Тәрбияче:

Хәерле иртә! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып, бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итик, елмайыйк.

Кулны кулга тотындык,

Зур түгәрәк ясадык.

кулларны тотынышып, түгәрәк ясыйлар

Кечерәйттек, зурайттык,

алга баралар, артка китәләр

Кулларны ычкындырдык –

бик зур түгәрәк ясап, егылалар (яки утыралар)

Артка таба егылдык!

Торып бастык –

торып басалар, урыннарына утыралар

Шөгылебезне башладык.

Өстәлдә ике агач макеты тора. Подноста – балалар саны буенча зәңгәр һәм кызгылт-сары яфраклар.

Тәрбияче:

– Балалар, күрегез, ике агач тора: берсе – шатлык, сөенеч агачы, икенчесе – моңсу агач. Зәңгәр яфрак – моңсу агачныкы, кызгылт-сары яфрак – шатлык, сөенеч агачыныкы. Һәрберегез үзегезнең кәефегезгә туры килә торган яфракны алып, үз агачыгызга элегез. Кәефләрегез ничек?

Тәрбияче:

– Шатлык, сөенеч агачында ничә яфрак? Моңсу агачта ничә? Кайсы агачта яфраклар күбрәк булып чыкты?  (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Балалар, күрегез, безгә кар бөртеге очып килгән!

Тәрбияче кар бөртеген кулына ала, анда язган язуны укый.

«Кадерле балалар! Без, кошлар, сезне кунакка, танышырга һәм бергә уйнарга чакырабыз. Сезне көтеп калабыз».

Урманга, дусларыбыз белән күрешергә барабызмы? Әйдәгез, җылы итеп киеник, чөнки тышта салкын. Кыш көне кешеләр нинди кием кияләр?

«Саф һавага чыгабыз» уен-күнегүе.

Киендек барыбыз да.

киенү хәрәкәтләре ясыйлар

Кышкы юл алдыбызда.

кулларын алга сузалар

Бер-бер артлы басабыз,

бер-бер артлы басып, атлап баралар

Без урманга барабыз.

Ашыкмыйча атлыйбыз

төрле хәрәкәтләр ясыйлар (куллар артта, алда, югарыда; аякларны югары күтәреп, шуыштырып һ.б.)

Һәм артка да калмыйбыз.

Балалар атлап баралар. Аудиоязмада кар шыгырдаган тавыш, экранда кышкы юл рәсеме күрсәтелә. Слайдта – кышкы урман рәсеме.

Тәрбияче:

– Балалар, без кая килеп чыктык? (Урманга.) Әйе, без сезнең белән кышкы урманда. Нинди матур кышкы урман! Бөтен җир йомшак ак кар белән капланган. Урманда тып-тыныч. Әйдәгез, урман тынлыгын тыңлап карыйк әле. Тирән итеп урманның саф һавасын сулагыз. Урман һавасы бик файдалы.

Чү, мин куакта ниндидер кошларны күрәм, тавышларын да ишетәм.

Слайдта – карабүрекләр рәсеме. Аудиоязмада кошларның тавышлары куела.

Тәрбияче:

– Балалар, сез бу кошларны таныйсызмы?

Тәрбияче «карабүрек» сүзендә [к] авазына басым ясап, балалар белән кабатлый.

Тәрбияче:

Карабүрекләрне икенче төрле балан чыпчыклары дип тә йөртәләр. Балан чыпчыклары балан һәм миләш җимешләре белән туклана.

– Сез монда ничә балан чыпчыгы күрәсез?

– Алар нинди төстә?

Балан чыпчыклары безгә уен әзерләгәннәр. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез ул сүзләрдә җил җырын (ш-ш-ш) һәм су җырын (с-с-с) ишетсәгез, кул чабарсыз.

Балалар сүзләрдән  (башлык, курчак, машина, шар, урындык, шакмак) [ш] авазы булганнарын һәм икенче төркемнән (өстәл, кәбестә, туп, сикергеч, алма, сабын) [c] авазы кергән сүзләрне ишетеп, кул чабалар.

Слайдта – песнәкләр рәсеме. Аудиоязмада песнәкләр тавышы ишетелә.

Тәрбияче:

– Карагыз әле, чыршы агачында ниндидер кошлар утыра, сез аларны таныйсызмы?

Тәрбияче «песнәк» сүзендә нечкә [к] авазына басым ясап, балалар белән кабатлый.

Тәрбияче:

– Ничә песнәк күрәсез?

– Алар нинди төстә?

– Кыш көне песнәкләр нәрсә ашый, беләсезме? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Тәрбияче:

– Песнәкләр дә сезгә уен әзерләгәннәр.

Дидактик уен. «Бер сүз белән әйт».

Тәрбияче сүзләр әйтә, балалар аларны гомумиләштереп, бер сүз белән атыйлар.

Каен, чыршы, алмагач, имән.

Балалар:

– Агачлар.

Тәрбияче:

– Карга, чыпчык, песнәк, күгәрчен, саескан.

Балалар:

– Кошлар.

Тәрбияче:

– Төлке, куян, аю, бүре, тиен.

Балалар:

– Кыргый хайваннар.

Слайдта – агачта корт чүпләгән тукраннар рәсеме. Аудиоязмада тукран тукылдаган тавыш ишетелә.

Тәрбияче:

– Урман тыныч йокыда,

Күрәдер тәмле төшен.

Тик тырыш тукран гына

Онытмый үзенең эшен.

Тәрбияче «тукран» сүзендә калын [къ] авазына басым ясап, балалар белән кабатлый.

Тәрбияче:

– Тукран агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итеп, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны «урман докторы» дип йөртәләр. Ул томшыгы белән агачны тук-тук итеп чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм ашый. Шулай итеп, үзе дә туклана, урманга да файда китерә. Тукран ничек тукылдый?

Балалар:

– Тук-тук, тук-тук.

Динамик пауза. «Кышкы урманда».

Экранда слайдлар күрсәтелә, балалар сүзләрен атап хәрәкәтләнәләр.

Кышкы урманга килдек,

Урында атлыйлар

Матур урыннар күрдек.

кулларны як-якка җәяләр

Ак зифа каен уңда,

уң кулларын уң якка сузалар

Ямь-яшел чыршы сулда.

сул кулларын сул якка сузалар

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча.

кулларны өскә күтәреп, «фонарик» ясап әйләнәләр

Әнә куян сикерә –

ике аякта сикерәләр

Ул бүредән элдерә.

бер урында йөгерәләр

Без дә аннан качабыз,

чүгәләп, куллар белән башны каплыйлар

Тапмас безне ул явыз!

Тәрбияче:

– Кыш көне безнең якларда калучы кошларны кышлаучы кошлар дип йөртәләр.

Бармак уены. «Карга килер – казан асар...».

Карга килер – казан асар,

Торна килер – тоз салыр,

Саескан килер – салма салыр,

Песнәк килер – пешерер,

Чыпчык килер – төшерер,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Кечкенә түти туймый калыр,

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер... .

Безгә урманнан бакчабызга кайтырга вакыт җитте. Әйдәгез, урман һәм кошлар белән саубуллашып, кайтырга кузгалыйк.

Бер-бер артлы басабыз,

Без урманнан кайтабыз.

Ашыкмыйча атлыйбыз

Һәм артка да калмыйбыз.