«Бикбатыр белән Биккуркак» әкияте.
Информация
Бурычлар
Яңа сүзләр белән танышу.
Өйрәнгән сүзләр (гадиләштереп), грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллануга ирешү, бәйләнешле сөйләм булдыру өстендә эшне дәвам итү.
Исем, сыйфат һәм фигыльләр кулланып, җөмләләрне төзү күнекмәләрен үстерү.
Татар әкиятләренә кызыксыну тәрбияләү.
Әкият аша балаларда әхлаклылык, ярдәмчеллек, дуслык хисләре тәрбияләүне дәвам итү.
Шөгыль барышы
Балалар, сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр эшлиләр.
Күзләрем күрсен!
Колаклар ишетсен!
Кулларым йөрсен!
Аяклар йөгерсен!
Күзләр карый,
Колаклар ишетә,
Куллар чәбәкли,
Аяклар тыпырдый.
Тәрбияче:
– Балалар, матур һәм дөрес сөйләр өчен авыз, ирен, телне уятабыз.
Балалар «Телнең яңа дусты» дигән артикуляция гимнастикасы ясыйлар.
Тел иртә белән йөгереп кайткач, хәл алырга баскыч төбенә утыра (тел киңәйтелеп чыга һәм аскы ирен өстенә куела). Телгә кояш үзенең җылы нурларын сибә, әкрен генә җил исә (телне бөкләп өрү). Тел рәхәтлектән йокымсырап ята. Шул вакытта «Ми-яу» дигән тавыш ишетелә. Тел аска төшеп карый (телне аскарак төшерергә), анда бер песи баласын күрә (балалар куллары белән песи сыпырган хәрәкәт ясыйлар). Песи, нигәдер, ачулы була. Ул сыртын кабарта (телнең очы аскы алгы тешләргә терәлә, киң тел бөгелгән хәлдә «Песи үпкәләгән» күнегүе ясала). Песинең тамагы бик нык ачкан була, ул ашарга сорый. Тел үзенең яраткан чынаягына салып, өйдән сөт алып чыга («Чынаяк» күнегүе ясала). Песи сөтне ялый (тел белән хәрәкәтләр ясала). Сөтне ялап бетергәч, Песи авызын ялый («Тәмле кайнатма» күнегүе ясала). Аннары ул юына (балалар юыну хәрәкәтләре ясыйлар). Сөт эчергәч, Тел Песине тагын сыйлый. Бу юлы Песи үпкәләми (бөгелгән тел белән ирекле хәрәкәтләр ясала).
Аудиоязмада тылсымлы көй яңгырый.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз, мондагы тылсымлы сандыкта нәрсә бар икән?
Тәрбияче тылсымлы сандык эченнән А. Алишның «Бикбатыр белән Биккуркак» әкият китабын ала.
Тәрбияче:
– Без бүген Абдулла Алишның (портреты күрсәтелә) «Бикбатыр белән Биккуркак» дигән әкиятен укырбыз.
Әкият иллюстрацияләр күрсәтеп укыла. Тәрбияче әкият текстында очраган "шәүлә, фетнә, һушсыз калу, гаҗәпләнү, килбәтсез, кыштырдый" сүзләренең мәгънәсен аңлатып бара. Балаларга сораулар бирелә.
Тәрбияче:
– Балалар, без нәрсә тыңладык? (Без әкият тыңладык.) Аны кем язган? (Абдулла Алиш.) Әкиятнең исемен кем әйтә ала? (Әкиятнең исеме «Бикбатыр белән Биккуркак» дип атала.) Бу әкияттәге баланың нинди хайваннары булган? (Аның песие белән куяны булган.) Ул аларны яратканмы? (Әйе, ул хайваннарын бик яраткан.) Аларның исемнәре ничек булган? Куянның исеме Биккуркак, ә песинеке Бикбатыр була.) Ни өчен куян Биккуркак исемле була? (Чөнки куян куркак була.) Ә песинеке ни өчен Бикбатыр була? (Песи батыр, кыю булган.) Беркөнне нәрсә булган? (Биккуркак бер көнне стенада үзенең шәүләсен күреп куркып кала.)
Биккуркакка кем ярдәм иткән? (Бикбатыр килеп, куянның үзенең шәүләсеннән курыкканын әйтә.) Икенче бер вакытны куян тагын нәрсәдән куркып, һушсыз кала язган? (Куян идән астында кыштырдаучы тычканнан курыккан.) Куянга песи ничек ярдәм итә? (Песи ул тычканны тотып, куянга китереп күрсәтә.) Биккуркак тагын нәрсәдән курка? (Өйгә килеп кергән эттән курка.) Бикбатыр этне ничек куркыткан? (Бикбатыр идән уртасына чыгып баса да, зур күренергә тырышып, сыртын кабарта.) Эт песигә тигәнме? (Юк, ул песигә тимәгән, ишектән әкрен генә чыгып сызган.)
Динамик пауза. «Куянкай».
Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр эшлиләр.
Ап-ак куян утыра, |
утырган килеш кулларын |
Колакларын селкетә. |
баш өстендә селкетәләр |
Менә шулай, менә шулай |
|
Колакларын селкетә. |
|
Куян тик торса туңа, |
торалар, сикерешәләр |
Сикергәли ул шуңа. |
|
Һоп-һоп-һоп-һоп! |
|
Сикергәли ул шуңа. |
|
Кем куянны куркытты? |
чүгәлиләр, |
Куян сикереп качты. |
чүгәләгән килеш сикереп баралар |
Ой, качты-качты-качты, |
|
Куян сикереп качты! |
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер әкиятне тагын бер кат игътибар белән тыңлыйбыз. Аннары әкиятнең эчтәлеген сөйләрсез.
2 бала схема буенча әкият эчтәлеген сөйли.