«Кулларым, бармакларым – минем булышчыларым».
Информация
Бурычлар
Аралашу күнекмәләрен үстерү; кул чуклары, бармаклар хәрәкәтен камилләштерү.
Игътибарлылык, түземлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Тәрбияче балалар белән үзенчәлекле исәнләшә: үзенең ике учын да һәр баланың учларына тидереп чыга. Балалар да үзара шулай исәнләшәләр.
Тәрбияче:
– Балалар, болай исәнләшкәндә, без бер-беребезгә кулларыбызның җылысын бирәбез, яхшы кәеф, сәламәтлек телибез. Әйтегез әле, кешегә куллар ни өчен кирәк? (Ашаганда кашык тотар өчен, рәсем ясар өчен, юыныр өчен, уенчыклар тотар өчен, эш эшләр өчен, әнине кочаклар өчен һ.б.)
Тәрбияче:
– Безгә кулларыбыз һәр эштә дә ярдәм итә икән. Шуңа күрә без аларны сакларга тиеш.
Балаларга сораулар бирелә.
Тәрбияче:
1) Әгәр урамда салкын, җилле көн булса, без нишлибез? (Кулга бияләй, перчатка киябез.)
2) Әгәр кулларыбыз эш эшләгәндә пычранса, без нишлибез? (Кулларны сабын белән юабыз һәм сөлге белән сөртәбез.)
3) Кулларыбыз арыса, без нишлибез? (Кулларны селкеп ял иттерәбез, массаж ясыйбыз.)
4) Ни өчен кул белән кайнар әйбергә тияргә ярамый? (Чөнки кайнар әйбер кулны пешерә.)
Бармаклар гимнастикасы.
Бу бармак кино карый, (баш бармак)
Бу бармак ботка ашый, (имән бармак)
Бу бармак безнең җырлый, (урта бармак)
Бу бармак безнең йоклый, (исемсез бармак)
Бу бармак йокламыйм ди, (чәнти бармак)
Шаяра һәм кытыклый, (уч төбен кытыклау)
Бармакларны чакыра
Бергәләшеп уйнарга. (кул изәп чакыру)
Тәрбияче:
– Менә нинди җитезләр икән сезнең бармаклар! Балалар, сезнең бармаклар, предметларны күрмичә, тотып, капшап карап кына белә аламы? Әйдәгез, сынап карыйк әле.
Уен: «Серле янчык».
Бала «серле янчык»тагы бер предметны карамыйча гына тотып карый һәм исемен атый. Аннары бала модельләштерү схемасы буенча предметны тасвирлый (предметның исемен, зурлыгын, формасын әйтә. Капчыктан чыгаргач, предметны тулысы белән тасвирлый (төсен дә кушып)).
Динамик пауза. «Без инде хәзер зурлар» («Куанычым-багалмам», 260 нчы бит)
Без инде хәзер зурлар, |
аяк очларына басып, |
Күп эшли безнең куллар. |
кулларын югары күтәрәләр, кулларын төрле якка хәрәкәтләндерәләр |
Без идән дә юабыз, |
иелеп, идән юу хәрәкәтләре ясыйлар |
Без керләр дә уабыз, |
куллар белән кер «уалар» |
Гөлләргә су сибәбез. |
гөлгә су сибү хәрәкәте күрсәтәләр |
Менә шундый уңган без, |
аяк очларына басып, |
Менә шундый булган без. |
түгәрәктә әйләнәләр |
Бармак уены. Фәрсия Зиннурова (К.В. Закирова «Куанычым-багалмам», 186 нчы бит)
Баш бармак була бүре,
Имән бармагым – төлке,
Урта бармагым – керпе,
Атсыз бармагым – аю,
Чәнти бармагым – куян,
Тиенне кая куям?
«Теремкәй» бармак әкиятен уйнау. Балалар бармакларына «Теремкәй» бармак театры курчакларын кияләр. Һәр бала бер җәнлек була. Тәрбияче теремкәй ширмасы артына баса. Һәр бала теремкәй янына килә, шакый һәм үзен теремкәйгә кертүне үтенә. Тәрбияче алардан кем булуын сорый. Бала теремкәйгә беркетелгән модельләштерү схемасы буенча үз җәнлеге турында сөйләп бирә: ул кем, нинди зурлыкта, төсе нинди, кайда яши, нәрсә ашый. Тәрбияче үзе турында сөйләгән һәр баланы теремкәйгә кертә, бала теремкәй тәрәзәсеннән үзенең бармагына кигән курчагын күрсәтә. Ахырдан бөтен җәнлекләр кулга-кул тотынышып теремкәйдән чыгалар.
Тәрбияче:
– Безнең җәнлекләр теремкәйдә бергәләп дус һәм тату булып яшәгәннәр.
Ә хәзер үзебезнең кулларыбызның рәсемен ясап карыйк. Кулны кәгазьгә куеп, карандаш белән аны йөртеп чыгыйк. Безнең кулларыбыз, кояш нурлары булып, тирә-юньгә җылы таратсыннар.
Өстәл уртасына елмайган кояш рәсеме куела, кояш тирәли балаларның кул рәсемнәре урнаштырыла.
Тәрбияче:
– Кулларыгызны кояш тирәли тезеп куйгач, ул ничек матур итеп елмаеп, безгә җылы тарата башлады. Сезнең куллар – иң матур куллар. Чөнки алар матур эшләр генә эшли: әниләренә булыша, рәсем ясый, уенчыкларын җыя, беркемгә дә сукмый, бернәрсә дә ертмый, ватмый. Бернинди начар эш эшләмиләр. Алар – иң әйбәт куллар!