Балаларда уңай эмоциональ халәт, күтәренке кәеф булдыру.

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

Г. Тукайның «Бу кайчак, туган?» шигырь-табышмагы укыла («Куанычым-багалмам», 55 нче бит).

Тәрбияче:

– Хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш.)(Кар ява, салкын, ...) Балалар, нинди бәйрәм якынлаша? (Яңа ел, чыршы бәйрәме.) Әйе, кышның беренче бәйрәме – Яңа ел җитә.

Тәрбияче балаларның игътибарын мольберттагы Яңа ел бәйрәме күренеше сурәтләнгән картинага юнәлтә.

Тәрбияче:

– Картинада нәрсәләр күрәсез? Яңа ел бәйрәмендә балалар нишлиләр?

Балалар:

– Җырлар җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр.

– Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйныйлар.

Тәрбияче:

– Балаларның бәйрәменә кем килгән? (Кыш бабай.) Кыш бабайның җилкәсендә нәрсә бар (Капчык.) Кыш бабайның капчыгында нәрсәләр бар икән соң? (Күчтәнәчләр, бүләкләр.) Ә ул бүләкләрен кемгә бирә? (Балаларга). Әйе, ул бүләкләрен җыр җырлаган, шигырь сөйләгән балаларга бирә. Балалар, без дә бүген сезнең белән Кыш бабайга сөйләргә шигырь өйрәнербез.

Тәрбияче Мәрзия Фәйзуллинаның «Кыш бабай» шигырен укый («Куанычым-багалмам», 56 нчы бит).

Җилкәсенә капчык асып,

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп,

Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап,

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә, аягында –

Безнең апа башмагы.

Тәрбияче:

Игътибар белән тыңлагыз, шигырьне укыганда, сез миңа булышырсыз. Мин шигырь юлларын әйтә башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.

Җилкәсенә ... (капчык асып),

Кыш бабай ... (килеп керде).

Төрле кызык ... (сүзләр әйтеп),

(Бүләк) өләшеп йөрде.

Аннан ... (Кыш бабай) тыпырдап,

Бик шәп ... (бии башлады).

Биемәскә, аягында –

(Безнең апа башмагы).

Булдырдыгыз, балалар! Шигырьне кайсыгыз сөйләп күрсәтә?

Шигырьне 3–4 бала яттан сөйли.

Тәрбияче:

– Бу шигырьне сөйләсәгез, Кыш бабай бик сөенер, сезгә рәхмәт әйтер, бүләк бирер.

Динамик пауза. «Йомшак кар» («Азрак ял итеп алыйк», 50 нче бит)

Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра.

кар очу хәрәкәтләре ясыйлар

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра.

куллары белән үз-үзләрен кочаклыйлар

Йомшак карны алабыз,

иеләләр, тураялар

Аннан туплар ясыйбыз.

кул учларын бер берсенә сугалар

Кар атышып уйныйбыз,

иеләләр, ыргыту хәрәкәте ясыйлар

Бик күңелле яшибез.

сикерешәләр, кул чабалар.

Сүзле уен. «Мин башлыйм, син дәвам ит»

Балалар келәмдә түгәрәк ясап утыралар. «Кыш бабай» шигырен чылбыр буенча сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Минем кулымда кар бөртеге. Мин шигырьне сөйли башлыйм, кар бөртеген чылбыр буенча җибәрәм, сез, шигырьне дәвам итеп, кар бөртеген алга таба җибәрерсез.