«Йомшак су, йөгерек су».
Информация
Бурычлар
Балаларда суга карата сак караш тәрбияләү.
Әдәби әсәрне эмоциональ кабул итүләрен, фонематик ишетү сәләтләрен, хәтерләрен үстерү, сүзлек запасын баету.
Шөгыль барышы
Исәнләшү. Балалар түгәрәк ясап басалар.
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур түгәрәк ясыйк,
Куллар җылысын тойыйк,
Шатланышып елмайыйк.
Бер-беребезгә хәерле иртә
Һәм имин көннәр теләп,
Шөгылебезне башлыйк.
Тәрбияче су турында табышмак әйтә.
Тәрбияче:
Исе юк, төсе юк,
Аннан башка тормыш юк.
(Су.)
Балаларга сораулар бирелә.
– Су кемгә кирәк?
– Кешегә су ни өчен кирәк?
Тәрбияче:
– Су хайваннарга, үсемлекләргә дә кирәк. Ничек уйлыйсыз, хайваннарга ни өчен кирәк су? Үсемлекләргә?
Тәрбияче ярдәмчесе бите пычранган Наилә исемле курчакны алып керә.
Тәрбияче:
– Күрегез, безгә кунакка Наилә килгән! Аның битенә нәрсә булган? Наиләнең бите чиста булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
Тәрбияче өстәлгә су салынган уенчык таз куя. Курчакның битен юа, шигырь сөйли:
Йомшак су, йөгерек су!
Син Наиләне чиста ю!
Бер тап та калмасын,
Битләре аллансын,
Куллары агарсын,
Тешләре тазарсын...
Авызы елмайсын,
Колагы тыңласын,
Йомшак су, йөгерек су!
Һәммәсен чиста ю!
Тәрбияче:
– Наилә нинди чиста булды! Балалар, Наиләне юындырганда, мин нәрсә сөйләдем?
Балалар җавап бирә алмаса, тәрбияче әйтә.
Тәрбияче:
– Шигырь «Йомшак су, йөгерек су» дип атала.
Шигырь эчтәлеге буенча кыскача әңгәмә үткәрелә. Балаларга сораулар бирелә.
Тәрбияче:
– Судан нәрсә дип сорадык? Аңа нәрсә дип әйттек? Ни өчен битне (кулларны, ...) юарга кирәк?
Тәрбияче балаларга шигырьдәге сүзләр белән җавап бирергә ярдәм итә.
Дидактик уен. «Нәрсә юк?»
Тактага гигиена предметлары (сабын, сабын савыты, теш щёткасы, теш пастасы, сөлге, тарак, мунчала) ясалган рәсемнәр куела. Тәрбияче рәсемнәрне чиратлап алып куя, «нәрсә юк?» дип сорый.
Динамик пауза. «Ю-ю» (Бари Рәхмәт).
Ю-ю! Ю-ю!
– Менә сиңа су!
Бит-кулыңны ю.
Ю-ю, ю-ю, ю!
– Туңдыра ич бу,
Салкын ич бу су.
Ай-яй-яй-яй-яй!
Туңдырса да ю,
Әйбәт салкын су!
Ю-ю-ю-ю-ю!
Балалар имитацияле (охшатылган) хәрәкәтләр ясыйлар.
Тәрбияче Җәвад Тәрҗемановның «Йомшак су, йөгерек су» шигырен укый («Куанычым-багалмам», 58 нче бит): 1) Шигырьне сәнгатьле итеп уку, 2) Максат куеп уку.
Йомшак су, йөгерек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та калмасын,
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын,
Тешләрем тазарсын...
Авызым елмайсын,
Колагым тыңласын,
Йомшак су, йөгерек су!
Һәммәсен чиста ю!
Тәрбияче:
– Игътибар белән тыңлагыз, шигырьне укыганда, сез миңа булышырсыз. Мин шигырь юлларын әйтә башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.
Йомшак ...су, йөгерек ... су!
Син мине ... чиста ю!
Бер ... тап та калмасын,
Битләрем ... аллансын,
Кулларым ... агарсын,
Тешләрем ... тазарсын...
Авызым ... елмайсын,
Колагым ... тыңласын,
Йомшак ... су, йөгерек ... су,
Һәммәсен ... чиста ю!
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар! Шигырьне кайсыгыз сөйләп күрсәтә?
Шигырьне 3–4 бала яттан сөйли.
Тәрбияче:
– Без нәрсә турында сөйләштек? Без ятлаган шигырь ничек атала? Өйгә кайткач, шигырьне кемнәргә сөйләрсез?