«Хәерле иртә» уены.

Хәерле иртә, күзләрем,

күзләрне сыйпау

Уяндыгызмы?

куллардан «бинокль» ясау

Хәерле иртә, колакларым,

колакларны сыйпау

Уяндыгызмы?

кул учларын колакларга кую

Хәерле иртә, кулларым,

кулларны сыйпау

Уяндыгызмы?

кул чабу

Хәерле иртә, аякларым,

аякларны сыйпау

Уяндыгызмы?

аяклар белән тыпырдау

Хәерле иртә, кояш,

башны бераз янтайтып, елмаю,

Мин уяндым!

кулларны югары күтәрү.

Тәрбияче:

– Балалар, безгә бүген кунак килгән. Исемен әйтмичә, сез белерлек итеп үзен тасвирлауны үтенде. Агачтан ясалган озын борынлы малай. Башына кызыллы-аклы сызыклы башлык кигән. Ул бик кызыксынучан, күңелле малай – бар җиргә үзенең озын борынын тыга. (Буратино.)

Буратино керә.

Буратино:

– Исәнмесез, балалар! Таныдыгызмы мине? Мине танымаска мөмкин түгел!

Буратино балаларга табышмак әйтергә тели.

Тәрбияче:

– Буратино, әйдә, башта мин сиңа бер табышмак әйтим әле.

Бу – малай. Аның чәче кара, күзләре көрән. Машина ясалган футболка, кара шортик кия. Ул машиналар белән уйнарга бик ярата.

Буратино:

– Белдем! Белдем! Балалар, ә сез кем турында сөйләгәнне белдегезме? Хәзер минем табышмакны тыңлагыз.

Бу – кыз. Ул бик акыллы, үзен бик чиста йөртә, кулларын юарга ярата. Аның чәче зәңгәр, озын, күзләре зәңгәр. (Мальвина.)

Буратино:

– Мальвинада кунакта булганда ул миңа һәрвакыт кулларымны сабын белән юарга куша. Нәрсәгә шулай эшлидер инде ул!?

Балалар Буратинога кулларны юарга һәм сабын кулланырга кирәклеген аңлаталар.

Буратино:

– Кирәк бит ә, кулларны юарга кирәклеген белми идем. Мальвина белән башка тарткалашмам, кулларымны гел юармын инде.

Тәрбияче:

– Буратино, әйдә, хәзер балаларны тыңлыйк.

Балалар бер-берсен тасвирлыйлар, Буратино башка балалар белән кем турында сөйләгәннәрен танып әйтәләр.

Буратино:

– Әйдәгез, уйнап алабыз! Мин сезгә әмер бирәм, сез аны үтәргә тиеш.

Буратино каты, усал тавыш белән әмер бирә.

Буратино:

– Бер аякта сикерегез!

Тәрбияче:

– Буратино, алай ярамый. Үзеңнең әмереңә тылсымлы сүз кушып әйтергә кирәк! Балалар, кемнәндер нәрсә дә булса сораганда нинди сүз әйтергә кирәк? (Зинһар.)

Тәрбияче:

– Балалар, хәзер Буратинога сез әмер бирә аласыз.

Буратино:

– Мин нинди матур, тылсымлы сүз белдем!

Бер кеше «мин телим», «ул тели» дип әйтә, ә берничә кеше «алар телиләр», «без телибез» ди. Балалар белән «тели» («телим») сүзен берлек, күплек санда кабатлыйлар: мин уйнарга телим, ул уйнарга тели, алар уйнарга телиләр, без уйнарга телибез.

Динамик пауза. «Аю» («Куанычым-багалмам», 260 нчы бит)

Тау башында ята кар ,

куллары белән күрсәтәләр

Тау башында бик күп кар!

кулларын җәеп, әкрен генә өскә күтәреләләр

Урманда чыршы төбендә

гәүдәне алга таба ияләр

Йокыга талган аю бар.

әкрен генә алга баралар

Шыпырт, тавышланмагыз,

бармак яныйлар, «чүгәлиләр»

Аюны уятмагыз!

Аю уяндыыыы!

Балалар йөгереп качалар (урыннарына утыралар).

Тәрбияче:

– Буратино безгә тылсымлы линейка алып килгән. Аның һәр тәрәзәсендә авазлар яши. Һәр аваз ишетелсен өчен, мин сүзне әкрен генә әйткәч, авазлар тәрәзәдән күренәчәк. Сез игътибар белән карап утырыгыз. Сүзне башта мин әйтәм, аннары сез миңа булышырсыз – минем белән бергә әйтерсез.

Линейка белән эш башкарыла. Берничә сүзне тәрбияче әйтә, аннары балалар тәкъдим иткән сүзләр белән эшлиләр. Берәм-берәм һәм күмәк кабатлаулар.

Буратино:

– Бик кызык! Авазлар шулай итеп бер-бер артлы рәттән баралар икән. Миңа тизрәк дусларыма сөйләргә кирәк. Сау булыгыз, балалар!

Буратино китә.

Тәрбияче:

– Безгә кунакка кем килде? (Буратино.) Буратино нинди ул? (Агачтан ясалган, озын борынлы, күңелле, шаян, шук.)