Исәнләшү. Балаларда уңай эмоциональ халәт булдыру.

«Хәерле иртә!» уены. Балалар зур түгәрәк ясап басалар.

Хәерле иртә, күзләрем,

Хәерле иртә, колакларым,

Хәерле иртә, кулларым,

Хәерле иртә, аякларым,

Хәерле иртә, дусларым!

Сүзле уен. «Баласын әйт».

(Песинең баласы – песи баласы, этнеке – көчек, кәҗәнеке – кәҗә бәтие, сыерныкы – бозау, атныкы – колын.)

Тәрбияче балаларга сыер, ат, эт турында табышмаклар әйтә.

Тәрбияче:

– Үлән ашый, май ташый. (Сыер.)

Тимерче дә түгел, балта остасы да түгел,

Үзе авылда беренче эшче. (Ат.)

Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт.)

Тәрбияче:

– Сыер, ат, эт – ... йорт хайваннары.

Дидактик уен. «Йорт хайваннарын танып бел».

Тәрбияче төрле хайваннарны (йорт һәм кыргый) әйтә. Йорт хайваны исемен ишеткәч, балалар кулларын өскә күтәрергә (кул чабарга, чүгәләп алырга, ...) тиеш.

Тәрбияче:

– Төлке, песи, аю, куян, сыер, кәҗә, бүре, тиен, сарык, аю, ат, керпе, эт.

Тәрбияче К.Д. Ушинский портретын күрсәтә, язучы белән таныштыра. «Хайваннар бәхәсе» хикәясен укый («Куанычым – багалмам», 53 нче бит), таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен аңлата. Балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Хикәя ничек атала?

– Кайсы хайваннар бәхәсләшкәннәр?

– Ни өчен бәхәсләшкәннәр?

– Кешегә ат ни өчен кирәк?

– Сыер ни өчен кирәк?

– Эт кешегә нинди файда китерә?

– Хайваннарның бәхәсен кем ишеткән?

– Хуҗа хайваннарга нәрсә әйткән?

Тәрбияче хикәяне кабатлап укый, балаларга хикәяне игътибар белән тыңларга тәкъдим итә, аннары аның эчтәлеген сөйләргә кирәк булачагын әйтә.

Динамик пауза. «Яз килде» (М.Ф. Кашапова «Табигатьне саклыйк, балалар!», 94 нче бит)

Менә инде яз килде,

кулларын алга сузып күрсәтәләр

Түбәдән тамчы тама,

бармак очлары белән уч төпләренә чиртәләр

Көндез көн җылы була,

кулларын чайкыйлар

Суыта кичкә таба.

чүгәлиләр

Тамчылар бии тып та тып,

кулларында бармак очларын биетәләр

Тамчылар сикерәләр.

урыннарында сикерәләр

Аларны булмый туктатып,

кул чабалар, бииләр.

Алар яз китерәләр.

Тәрбияче:

– Ә хәзер, балалар, хикәя эчтәлеген сөйләрсез.

Балалар хикәя эчтәлеген сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Без сөйләгән хикәянең исеме ничек? Ни өчен хикәя шулай атала? Хайваннар нәрсә турында бәхәсләшкәннәр? Кешегә кайсы хайван кирәклерәк?