә сыйпый битемнән,
Элеп куям читеннән. (Сөлге.)
Тәрбияче:
– Бу әйберләр безгә ни өчен кирәк?
Тәрбияче мәкальләр әйтә, мәгънәләрен аңлата. Балалар мәкальләрне кабатлый.
Тәрбияче:
– Шапшак – ялкауның юлдашы.
Чисталык – сәламәтлек билгесе.
Динамик пауза. «Без иң яхшылар, без иң матурлар» (nsportal.ru сайтыннан)
Гәүдәнең һәр өлешен матур сүзләр белән әйтеп чыгалар.
Башкай – кояшкай, |
сыйпыйлар |
Борыным – борынчыгым, |
борын очына басалар |
Тешләрем – кискечләрем, |
әкренгенә теш шакылдаталар |
Колагым – яфрагым, |
әкрен генә колакларын ышкыйлар |
Җилкәләр – чикерткәләр, |
җилкәне күтәрәләр һәм төшерәләр |
Кулларым – тоткычларым, |
тоту хәрәкәтләре ясыйлар |
Бармаклар – кармаклар, |
бармакларын селкетәләр |
Тезләр – җитезләр, |
тезләрен бөгәләр |
Аяклар – тиктормаслар, |
тыпырдыйлар |
Тәрбияче Әхмәт Ерикәйнең «Чисталык сөябез» шигырен укый («Куанычым – багалмам», 254 нче бит)
Иртә белән торабыз,
Битебезне юабыз,
Сабын белән юынгач,
Бигрәк матур булабыз.
Муеныбызны юабыз,
Тешләрне чистартабыз.
Пөхтәлекне, чисталыкны
Һәрвакыт яратабыз.
Аш алдыннан һәрвакыт
Кулыбызны юабыз.
Чиста итеп, пөхтә булып,
Ашарга утырабыз.
Кичен аякларыбызны
Сабын белән юабыз.
Юынырга яратабыз,
Без бик чиста торабыз.
Балаларга сораулар бирелә.
– Иртә белән торгач, нишлибез?
– Сабын белән юынгач, нинди булабыз?
– Аш алдыннан нишләргә, нәрсәләрне юарга кирәк?
– Ни өчен һәрвакыт юынырга кирәк?
Тәрбияче:
– Хәзер мин шигырьне тагын бер укыйм, сез дә миңа ярдәм итәрсез.
Тәрбияче шигырьне тагын бер тапкыр укый, балалар таныш юлларны кабатлыйлар.
Дидактик уен. «Серле тартма».
Балалар «серле тартма»дан чиратлап гигиена предметларын капшап карап алалар һәм аның исемен әйтеп, предмет турында сөйлиләр (ни өчен кирәк, предметны ничек кулланалар).
Тәрбияче:
– Без бүген нәрсә турында сөйләштек? Сезгә нәрсәләр ошады?