Исәнләшү.

Аяз күктә кояш көлә,

Безгә нурларын сибә!

Безнең барыбызга да

«Хәерле иртә!» дия.

Тәрбияче әкият сөйли.

Тәрбияче:

– Борын – борын заманда яшәгән ди бер тылсымчы. Ул гаҗәеп оста кеше булган. Бу тылсымчы кадаксыз йорт төзи алган, теләсә, кыш көне урамда чәчәкләр үстергән, җәен Кыш бабайны чакыра алган. Арысланны тычканга, чебенне – филгә әйләндерә алган. Ләкин әниләрен тыңламаган, аларның кәефен бозган балаларга ул булыша алмаган. Бу очракта аның тылсымлы сүзләре ярдәм итмәгән. Тылсымчы: «Иң якын кешеләр генә кешене бәхетле итә»– дип әйтә торган булган. Тылсымчылар бу очракта көчсез.

Тәрбияче:

– Балалар, ничек уйлыйсыз, әниләр өчен иң якын кеше кем ул? Әнисе арган чакта кем аңа булыша, кәефен яхшырта, арганын бетерә? Сез, әниләр яшь, матур, бәхетле, ягымлы булсын дисәгез, үзегез могҗизалар эшли аласыз. Моның өчен әниләргә игътибарлы булырга, аларны тыңларга, күбрәк ягымлы, иркәләү сүзләрен әйтергә кирәк. Әниләрегезгә нинди ягымлы сүзләр әйтәсез?

Тәрбияче Әминә Бикчәнтәеваның «Минем әнием» шигырен укый («Куанычым-багалмам», 57 нче бит)

Тәрбияче:

– Шигырьдә кем турында язылган? Баланың әнисе кем булып эшли? Ул нәрсәләр тегә?

Тәрбияче тактадагы фотоларга игътибар итә.

Тәрбияче:

– Күрегез, монда әниләрегезнең фотографияләре бар. Һәрберегез үз әнисенең фотографиясен табып, аның турында сөйләрсез. Мин сезгә ярдәм итәрмен.

Балалар тәрбияче белән берлектә фото буенча тасвирлау хикәясе төзеп сөйлиләр.

Балалар:

– Минем әниемнең исеме ... . Ул озын, кара чәчле, ... күзле. Әнием табиб булып эшли. Ул үз эшен бик ярата. Өйдә тәмле ашлар, ... пешерә. Әни миңа әкиятләр укый, минем белән уйный. Мин аны бик яратам.

Балалар әниләре турында бирелгән тәртиптә сөйлиләр.

Динамик пауза. Нәҗип Мадьяров. «Әниемә булышам».

Мин әнигә булышам,

кулларын ян-якка сузалар

Табак-савыт юышам.

кул учларын кара-каршы куеп әйләндерәләр

Чистарган савыт-сабаны

учларын өскә каратып, кулларын алга сузалар

Шүрлекләргә куешам.

кулларын югары күтәрәләр

Мин әнигә булышам,

кулларын ян-якка сузалар

Урын-җирләр җыешам.

иелеп, кулларын аска сузалар, алга-артка хәрәкәтләндерәләр

Иртән гөлләргә су сибәм,

кулларын йодрыклап, чиратлаштырып алга сузалар

Керләрне дә уышам.

кулларын йодрыклап бер берсенә ышкыйлар

Мин әнигә булышам,

кулларын алга сузалар

Идәннәрне юышам.

иелеп, кулларын уңга-сулга хәрәкәтләндерәләр

Әни кебек эш остасы

«фонарик» ясап әйләнәләр.

Булу өчен тырышам.

Тәрбияче:

– Әниләр турында мәкальләр, әйтемнәр дә бар. Шуларның берсен сезгә дә әйтим әле: Әни җылысы – кояш җылысы. Ни өчен әнә шулай дип әйтәбез?

Балалар мәкальне каты, аннары әкрен һәм тагын да әкрен тавыш белән әйтәләр.

Туп белән сүзле уен. «Әнигә ягымлы сүз әйт».

Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче, туп тотып, түгәрәк уртасында тора. Һәр балага чиратлап тупны ата, балалар тулы җөмлә белән җавап кайтаралар: «Минем әнием бик матур!» һ.б.

Тәрбияче:

– Без бүген кемнәр турында сөйләштек? Әниләрегезгә матур, ягымлы сүзләрне һәрвакыт әйтеп торыгыз, әниләрне яратыгыз!