Бармаклар белән исәнләшү. Уң кул бармаклары чиратлап сул кул бармаклары белән исәнләшәләр. Телефон шалтыраган тавыш ишетелә. Тәрбияче телефоннан сөйләшә.

Тәрбияче:

– Балалар, Алсу исемле курчак безне кунакка чакыра. Кунакка нәрсә белән барырбыз икән?

Балалар бер-бер артлы тезелеп («самолётлар» булып) чүгәлиләр.

Динамик пауза. «Очабыз!»

Таң атты. Торабыз!

торалар, киереләләр-сузылалар

Очарга җыенабыз.

Канатларны язабыз.

куллары белән әйләнмәле хәрәкәтләр ясыйлар

Бер канат – аска, өскә, бер

кулларын терсәктән бөкләп, өскә-аска хәрәкәтләндерәләр

Ә хәзер киресенчә.

икенче кул белән дә шул ук хәрәкәтләрне ясыйлар

Канатларны сузабыз,

ике кулларын да сузып, төркем буйлап акрын гына йөгерәләр

Очабыз, очабыз!

Өстебездә болытлар,

кулларын өскә күтәрәләр

Бездән аста урманнар,

кулларын аска төшерәләр

Кырлар, бакча, елгалар...

«очу»ларын дәвам итәләр

Менә без очып арыдык,

акрынаялар

Акрын гына утырдык.

чүгәлиләр.

(Р.Ә. Кадырова)

Тәрбияче:

– Кунакка килеп тә җиттек. Алсу никтер күңелсез. Әйдәгез, сорыйк, нәрсә булды икән?

Алсу әнисе белән кибеткә барганнар: ипи, шикәр, конфет алганнар. Өйгә кайткач, Алсу өстәл әзерли башлаган: ипине тәлинкәгә, шикәр белән конфетларны чынаякка салып куйган. Әнисе караган да, башын чайкаган. Балалар, Алсу нәрсәне дөрес эшләмәде икән?

Интерактив уен. «Ашамлыклар кайда яши?»

Балалар интерактив такта янында эшли.

Тәрбияче:

– Алсуның исенә төшерик: Бу ... тәлинкә. Тәлинкәдән ... ашыйлар. Бу ... чынаяк. Чынаякка ... салалар. Өстәлнең ашъяулыгы пычранмасын өчен чынаякны ... аның тәлинкәсенә куялар. Ипи, шикәр, конфетлар өчен аерым савытлар бар: ипи савыты, шикәр савыты, конфет савыты.

Тәрбияче савыт-сабаны күрсәтә-күрсәтә аңлата, балалардан кабатлата.

Тәрбияче:

– Алсуның ике чынаягы бар. Берсе пыяла, икенчесе – кәгазь. Ничек уйлыйсыз, кайсы чокырга чәй салсаң яхшырак?

Балалар авырсынса, тәрбияче этәргеч сораулар бирә.

Тәрбияче:

– Белмәсәгез, нәрсә эшләргә кирәк? Уйларга, өлкәннәрдән сорарга, тәҗрибә үткәрергә (Савенков методикасы).

Тәрбияче:

– Чәй, сок – нәрсәләр? (Сыеклык.)

Тәрбияче:

– Чәй урынына без су алабыз.

Балалар суны пыяла һәм кәгазь чокырларга салып карыйлар. Кәгазь чокырдан суның агып чыгуын, кәгазьнең җебүен, пыяла чокырдан акмавын, суның чокыр эчендә калуын, пыяланың суны чыгармавын ачыклыйлар.

Тәрбияче балалардан терәк рәсемнәр ярдәмендә Алсуның кибеткә баруы, өстәл әзерләве турында сөйләргә тәкъдим итә. Балалар хикәясе тыңлана.

Балалар:

– Алсу әнисе белән кибеткә барган. Алар ипи, шикәр, конфетлар алганнар.

– Өйгә кайткач, Алсу өстәл әзерли башлаган.

– Ипине ипи савытына, шикәрне шикәр савытына, конфетларны конфет савытына салып куйган.

– Әнисе, өстәл әзерләгәне өчен, Алсуны мактаган. Аннары алар бергә чәй эчкәннәр.

Тәрбияче:

– Чынаяк, чокыр, чәй – нинди аваз ишетәсез? ([Ч] авазы.) Әйдәгез, Алсуны [ч] авазын дөрес итеп әйтергә өйрәтик: тел очы өстә, иреннәрне алга таба сузабыз – ч дип әйтәбез.

Тәрбияче авазны ничек дөрес итеп әйтергә кирәклеген күрсәтә. Балаларга тизәйткеч өйрәтә: Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык, чык-чык, кошчык, очып чык.

Биремле уен. «Өлешләрдән җый».

2 командага бүленеп уйныйлар. Беренче команда тәлинкәләр, икенче команда чынаяклар рәсемнәрен җыялар.

Тәрбияче:

– Без Алсуга савыт-саба турында белергә булыштык. Безгә бакчабызга кайтырга вакыт җитте.

Алсу балаларга рәхмәт әйтә, саубуллаша. Балалар «самолётлар» булып очып кайталар.

Тәрбияче:

– Без бүген кемгә ярдәм иттек? Нинди яңалык белдек? Чәй эчәр өчен нинди савыт-саба кирәк?