Эмоциональ халәт тудыру.

Тәрбияче:

– Кәефләрегез ничек?

Балалар:

– Кояшлы иртә кебек!

Тәрбияче:

Әйдәгез әле, бер-беребезгә хәерле иртә телик.

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сезгә,

Хәерле иртә безгә!

Тәрбияче:

– Балалар, бирегез әле миңа кулыгызны, кулыгыздагы җылыгызны. Без кулларны тоташтыргач, рәхәт һәм җылы булып китте.

Елмая, көлә кояш,

Сез дә елмаегыз әле бераз.

Тәрбияче:

– Менә хәзер бигрәк тә күңелле булып китте. Сезнең елмаю башкаларга да күчсен!

Тәрбияче Әнәс Кариның «Кыш» шигырен укый («Куанычым-багалмам», 55 нче бит).

Кыш

Без – нәниләрне

Кыш та сагынган,

Төнлә килеп, ул

Карлар яудырган.

Кар яуган! Яуган

Мамык кебек кар,

Ап-ак булганнар

Урамнар, кырлар.

Җыелып бергә

Тауга чыгабыз,

Шаулашып анда

Чана шуабыз.

Балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Шигырьдә кайсы ел фасылы турында сүз бара?

– Ни өчен кыш турында дип уйлыйсыз?

– Сез кышны яратасызмы? Ни өчен?

– Кыш көне урамда җылымы, әллә салкынмы?

– Кешеләр кыш көне ничек киенәләр?

Тәрбияче:

– Безнең курчагыбыз да урамга чыгарга җыена. Туңмас өчен курчакка нәрсәләр кияргә кирәк?

Тәрбияче балалар әйткән киемнәрне күрсәтә, кием исемен, аның төсен, аерыла торган билгеләрен сорый.

Тәрбияче:

– Бу нинди куртка?

– Куртка нинди төстә?

– Куртканың нәрсәләре бар?

– Шарф ни өчен кирәк?

– Нәрсә турында «йомшак», «мехлы», «җылы» дип әйтәбез?

Тәрбияче:

– Кофта, ыштан, башлык, куртка (тун), шарф, бияләй – болар киемнәр, кышкы киемнәр.

Тәрбияче «кышкы киемнәр» дип әйткәндә [къ] авазына басым ясап әйтә. Балалар белән кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Сезнең нинди кышкы киемнәрегез бар? Урамга чыкканда ничек дөрес итеп киенергә кирәк?

Дидактик уен. «Киенү тәртибенең схемасын төзе».

Балалар киемнәр ясалган рәсемнәр ярдәмендә урамга чыкканда өс киемнәрен киенү эзлеклелеген (оекбаш, ыштан, кофта, башлык, куртка (тун), шарф, итек, бияләй) магнит тактада төзеп күрсәтәләр.

Динамик пауза.

Тәрбияче балалар белән киенү имитацияләре ясыйлар: кофта, ыштан, башлык, куртка (тун) «кияләр», «төймәлиләр».

Тәрбияче:

– Бер-берегезгә шарф бәйләргә булышыгыз.

Балалар бер-берсенә шарф бәйләү хәрәкәтләре эшлиләр.

Тәрбияче:

– Бияләйләрне киябез. Дөрес киендегезме? Нәрсәләр, нинди киемнәр кидегез?

Тәрбияче:

– Урамга чыктык. Кар нинди җепшек! Кар атышып уйныйбыз!

Балалар кар йомарламнары әвәләгән, аларны аткан хәрәкәтләр ясыйлар.

Тәрбияче:

– Кар ява! Кар бөртекләренә өрәбез.

Балалар уч төпләрен куеп, анда төшкән кар бөртекләренә өрәләр.

Тәрбияче:

– Ә хәзер төркемебезгә керәбез.

Балалар киемнәрне салу хәрәкәтләре ясыйлар («чишенәләр»).

Дидактик уен. «Кайда минем парым?»

Предметларны чагыштырып, аларның охшаш якларын табарга һәм бертөрлеләрен сайларга өйрәтү; күзәтүчәнлек, игътибарлылык тәрбияләү. Балалар рәсемнәр арасыннан киемнәрнең парларын табалар һәм магнит тактага урнаштыралар.

Тәрбияче:

– Балалар, киемнәр нәрсәгә кирәк? (Киемнәр кияр өчен кирәк, туңмас өчен кияргә кирәк.) Киемнәрне каян алабыз? (Кибеттән сатып алабыз.) Сатып алган киемне тагын нишләтеп була? (Киеп була, салып була, сатып алып була; бүләк итеп була; югалтып була; элеп куеп була; юып була; төреп куеп була; яшереп була; ямап була; тегеп була...) Әйдәгез, уен уйнап алабыз. Мин туп аткач, сез кием белән нәрсә эшләп була икәнен әйтәсез.

Туплы уен: «Кием белән нәрсә эшләп була?».

Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче чиратлап балаларга туп ата, балалар җавап бирәләр.

Тәрбияче:

– Киемнәр ни өчен кирәк, аларны нәрсә эшләтеп була?

Дидактик уен. «Нишлибез?»

Магнит тактага кием рәсемнәре куела: 1) пәлтә (тун, куртка); 2) оекбаш, штан, кофта; 3) шарф. Тәрбияче рәсемнәргә күрсәтеп: «Нишлибез?» – дип сорый. Балалар җавап бирә: «Пәлтә (тун, куртка)не киябез, төймәлибез». «Оекбаш, ыштан, кофтаны киябез». «Шарфны бәйлибез».

Әкият уку. Хәйдәр. «Керпе туны» («Куанычым – багалмам», 48 нче бит)

Балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Җәй көне җәнлекләр нинди киемнән йөргәннәр?

– Кыш килгәч, урман хуҗасы Аюхан нишләгән?

– Керпе кем булып эшләгән? Ни өчен тегүче булып эшләгән?

– Керпе җәнлекләргә нинди кием теккән?

– Үзе ничек тунлы булган?

– Керпенең туны салкын җилләрдән саклаганмы?

– Салкынга түзә алмагач, керпе үзенә нәрсә ясаган?

– Керпе кышны ничек үткәрә?

Тәрбияче:

– Бүген шөгыльдә нинди яңалык белдегез?