Исәнләшү.

Исәнме, якты кояш!

Исәнме, ямьле көн!

Яшибез тату бергә,

Бездән күп сәлам сезгә!

Балалар ярымтүгәрәк ясап урындыкларда утыралар.

Тәрбияче:

– Хәзер елның кайсы вакыты? (Яз.)

Тәрбияче:

– Әйе, яз җитте. Кояш та ныграк җылыта. Хайваннар, кошлар да җылы һава торышына сөенәләр. Күркә генә ишегалдында ачуланып «бл-бл-бл» дип йөри.

Тәрбияче мольбертка күркә рәсеме куя.

Тәрбияче:

– Күркә ничек ачулана?

Балалар белән артикуляция күнегүләре эшләнә.

Тәрбияче:

– Күркә җырын җырлау өчен телне тиз-тиз йөгертергә кирәк: «Бл-бл-бл», «бл-бл-бл». Ә хәзер телебезне язгы кояшта җылынырга чыгарабыз, киң итеп җәеп, өскә күтәрәбез һәм өске тешләр артына яшерәбез. «Л-л-л» дип җырлыйбыз.

Күнегүне 3-4 бала эшләп күрсәтә.

Тәрбияче:

– Күркәнең бу җыры ачулы, аны җырлаганда иреннәр бер-берсенә бәрелә. Ә менә кыңгырауның җыры җиңел, йомшак җырлана: «Ли-ли-ли». Ярдәм итегез миңа, кыңгыраулар.

Күнегүне башта кызлар башкара, аннары малайлар, аннары берничә бала берәмләп (индивидуаль) башкара.

Тәрбияче:

– Хәзер тел белән «куышлы» уйнап алабыз. Телне тешләр белән тотабыз.

Артикуляцион күнегү эшләнә: «ал-ал-ал».

Тәрбияче:

– Хәзер сезнең белән төрле җырлар башкарырбыз. Кайберләре күркә җырына охшаган, ә кайберләре – кыңгырау җырына.

Фонетик зарядка.

Ла-ла-ла – лә-лә-лә.

Лы-лы-лы – ле-ле-ле.

Лу-лу-лу – лү-лү-лү.

Ал-ал-ал – әл-әл-әл.

Тәрбияче:

– Күркә җырында [л] авазы яши. Аның җыры ачулы , шуңа аваз да каты итеп әйтелә. [Л] авазын дөрес итеп әйтү өчен авызны бераз ачарга, елмаерга, тел очын өске тешләргә тидерергә кирәк.

Балалар тәрбияче белән бергә кабатлыйлар: «л-л-л».

Динамик пауза. «Бер һәм күп» уены (туп белән).

Тәрбияче сүзне берлек санда әйтеп, балага туп ыргыта. Бала шул ук сүзне күплек санда әйтеп, тупны кире кайтара.

Тәрбияче:

– Кул – куллар, чиләк – чиләкләр, балык – балыклар, гөл – гөлләр, күлмәк – күлмәкләр, ...

Балалар тәрбияче белән бергә авазларны дөрес әйтеп, иҗекләрне, сүзләрне кабатлауга күнегүләр эшлиләр.

Ла-ла – лампа

Лу-лу – Сылу

Лә-лә – Әдилә

Ли-ли – Лилия

Ле-ле – тәмле.

1. «Такылдык» артикуляция гимнастикасы. Тәрбияче балаларны һәрвакыт телен чыгарып, аңлашылмаган «бл-бл-бл» авазларын әйтүче Такылдык курчак белән таныштыра. Тәрбияче телне тиз чыгарып һәм шундук тешләр артына качырып, курчак әйткән авазларны кабатлап күрсәтә. Балаларга такылдап карарга тәкъдим итә. Күнегү 3-4 тапкыр кабатлана.

2. «Зоопарк» уены. Тәрбияче зоопаркта булганы һәм анда төрле хайваннарны күргәне турында сөйли. Балаларга зоопаркта төшерелгән фотосурәтләрне күрсәтә һәм күргәзмә оештыра. Педагог балаларны хайваннар атамаларын әйткәндә бер авазны аерып әйтәчәге турында кисәтә һәм аерып әйтелгән авазны кабатларга тәкъдим итә. Башта [л], [ль] авазлары сүз башында булган сүзләр (лачын, лама, ләкләк һ.б), соңрак [л], [ль] авазлары сүз уртасында һәм ахырында булган сүзләр (төлке, юлбарыс, болан, крокодил) әйтелә. Дөрес җавап биргән бала фотосурәтне үзенә алып, урынына утыра.

Аннары тәрбияче хайван атамасында [ л] авазы булган фотосурәтләрне алган балаларны такта янына чакыра. Балалар тәрбияче белән берлектә башкарган күнегүнең дөрес эшләнүен анализлыйлар һәм бер рәткә тезеп куялар.  [Ль] авазы белән дә шундый ук эш башкарыла. Фотосурәтләрне ике рәткә тезеп куйгач, педагог сорау бирә: «Беренче рәттәге сүзләр нәрсә белән охшаш?» Балалар кыенсынсалар, тәрбияче бирелгән авазларны интонация белән аерып сүзләрне кабатлый һәм һәрбер сүздә [л] авазы булуын аңлата. Икенче рәттәге фотосурәтләр белән дә шундый ук эш башкарыла.

Тәрбияче:

– [Л] һәм [ль] авазлары – бертуганнар, алар бер-берсенә охшаш. Тик [л] авазы – «ачулы малай», [ль] авазы – «ягымлы малай». Әйдәгез, кабатлыйк әле.

Балалар авазларны 2–3 тапкыр атыйлар.

«Ялгышма!» уены.

[Л], [ль] авазлары булган сүзләрне ишеткәч, балалар кул чәбәклиләр. (Лампа, туп, алма, китап, лимон, күлмәк, балык, чиләк, гөл, урындык, җиләк, кул, ...).

Дидактик уен. «Рәсемне тап».

Балалар өстәл артына утыралар. Өстәлдә – предметлы рәсемнәр һәм фишкалар (түгәрәкләр). Балалар рәсемнәрдәге предметларны әйтеп чыгалар.

Тәрбияче:

– Рәсемнәр арасыннан [л] яки [ль] авазлары булган рәсемне табыгыз һәм аны фишка белән каплагыз.

Тәрбияче:

– Без бүген нинди авазлар белән таныштык? Нинди уеннар уйнадык? Нинди җырларын җырладык?