«Кыргый хайваннар».
Информация
Бурычлар
Тәрбияче сорауларына тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрнең иң гади төрләре белән җавап бирергә өйрәтү.
«Аваз» термины белән таныштыруны дәвам итү. «Аваз» сүзен аңларга, сөйләм күнегүләрендә кулланырга өйрәтү.
Сүздә авазның урынын (сүз башында, сүз уртасында, сүз ахырында) билгеләргә өйрәтү. Авазларны сүзләрдә, фразаларда ачык һәм дөрес әйтергә күнектерү.
Артикуляция аппаратын камилләштерү.
Кыргый хайваннарга карата кызыксынучанлык тәрбияләү.
Сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү, хикәя төзү осталыгын, диалогик сөйләмне үстерү, сүзлек запасын баету
Шөгыль барышы
Балаларда уңай эмоциональ халәт, күтәренке кәеф булдыру. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар. Янәшә басып торган иптәшләрен чиратлап сәламлиләр: «Исәнме, Алсу! Сине күрүемә мин бик шат!»
Тәрбияче:
– Балалар, мин дә сезне күрүемә бик шат! Барыгызга да хәерле көн телим!
1. «Телне таганда атындыру» артикуляция гимнастикасы. Тәрбияче балаларга телне таганда атындырырга тәкъдим итә: телнең киң өлешен аскы тешләр өстенә куеп, шундый торышта тотып калырга тырышырга, аннан соң телнең киң өлешен өске тешләр өстенә куеп, шундый торышта тотып калырга кирәк. Тәрбияченең «өскә», «аска» сүзләре буенча балалар телнең торышын үзгәртәләр. Күнегү 3–4 тапкыр кабатлана.
2. «Йортта кемнәр яши?» уен күнегүе. Тәрбияче йорт макеты алып керә һәм йортта бик тату гаилә яшәгәнлеген аңлата. «Йортта кемнәр яши?» – дип сорый. Тәрбияче авазлар чыгара («Кыт-кытак! Ккыт-ккытак!», «Ка-ка-ка!», «Бак-бак-бак!»), йорт макеты янына тавык, үрдәк, каз, күркә уенчыкларын куя һәм сүзләрдә «къ» авазын интонация белән аерып, уенчыкларны атап чыга. Балаларга сорау бирелә: «Сүзләрдә кайсы аваз каты (калын) әйтелде? Кайсы аваз нечкә әйтелде?» Балалар: «Каз, тавык сүзләрендә – [къ] авазы; үрдәк, күркә сүзләрендә – [к] авазы», – дип җавап бирәләр.
3. «Электропоезд» уены. Тәрбияче балаларга электропоездга утырып, уенчыклар кибетенә барырга тәкъдим итә. Беренче станциягә барып җиткәч, тәрбияче: «Курчак театры» тукталышы», – дип игълан итә. Тәрбияче балаларга [к], [къ] авазларын интонация белән аерып, тукталыш исемнәрен кабатларга тәкъдим итә. Бөтен тукталыш исемнәрен («К-кремль», «К-кәҗә бистәсе», «Яшьлек-к-к», «Тук-к-кай мәйданы») әйтеп бетергәнче, уен шулай дәвам итә.
Тәрбияче җыелма кесәгә урман ясалган рәсем куя.
Тәрбияче:
– Балалар, бу нәрсә? (Урман.)
Тәрбияче:
– Урманда кемнәр яшәгәнен сез мин әйткән табышмакларның җавабыннан белерсез.
Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да,
Ак тунын кия кышка.
(Куян.)
Куян сүзендә [къ] авазын аерым басым ясап әйтү.
Тәрбияче:
– Ни өчен куян дип уйлыйсыз? Куян нинди? Аның турында нәрсә әйтеп була? (Куян йомшак. Ул кечкенә. Аның колаклары озын. Куянның алгы тәпиләре кыска, арткы тәпиләре озын. Шуңа күрә ул тиз чаба, яхшы сикерә. Куян җәй көне соры, ә кышын ак төстә була. Куян бик куркак.)
Тәрбияче:
– Куян нәрсә ярата? (Кишер, кәбестә ярата.)
Тәрбияче:
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Бозаулар эзли.
(Бүре.)
Бүре сүзендә [б] авазына аерым басым ясап әйтү.
Тәрбияче:
– Ни өчен бүре дип уйлыйсыз? Бүре нинди? Аның турында нәрсә әйтеп була? (Бүре соры төстә. Бүре усал. Аның тешләре үткен. Бүре өндә яши. Ул кыргый хайван.)
Тәрбияче:
Суалчан, кортлар ярата,
Кигән туны энәле.
Энәләре саклый аны
Я, ул нәрсә, әйт әле?
(Керпе.)
Керпе сүзендә [к] авазына аерым басым ясап әйтү.
Тәрбияче:
– Керпе нинди? Керпе турында нәрсә сөйли аласыз? (Керпе кечкенә, аның энәләре күп. Ул суалчан, кортлар ярата, тычкан тота.)
Тәрбияче:
Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста.
(Аю.)
Аю сүзендә [а] авазына аерым басым ясап әйтү.
Тәрбияче:
– Аю нинди? Аның турында сөйләгез әле. (Аю көчле, гайрәтле, юан. Аю бал ярата. Ул кыш көне өнендә йоклый.)
Тәрбияче:
– Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке.)
Төлке сүзендә нечкә [т] авазына аерым басым ясап әйтү.
Тәрбияче:
– Төлке нинди? (Төлке – хәйләкәр, өлгер. Ул җирән төстә. Аның озын матур койрыгы бар.)
Тәрбияче:
Кош түгел – оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекләр, гөмбәләр
Әзерли ул кышка.
Сызгырса, урманны яңгырата.
(Тиен.)
Тиен сүзендә [т] авазына аерым басым ясап әйтү.
Тәрбияче:
– Тиен турында нәрсә әйтеп була? (Тиен – өлгер, тырыш. Ул чикләвек, гөмбә ярата. Тиеннең өе агач куышында. Тиен – кыргый хайван.)
Динамик пауза. «Аю-куян» уены. (М.Ф. Кашапова. «Табигатьне саклыйк, балалар!» 60 нчы бит).
Аю бара урманнан, |
бер-бер артлы баралар |
Утын җыя учакка. |
алга таба иеләләр. |
Усак артында куян |
чүгәлиләр |
Курка икән аюдан. |
башларын яшерәләр |
Куян, куян, курыкма, |
сикерәләр |
Аю тими ул сиңа! |
кул чабалар |
Тәрбияче:
– Кыргый хайваннар турында матур итеп сөйләдегез. Ничек уйлыйсыз, хайваннарны рәнҗетергә ярыймы?
Тәрбияче:
– Кыргый хайваннар табигатькә күп файда китерәләр. Аларга тимәсәң, алар да кешегә тимиләр. Хайваннарга зыян китерергә, рәнҗетергә ярамый.
Тәрбияче:
– Ә хәзер мин әйткән җөмләләрне игътибар белән тыңлагыз да, дәвам итегез:
Куянның колаклары озын, аюныкы ... (кыска). Төлкенең койрыгы озын, куянныкы ... (кыска). Тиеннең койрыгы озын, аюныкы ... (кыска). Тиеннең аяклары кыска, бүренеке ... (озын). Аюның койрыгы кыска, төлкенеке ... (озын). Керпенең колаклары кыска, куянныкы ... (озын).
Дидактик уен. «Кайда яшисең?».
Балалар түгәрәк ясап басалар. Күңелле музыка куела.
Тәрбияче:
Аландагы куяннар
Сикергәләп йөриләр.
Балалар куяннар кебек сикерәләр, тәрбияче музыканы туктата һәм бер балага мөрәҗәгать итә.
Тәрбияче:
– Куян, кайда яшисең?
Балалар тулы җөмлә белән җавап бирәләр.
Бала («куян»):
– Мин куак астында яшим.
Шул рәвештә калган хайваннар (тиен, төлке, керпе, бүре, аю) белән уен дәвам итә.
Тиен:
– Мин агач куышында яшим.
Керпе:
– Мин ояда яшим.
Төлке (бүре, аю):
– Мин өндә яшим.