Балалар кулга кул тотынып түгәрәккә басалар. Чиратлап бер-берсенең кулын кысалар һәм: «Исәнме, ... (исемен әйтә!) Мин сине күрүемә бик шат!» – диләр.

Тәрбияче кыш турында табышмак әйтә (Н. Мадьяров. «Шуабыз». «Куанычым-багалмам», 56 нчы бит).

Чанада да шуабыз,

Чаңгыда да шуабыз,

Тимераякта очабыз,

Чыңлап тора шома боз.

Бу нинди вакыт? 

(Кыш.)

Тәрбияче:

– Кыш икәнен кайдан белдегез? Сез кышны яратасызмы? Кыш көне нәрсәләр эшләп була? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Тәрбияче мольбертка «Кышкы күңел ачулар» картинасын куя.

Тәрбияче:

– Әйе, менә бу картинада да балалар кыш көнен күңелле итеп үткәрәләр.

Балалар белән картина карау, әңгәмә кору.

Тәрбияче:

– Картинада елның кайсы вакыты сурәтләнгән?

– Картинада кемнәрне күрәсез?

– Малай нишли?

– Кыз нишли?

– Кыз белән малайның йөзләренә карагыз әле. Ничек уйлыйсыз, аларга күңеллеме? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Тәрбияче:

– Балалар елмаялар, аларга бик күңелле. Алар ни өчен шат икән?

Балалар:

– Балалар саф һавада йөриләр.

– Чанада, чаңгыда шуу бик күңелле.

– Бергә уйнау да бик күңелле.

Тәрбияче:

– Балалар ничек киенгән?

– Кыз нәрсәләр кигән?

– Кыз ни өчен җылы итеп киенгән?

– Малай нәрсәләр кигән? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Динамик пауза. Бари Рәхмәт. «Кар ява» («Азрак ял итеп алыйк», 47 нче бит).

Ябалак кар ява.

Кулларын як-якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар

Чыгабыз уйнарга урамга, һавага.

бүлмә буйлап йөриләр

Чуарлап өсләрне, ябалак кар, яу-яу!

кул чабалар

Без ясыйбыз кардан тау.

кул белән күрсәтәләр

Ак мамыктай тузгып яу,

очу хәрәкәтләре ясыйлар.

Бик дәү булсын безнең тау!

Тәрбияче:

– Балалар, күрегез, кар ява!

Тәрбияче балаларга кар бөртекләре өләшә. Сулыш гимнастикасы үткәрелә.

Тәрбияче:

– Җиңел генә итеп җил исте.

Балалар кар бөртекләренә өрәләр, уч төпләреннән (башта уң, аннары сул кулларыннан) өреп төшерәләр.

Тәрбияче:

– Көчле җил чыкты.

Балалар:

– У-у-у!

– Җил тагын да көчлерәк исә.

Балалар (көчлерәк тавыш белән):

– У-у-у!

Тәрбияче:

– Җил әкренәйде.

Балалар (әкрен тавыш белән):

– У-у-у!

Тәрбияче:

– Җил тынды.

Балалар урындыкларга утыралар.

Тәрбияче:

Бүген без сезнең белән картина турында сөйләрбез. Хикәяне нинди сүзләр белән, ничек башларбыз икән? (Бервакыт... . Кояшлы, матур көн... .Күп итеп кар яуган... .) Ничек дәвам итәбез?

Балалар:

– Балалар урамга, саф һавага чыкканнар.

Тәрбияче:

– Кечкенә балалар нишли, сөйләгез әле.

Балалар:

– Кечкенә балалар кар бабай әвәли.

Тәрбияче:

– Кар бабайны ничек итеп әвәлиләр?

Балалар:

– Кардан шарлар әвәләгәннәр: берсе – зур, икенчесе – кечерәк, өченчесе – иң кечкенә.

– Иң кечкенәсеннән башын ясаганнар, күзләрен күмердән, борынын кишердән ясаганнар.

– Куллары урынына таяклар куйганнар.

– Башына чиләк кидерткәннәр.

– Кызык кар бабай килеп чыккан!

Тәрбияче:

– Кар атышып уйный торган балалар турында нәрсә сөйләп була?

Балалар:

– Елга буенда балалар кар атышып уйныйлар.

– Аларга күңелле.

Тәрбияче:

– Бу кызга нинди исем кушыйк? Ул ничек киенгән, тимераякта ничек итеп шуа? (Айгөл җылы спорт костюмы, башлык кигән, тимераяклары белән бозда шуа).

Тәрбияче:

– Чаңгы шуа торган малайга да исем уйлагыз әле. Чаңгы шуарга ул ничек әзерләнгән? (Сәлим чаңгы шуарга ярата. Аягына ботинка, чаңгы кигән, кулына чаңгы таяклары тоткан.)

Тәрбияче:

– Таудан чана шуучы балалар турында нәрсә сөйләп була? (Балалар таудан чана шуалар. Аларга да күңелле. Балалар көлешәләр.)

Тәрбияче:

– Хикәяне ничек тәмамларбыз икән? (Кыш көне урамда уйнавы рәхәт, күңелле!)

Тәрбияче:

– Шагыйрь Нәҗип Мадьяров балаларның кыш көне күңелле итеп чанада, чаңгыда, тимераякта шуулары турында матур шигырь язган.

Тәрбияче Нәҗип Мадьяровның «Шуабыз» шигырен тулысы белән укый («Куанычым-багалмам», 56 нчы бит). Тәрбияче балаларга «Кышкы күңел ачулар» картинасы буенча мөстәкыйль рәвештә сөйләргә тәкъдим итә. 1-2 бала хикәя төзеп сөйли.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, кар йомарламнары белән уен уйнап алабыз!

Хәрәкәтле уен. «Кем төзрәк ыргытыр?»

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртага кыршау салына. Аның диаметры 1,5–2 м. Балалар бу түгәрәктән 1–2 адым ераклыкта басып торалар. Аларның кулларында – «кар йомарламнары». Тәрбияченең «Ыргыт!» дигән сүзеннән соң барлык балалар да «кар йомарламнарын» түгәрәккә ыргыталар. «Кар йомарламы»н түгәрәк уртасына төшергән бала төз атучы була. Уенны кабатлаганда, балалар «кар йомарламнары»н икенче куллары белән ыргыталар.