«Кояшта кунакта».
Информация
Бурычлар
Сөйләгәндә сүзләрне ачык һәм башкалар аңларлык итеп әйтергә күнектерү, төгәлләнгән җөмләләр белән сөйләшергә гадәтләндерү.
Бәйләнешле сөйләмне, тәрбияче сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү.
Артикуляция аппаратының, коммуникатив мөнәсәбәтләрнең үсешенә булышлык итү.
Балаларда өлкәннәр һәм бер-берсе белән аралашуда мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар түгәрәк ясап басалар. Исәнләшү, уңай эмоциональ халәт булдыру.
Аудиоязмада музыкаль әсәр куела. Төркемгә Кояш киеменнән тәрбияче керә.
Кояш:
– Исәнмесез, балалар!
Балалар:
– Исәнмесез!
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн безгә.
Матур үтсен көнебез,
Көләч булсын йөзебез!
Кояш:
–Мине таныдыгызмы?
Лампа түгел – яктыртам, мич түгел – җылытам. (Кояш.)
Тәрбияче «Кояшкаем, чык, чык...» эндәшен (татар халык иҗаты) сөйли. («Куанычым, багалмам», 40 нчы бит)
Тәрбияче:
– Кояшкаем, чык, чык,
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык сабы алтын,
Безгә кирәкми салкын.
Тәрбияче тактада кояш моделен урнаштыра.
Бармак уены. «Кояш»
Кулларның уч төпләрен алга таба каратып куярга. Бармакларны як-якка аерырга. Күнегүдән соң кулларны хәлсезләндерергә һәм селкетеп алырга.
Кояш булса, көн була;
Ул булмаса, төн була.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, кояш белән танышабыз. Кояш нинди булырга мөмкин?
Балалар кояш моделен карыйлар, тәрбияче сорауларына җавап бирәләр, шәхси эш алып барыла.
Тәрбияче:
– Кояш безгә елмая, сез дә матур итеп елмаегыз әле. Әйдәгез, кояшка нурлар бүләк итик һәм кояшның безгә ничек кирәк булуы турында сөйлик.
Балалар сары түгәрәккә чиратлап бер нур (кер кыстыргыч) куя һәм сөйлиләр.
Балалар:
* Кояш ... (туп, әфлисун, йомры икмәк) кебек түгәрәк;
* Кояш ... (лампа, фонарь, йолдыз) кебек якты;
* Кояш ... (тузганак, чеби, лимон) кебек сары;
* Кояш ... (әни, әби, җылы җил) кебек назлы;
* Кояш ... (мич, ут, учак) кебек кайнар. һ.б.
Тәрбияче:
– Кояшка сезнең тырышлыгыгыз ошадымы икән?
Түгәрәкне әйләндереп, елмайган кояшны күрәләр.
Тәрбияче:
– Кояш бик сөенгән! Ничек уйлыйсыз, Кояш нинди эшләр башкара икән? (Кояш җирне яктырта, барыбызга елмая, җирне, кошлар, хайваннарны җылыта, ...)
Тәрбияче балалар игътибарын «күңелсез кояш» моделенә юнәлтә.
Тәрбияче:
– Кисәк кенә җил исте. Кояш та үзгәрде. Нинди булды кояш? (Кояш күңелсезләнде. Кояш булмаса, безгә дә бик күңелсез.)
«Моңсулану» психогимнастикасы: иреннәр төшкән, кашлар җыерылган.
Тәрбияче:
– Җил тагын да көчлерәк исә. Кояшның ачуы килә.
«Ачулану» дигән кояш моделен карыйлар.
Тәрбияче:
– Ничек уйлыйсыз, ни өчен шулай булды? Нигә кояшның ачуы чыкты?
Тәрбияче балаларны бәйләнешле монологик сөйләмгә тарта. Балалар үзләренең эмоциональ кичерешләрен чагылдыралар (Кояш ачулы, чөнки көчле җил исә, күзләргә тузан керә, кояшны болытлар каплый, ...).
«Ачулану» психогимнастикасы: иреннәр кысылган, кашлар җыерылган.
Тәрбияче:
– Кояшка нәрсә булган? (Кояш курыккан.)
«Курку» дигән кояш моделен карыйлар.
Тәрбияче:
– Ничек уйлыйсыз, кояш нигә курыккан? (Яшен яшьни, күк күкри, ...)
Тәрбияче:
– Ә сез нәрсәләрдән куркасыз? (Караңгыдан, өйдә үзем генә калгач, адашкач, ...)
«Курку» психогимнастикасы: кашлар өскә күтәрелгән, авыз ачылган, «а-а-а» дип кычкырабыз.
Тәрбияче:
– Күрегез, кояш борчылган, ул елый.
«Борчылу» дигән кояш моделен карыйлар.
Тәрбияче:
– Ничек уйлыйсыз, кояш нигә борчылган? (Кояш сагынган, яңгыр ява башлаган, ...)
«Борчылу» психогимнастикасы: күзләр йомылган, иреннәр кысылган, «у-у-у» авазын сузып әйтәләр.
Тәрбияче «Шатлык» кояш моделенә игътибар итә.
Тәрбияче:
– Күрегез, кояш көлә, елмая! Ул безне ял итәргә чакыра.
Динамик пауза. «Карагыз».
Менә минем уң кулым, |
уң кулларын күрсәтәләр |
Менә минем сул кулым, |
сул кулларын күрсәтәләр |
Менә идән, менә түшәм, |
өскә-аска карыйлар |
Менә шулай зур үсәм. |
аяк очларына күтәреләләр |
Тәрбияче:
– Хәзер без сезнең белән үзебезнең гамәлләребезне искә төшерербез, аларга карата кояшның мөнәсәбәтен белербез.
2–3 бала үз тәҗрибәләреннән чыгып хикәя төзеп сөйлиләр. (Шәхси эш, өйрәнгәнне ныгыту эше алып барыла, сөйләмнең интонациясенә игътибар ителә).
Кояш:
–Булдырдыгыз, балалар! Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Мин сезнең һәрберегезгә үземнең кечкенә генә нурымны калдырам. Ул сезне һәрвакыт җылытып торсын!