Исәнләшү.

Тәрбияче:

Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек? Кәефләрегез тагын да яхшырак булсын өчен, әйдәгез, бер-беребезгә елмаю бүләк итик.

Исәнме, алтын кояшкай,

Саумы, ирекле җилкәй!

Исәнме, якты иртә!

Исәнме, безнең бүлмә!

Тәрбияче такмак әйтә, шул ритмга кул чаба, балалар кабатлыйлар.

* Тук-тук-тукран,

Тукылдатып утырам.

Агачтагы кортларның

Барысын чүпләп бетерәм.

* Саескан, саескан

Бүрәнәгә ябышкан.

Бер аягы тимердән,

Бер аягы камырдан, шу-шу.

Ишек шакып Шәвәли керә.

Шәвәли:

– Бигрәк күңелле сездә! Исәнмесез! Мин сезнең белән танышырга телим. Әйдәгез, танышабыз. Синең исемең ничек? Ә синең, матур кыз, исемең ничек? (Минем исемем ... .) Ә син, батыр егет, ни атлы буласың? Кара күзкәй, синең исемең ничек?

Шәвәли:

Ә мин Шәвәли булам. Мин күп җирләрдә йөрдем, кызыклы хәлләр күрдем, шаярып, көлеп йөрдем. Ә сез сәяхәтләр яратасызмы? (Яратабыз.)

Шәвәли:

– Минем белән сәяхәткә барырга ризамы?

Тәрбияче:

Сәяхәткә бит берәр транспорт белән баралар. Без ничек барырбыз икән?

Шәвәли:

Борчылмагыз, хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм. Җавабын тапсагыз, ул транспорт үзе килеп җитәр.

Күп тәрәзәле өйләр,

Б ер-бер артлы тезелеп,

Тимер юлдан чабалар.

Бу ни булыр, балалар? 

Поезд.)

Аудиоязмада поезд тавышы яңгырый.

Сүзле-хәрәкәтле уен: «Паровоз» (К.В. Закирова «Куанычым-багалмам», 22 нче бит).

Балалар бер ритмда атлап баралар, төрле хәрәкәтләр ясыйлар.

Алга таба барабыз:

Тик-так-так! Тик-так-так!

Гөрләп чаба паровоз:

Юл тап-тап, юл тап-тап!

Ак төтен артта кала:

Пух-пах-пух! Пух-пах-пух!

Вагоннар җырлап чаба:

Ах-ах-ух! Ах-ах-ух!

Бик күп җирләрне үттек:

Чың-чың-чың!

Станциягә дә җиттек:

Дың-дың-дың!

Менә килеп тә җиттек!

Аудиоязмада хайваннар тавышы яңгырый.

Тәрбияче:

Балалар, сез нәрсә тавышлары ишетәсез?

Тәрбияче ширманы ача, йорт хайваннары күренә.

Шәвәли:

Менә кайдан ишетелгән икән бу тавышлар. Балалар, бу хайваннар белән таныштырыгыз әле мине.

Тәрбияче:

Ягез әле, балалар, Шәвәлигә мөгезле хайван турында сөйләп күрсәтегез.

Балалар:

– Бу сыер. Ул зур.

Сыер аклы-каралы төстә, аның мөгезе бар.

Сыер сөт бирә,

– Сыер печән ярата.

Шәвәли:

– Ә бу нәрсә?

Балалар:

– Бу – эт, ул кечкенә, йомшак йонлы.

– Ул акыллы, йорт саклый.

– Эт өрә, ырылдый.

– Ул сөяк ярата.

Тәрбияче:

Шәвәли, безнең балалар эт турында җыр да беләләр.

«Маэмай» җыры (Муса Җәлил сүзләре, Фәрит Яруллин көе). Шул тәртиптә ат, кәҗә, песи турында сөйлиләр.

Балалар:

Бу – ат. Ат зур. Ул кара төстә. Атның аяклары озын. Ат печән, чирәм ашый. Ат кешеләрне утыртып йөри, авыр әйберләр ташый.

Бу – кәҗә. Кәҗә кечкенә, аның мөгезләре, кечкенә койрыгы бар. Кәҗә печән, кәбестә ярата.

Бу – песи. Песи матур, йомшак, йонлач. Аның тәпиләре кечкенә, койрыгы озын. Песи сөт ярата. Ул тычкан тота.

Тәрбияче:

– Сыер, ат, кәҗә, эт, песи – йорт хайваннары. Алар кешеләр янында яшиләр. Кешеләр йорт хайваннары турында кайгырталар.

Шәвәли:

– Ә хайваннарның балаларын ничек атыйлар, беләсезме?

Тәрбияче:

– Әйдәгез, уен уйнап алабыз. Ә син, Шәвәли, карап һәм тыңлап утыр. Балалар, мин сезгә туп атам, ә сез мин атаган хайванның баласын әйтеп, тупны кире миңа атарсыз.

Туп белән уен: «Баласын әйт» (Сыер – бозау, ат – колын, кәҗә – кәҗә бәтие, эт – көчек, песи – песи баласы, тавык – чеби).

Шәвәли:

– Рәхмәт сезгә, балалар, хайваннар турында бик күп белдем.

Динамик пауза. А. Леронова. «Көчегем» («Азрак ял итеп алыйк», 26 нчы бит).

Бар минем көчегем,

Шаяным, бөтерчегем.

Сикергәли ул, уйный,

сикерәләр, әйләнәләр

Койрыгын болгап туймый.

Йөзә белә ул, суда

йөзү хәрәкәтләре ясыйлар

Чупырдый ул, йә чума.

чүгәлиләр

«Бергәләп йөзик!» – диеп,

Минем артымнан куа!

урында йөгерәләр

Тавыш модуляциясенә күнегү. «Нәрсә ничек кычкыра?» Тәрбияче йорт хайваннарының ничек «сөйләшүләрен» әйтеп күрсәтергә тәкъдим итә. Балаларга уенчык хайваннар күрсәтә, балалар сыер мөгрәгән, ат кешнәгән, кәҗә кычкырган, эт өргән, песи мияулаган тавышлар чыгарып күрсәтәләр.

Мәхмүт Хөсәеннең «Безнең дусларыбыз» җырын тыңлау, кушылып җырлау («Куанычым-багалмам», 99 нчы бит).

Тәрбияче:

– Без нинди йорт хайваннары (кошлары) турында җыр җырладык? Алар нинди файда китерәләр? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Шәвәли балалар белән саубуллаша.