«Яз килде!»
Информация
Бурычлар
Балаларның диалогик сөйләмен камилләштерүне дәвам итү: җөмләләрдә сүзләрне дөрес кулланырга, әңгәмәгә катнашырга өйрәтү.
Сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирә белергә күнектерү.
Игътибарлыкларын үстерү.
Эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Уңай эмоциональ халәт тудыру. «Исәнләшү» сүзле уены.
Тәрбияче:
– Исәнмесез! Хәерле иртә! Кәефләрегез ничек?
Балалар:
Безнең кәеф
Кояшлы иртә кебек.
Дуслар белән уйнап-көлеп
Зур үсәргә дип килдек.
Тәрбияче:
– Матур, дөрес сөйләр өчен, әйдәгез, телләрне шомартып алабыз:
– Ла-ла-ла – төркемдә күп бала.
– Җы-җы-җы – язын көннәр җылы.
Психологик җайлашу минуты уздырыла.
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур түгәрәк ясыйк,
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.
Тәрбияче:
– Бүген иртән төркемебезгә килгәч, бер конверт таптым. Сез килгәнне көткән арада конвертны каядыр куйганмын, таба алмыйм. Конверт турыпочмаклык формасында, зәңгәрсу төстә иде. Аны табарга ярдәм итегез, зинһар!
Бүлмәдә берничә урында төрле формадагы һәм төрле төстәге конвертлар куелган. Балалар тәрбияче әйткән конвертны эзләп табалар.
Тәрбияче:
– Конвертта нәрсә икәнен беләсегез киләме? Әйдәгез, ачып укыйбыз!
«Яшәгән, ди, булган, ди дүрт ел фасылы: кыш, яз, җәй һәм көз. Алар бик дус яшәгәннәр, бер-бер артлы җиргә килгәннәр: өч ай кыш, өч ай яз, өч ай җәй, өч ай көз. Бервакыт кыш китәсе килмичә, язга урынын бирергә теләмәгән. Кар астындагы үсемлекләр, чәчәкләр кайгырганнар. Кошлар сайрамый башлаган. Җәй һәм көз бик борчылганнар. Яз: «Борчылмагыз! Минем бер могҗизам бар, ул суыкны җиңә ала», – дигән.
Тәрбияче:
– Нинди могҗиза икән ул?
Тәрбияче кояш турында табышмак әйтә.
Тәрбияче:
Лампа түгел – яктырта,
Мич түгел – җылыта.
(Кояш.)
Тәрбияче:
– Дөрес, бу – кояш! Менә ул конвертка качкан! Ләкин кояшның нурлары коелып беткән! Кояшка ярдәм итик: нурларын җыеп, аның нинди икәнен сөйләрбез.
Дидактик уен. «Язгы кояш».
Балалар кояшка нурларын (кер кыстыргычлар) куялар һәм сыйфатлар әйтәләр (кояш сары, түгәрәк, җылы, күңелле, нурлы, ...)
Тәрбияче:
– Бик матур сүзләр әйттегез! Бүлмәбездә тагын да якты, җылы булып китте! Алга таба нәрсәләр булганын беләсегез киләме? Конвертта карточкалар бар, алар безгә хикәяне дәвам итеп сөйләргә ярдәм итәрләр. Язгы кояш чыкканнан соң нәрсә булды икән?
Тәрбияче умырзая чәчәкләре ясалган карточка алып, балаларга күрсәтә.
Тәрбияче:
– Кояш катырак җылыта башлагач, кар астыннан умырзая чәчәкләре чыкты.
Тәрбияче балалардан әйткән җөмләне кабатлауны сорый һәм карточканы магнит тактасына куярга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Бу нәрсә? Түбәдәге боз сөңгеләреннән тамчылар тама.
Тәрбияче балалардан әйткән җөмләне кабатлауны сорый һәм карточканы магнит тактасына куярга тәкъдим итә.
Тәрбияче металлофонда озын һәм кыска авазлар уйнап күрсәтә.
Тәрбияче:
– Кояш җылыта, боз сөңгесе эри башлый (металлофонда озын авазлар уйный). Кояш катырак җылыта, боз сөңгесе тизрәк эри (кыска авазлар уйный).
Тәрбияче 2–3 баланы металлофонда язгы тамчыларны уйнатырга чакыра.
Тәрбияче:
– Хикәяне дәвам итәбез.
Конверттан гөрләвек ясалган карточка ала.
Тәрбияче:
– Гөрләвекләр ага.
Тәрбияче балалардан әйткән җөмләне кабатлауны сорый һәм карточканы магнит тактасына куярга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, күзләрне йомып, гөрләвек тавышын тыңлыйбыз.
Аудиоязма куела.
Тәрбияче:
– Хикәяне дәвам итик.
Бөреле агач ботагы ясалган карточка алып карыйлар.
Тәрбияче:
– Агачларда бөреләр ачыла башлый.
Тәрбияче балалардан әйткән җөмләне кабатлауны сорый һәм карточканы магнит тактасына куярга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Бөреләр ачылганын без сезнең белән табигать почмагында күзәттек.
Тәрбияче балаларның игътибарын вазадагы агач ботакларына юнәлтә.
Тәрбияче:
– Бездәге бөреләр никтер тизрәк ачыла башлады. Ничек уйлыйсыз, ни өчен?
Тәрбияче:
– Яз көне тагын нинди үзгәрешләр була?
Конверттан күчмә кошлар ясалган карточка ала.
Тәрбияче:
– Җылы яклардан кошлар кайта.
Тәрбияче балалардан әйткән җөмләне кабатлауны сорый һәм карточканы магнит тактасына куярга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Конвертта тагын бер карточка калды. Карточкада нәрсәләр ясалган? Кешеләр җиңелчә кием кияләр.
Тәрбияче балалардан әйткән җөмләне кабатлауны сорый һәм карточканы магнит тактасына куярга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Нинди кызыклы хикәя килеп чыкты!
Динамик пауза. «Тамчылар» («Куанычым-багалмам», 264 нче бит)
Кара каргалар килә, |
очу хәрәкәтләре ясыйлар |
Түбәдән тамчы тама, |
|
Көндез көн җылы була |
кулларны өстә болгыйлар, |
Суыта кичкә таба. |
чүгәлиләр |
Тамчылар бии тып-тып, |
бииләр |
Тамчылар сикерәләр, |
сикерәләр |
Булмый һич тә туктатып, |
кул чабалар |
Алар яз китерәләр. |
Тәрбияче:
– Әйдәгез, сөйләгәннәрне тагын бер искә төшерик.
Тәрбияче тактадагы карточкаларга карап хикәя сөйли.
Тәрбияче:
– Яз җитте. Кояш та яктырак, ныграк җылыта. Кояш ныграк җылыта башлагач, кар астыннан умырзая чәчәкләре чыкты. Түбәдәге боз сөңгеләреннән тамчылар тама. Гөрләвекләр ага. Агачларда бөреләр ачыла башлый. Җылы яклардан кошлар кайта. Кешеләр җиңелчә киемнәр кияләр.
Хикәяне 2–3 бала кабатлап сөйли.
Тәрбияче Фатих Кәримнең «Яз җитә» шигырен укый («Куанычым – багалмам», 57 нче бит)
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
Тәрбияче:
– Без бүген шөгыльдә нәрсә турында сөйләштек? Хикәяне кемнәргә сөйләп күрсәтерсез?