«Теремкәй» әкияте.
Информация
Бурычлар
Бәйләнешле эзлекле хикәяләү күнекмәләре формалаштыру.
Хайваннар исемнәрен һәм аларның аермалы үзенчәлекләрен ныгыту.
Фонематик ишетү сәләтләрен, коммуникатив күнекмәләрен үстерү.
Сүзләрдәге аерым авазларга басым ясап, аларны ачык һәм дөрес әйттерү күнегүләре эшләтү.
Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Исәнләшү. Балалар түгәрәк ясап басалар.
Кулны кулга тотындык,
Бер-беребезгә елмайдык.
Җылы китте кулларга.
Рәхәт булды дусларга.
Тәрбияче:
– Балалар, бүген мин сезгә әкият бүләк итәргә телим. Минем кулымда әкияти кәрзин. Кәрзиндә нәрсәләр качканын белер өчен табышмакларга җаваплар табарга кирәк.
Тәрбияче:
– Койрыгы озын, үзе кыска, мәчедән курка. (Тычкан.)
Тәрбияче:
– Безгә кунакка тычкан килгән. Тычкан нинди? (Кечкенә,соры. Аның койрыгы озын, колаклары кечкенә, түгәрәк.)
Тәрбияче:
– Тычкан кайда яши? Ул ничек чиелдый? Әкияттә тычканны «тычкан-Чыелдык» дип әйтәләр.
Тәрбияче:
– Җәй буе акыл сата, кышын боз булып ята. (Бака.)
Тәрбияче:
– Бака да безгә кунакка килгән. Бака нинди төстә? Нинди зурлыкта? Бака кайда яши? (Бака кечкенә, яшел төстә. Тиресе шома, салкын. Бака сазлыкта, елгада яши.)
Тәрбияче:
– Бака нинди авазлар чыгара? (Бак-ба-бак.) Шуңа күрә баканы әкияттә «бака-Бакылдык» дип йөртәләр.
Тәрбияче:
– Кишер белән кәбестәне
Ул бик нык ярата.
Озын колагын тырпайтып,
Сикереп урманга кача.
(Куян.)
Тәрбияче:
– Куян да безгә кунакка килгән. Куян нинди? Ул кайда яши? Куян нәрсә ярата? (Куян кечкенә. Аның колаклары озын, туны соры төстә, йомшак. Куянның койрыгы кыска. Куян урманда куак астында яши.)
Тәрбияче:
– Куян ничек хәрәкәтләнә? (Куян сикереп йөри, бик тиз йөгерә.)
Тәрбияче:
– Куянны әкияттә «куян-Куркак» дип йөртәләр. Әле тагын «куян-Озынколак» дип тә әйтәләр. Ни өчен, кайсыгыз белә?
Тәрбияче:
– Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке.)
Тәрбияче:
– Кунакка төлке дә килгән. Төлке нинди? (Төлке җирән, йонлач, йомшак. Аның зур, матур койрыгы бар.)
Тәрбияче:
– Төлкене әкиятләрдә ничек дип атыйлар, кайсыгыз белә? (Төлке-Хәйләбай).
Тәрбияче:
– Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Бозаулар эзли.
(Бүре.)
Тәрбияче:
– Бүре дә кунакка килде. Бүре нинди? Кечкенәме, зурмы? Ул кайда яши? (Бүре соры төстә, үткен тешле. Бүре усал.) Әкияттә бүрене «бүре-Сорыколак» дип әйтәләр.
Тәрбияче:
– Тагын бер кунагыбыз бар. Нәрсә икән ул?
Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста.
(Аю.)
Тәрбияче:
– Аю нинди? (Аю бик зур, йонлач. Кыш көне өнендә йоклый.) Әкиятләрдә аюны «аю-Камытаяк» дип йөртәләр.
Тәрбияче:
– Кунакларыбыз кайсы әкияттән килгәннәр? («Теремкәй» әкиятеннән.)
Тәрбияче:
– Басуда терем-теремкәй тора. Беренче булып теремкәйне нәрсә күргән һәм анда яши башлаган?
Тәрбияче:
– Дөрес, тычкан-Чыелдык. Аннары ... бака-Бакылдык килгән.
Бака-Бакылдык бакылдый, сикерә.
Динамик пауза. «Бака, бака, бакырган...».
Бака, бака, бакырган, |
кулларын як-якка җәеп сикерәләр |
Бака кунак чакырган, |
бер-берсенең каршысына килеп, баш ияләр |
Кунаклары килмәгәч, |
сикергәлиләр, як-якка карыйлар, |
Тышка чыгып акырган: |
сикергәләп торалар |
Ба-ка-ка-ка! |
бергә кычкыралар |
Ба-ка-ка-ка! |
Тәрбияче:
– Менә тычкан-Чыелдык белән бака-Бакылдык теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар. Бервакыт теремкәй янына ... куян-Куркак килгән.
Балалар куян кебек сикерәләр.
Тәрбияче:
– Өчәү бергә яшәп ятканда, теремкәй янына ... төлке-Хәйләбай килгән.
Балалар «төлке» булып йөреп күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Шулай дүртәү бергә яшәп ятканда, ... бүре-Сорыколак килеп тәрәзәгә шакыган. Җәнлекләр бүрене теремкәйгә керткәннәрме?
Тәрбияче:
– Шулай итеп, алар теремкәйдә бишәү җырлый-җырлый яши башлыйлар. Көтмәгәндә, теремкәй янына, лап-лап атлап, ... аю-Камытаяк килеп чыга.
Балалар «аю» булып йөриләр.
Тәрбияче:
– Ул теремкәй эчендә җырлаганны ишеткәч, туктый да үзен теремкәйгә кертүләрен сорый. Җәнлекләр аюны керткәннәрме? Нәрсә булган?
Тәрбияче:
– Аю теремкәйнең түбәсенә үрмәли. Менеп җитүе була – шарт! Теремкәй сытыла, шатыр-шотыр килеп, бер якка авыша, бөтенләй таралып китә. Тычкан-Чыелдык, бака-Бакылдык, куян-Куркаккай, төлке-Хәйләбай, бүре-Сорыколак теремкәйдән көчкә чыгып өлгерәләр.
Җәнлекләрнең торырга өйләре юк инде, алар менә шушы кәрзиндә яшиләр. Аларга бик читен. Һәркемнең үз өе булырга тиеш. Аю-Камытаяк теремкәйне җимергәненә бик борчыла һәм сездән җәнлекләргә яңа өй бүләк итәргә ярдәм итүегезне сорый. Ярдәм итәбезме аюга?
Тәрбияче:
– Тылсымчы безнең әкият геройларына яңа теремкәй бүләк итәргә тели. Моның өчен без аның биремен эшләргә тиеш.
Тәрбияче балаларга өй макеты күрсәтә. Өйнең тәрәзәләренә әкият геройларын (фетрдан ясалган) урнаштырачакларын, һәр җәнлек үз урынын алачагын әйтә. Ләкин әкият героен урнаштырганчы, бала аның исемен әйтергә һәм җәнлек турында сөйләргә тиеш була.
Тәрбияче:
– Без тылсымчының биремен үтәдек, хәзер әкият геройлары матур яңа теремкәйдә яшәячәк!
Сезгә бүген нәрсә эшләү ошады? Өйгә кайткач, «Теремкәй» әкияте геройлары турында кемнәргә сөйләрсез?