Тәрбияче:

– Хәерле иртә, балалар!

Балалар:

– Хәерле иртә!

Тәрбияче:

– Тәрәзәгә карагыз әле, бүген көн нинди матур, кояшлы! Кояшлы көнне безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке. Әйдәгез әле, бер-беребезгә үзебезнең елмаюны бүләк итик!

Тәрбияче:

– Балалар, безгә кунак килгән. Ул – кечкенә аю баласы. Аның кыш турында беләсе килә. Аю баласына ярдәм итәбезме? Аю баласы табышмаклар ярата, сезгә дә бер табышмак әйтергә тели.

Тәрбияче Б. Рәхмәтнең «Кыш килде» шигырь-табышмагын укый (К.В. Закирова «Куанычым-багалмам», 144 нче бит)

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак икән? 

(Кыш.)

Тәрбияче:

– Ни өчен кыш дип уйлыйсыз? (Кар ява, көннәр суык.) Сез бүген бакчага килгәндә туңмадыгызмы? (Туңдык, чөнки суык җил.) Әйе, урамда бүген җил. Җил нинди? (Бүген җил суык, көчле.) Җил ничек улый? (У-у-у!)

[У] авазын берәмләп һәм күмәкләп кабатлыйлар.

Тәрбияче:

Әйдәгез, бераз телләребезне шомартып алыйк.

Тел шомарткыч күнегү: [ш], [с]. а) Ыш-ыш-ыш – безгә килде салкын кыш. б) Су-су-су – суыктан битләр алсу.

Тәрбияче:

– Аю баласы безгә кар йомарламы белән уен уйнарга тәкъдим итә. Мин сезгә кар йомарламы атып, җөмләнең башын әйтәм, сез төшеп калган сүзне әйтерсез.

Дидактик уен. «Сүзне әйт».

Тәрбияче:

– Тышта (нинди ел фасылы?) ... (кыш.)

– Ап-ак (нәрсә?) ... (кар) ява.

– Салкын (нәрсә?) ... (җил) исә.

– Балалар (нәрсә?) ... (кар бабай) ясыйлар.

– Кыш (нинди?) ... (салкын, ...).

– Саф һавага чыккач, без (нишлибез?) ... (чана шуабыз, уйныйбыз).

– Күп кар яугач, нәрсә ясап була? (кар бабай әвәләп була.)

Тәрбияче мольбертка куелган «Менә нинди кар бабай!» картинасына игътибар юнәлтә. Балалар белән әңгәмә оештыра. Балаларга картинаны карарга, тәэсирләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Картинага исем уйлап табарга тәкъдим итә. Уңышлы исемнәрне билгели.

Тәрбияче:

– Рәссам үзенең картинасын «Менә нинди кар бабай!» дип атаган.

Картина буенча сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Картинада кайсы ел фасылы сурәтләнгән? Ни өчен син шулай уйлыйсың (-сыз)? Балалар нәрсә әвәләгәннәр? Кар бабайны нәрсәдән ясаганнар? Кар нинди булган? (Балаларның җаваплары тыңлана).

Кар бабай турында сөйләгез әле, ул нинди?

Балалар:

– Кар бабай зур, матур.

– Башында чиләк.

– Күзләре күмер.

– Борыны кишердән, ... .

Динамик пауза. «Кышны яратам». Л. Хәсәнова шигыре («Азрак ял итеп алыйк», 49 нчы бит).

Р. Яхинның «Табигать күренешләре» циклыннан «Кыш» музыкасы яңгырый, балалар хәрәкәтләр ясыйлар.

Әйлән-бәйлән уйный карлар,

кулларын як-якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар

Җил аларны тарата.

Бит-кулларны өшетсә дә,

кулларын бер-берсенә ышкыйлар, куллары белән үз-үзләрен кочаклыйлар

Никтер кышны яратам.

кул чабалар, сикерешәләр

Тәрбияче:

– Ә хәзер без аю баласы белән картина буенча үзебезнең хикәяне төзеп карыйбыз.

Кыш җитте. Йомшак ак, юеш (җепшек) кар яуды. Балалар җылы киемнәрен киделәр һәм урамга чыктылар. Айсылу белән Әмир зур, матур, күңелле кар бабай әвәләделәр. Аның күзләре күмердән, борыны – кызыл кишер, башында зур чиләк. Тәрбияче апа кар бабайга кызыл тасма бәйләнгән себерке алып килде. Балалар кар бабайга карап сөенәләр: «Менә нинди кар бабай!» – диләр.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, балалар, хәзер үзегез картина буенча сөйләгез әле.

3–4 баланың хикәясе тыңлана.

Тәрбияче:

– Без бүген картина буенча сөйләргә өйрәндек. Картинага исем уйлап таптык. Ә хәзер аю баласы белән саубуллашыйк.