[З], [зь] авазлары.
Информация
Бурычлар
[З] авазын калын һәм нечкә итеп әйтә белүне формалаштыру; сүзләрдә, фразаларда авазның дөрес әйтелешенә күнектерү.
Кайгыртучанлык, бер-берсенә ярдәм итү теләген үстерү.
Игътибарлылык, аралашу культурасы тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Исәнләшү. Уңай эмоциональ халәт булдыру.
Зур түгәрәккә басыйк,
Кулны кояшка сузыйк.
Кояш җылысын җыеп,
Бер-беребезне җылытыйк.
Хәерле иртә теләп,
Шөгылебезне башлыйк!
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, безгә таныш су җырын искә төшерик. С-с-с-с-с-с. Игътибар белән тыңлагыз әле: с (с-с-с-с-с), з (з-з-з-з-з). Нәрсә ишеттегез? Бер-берсенә ошаган ике җыр, ике аваз ишеттегез.
Артикуляция күнегүләре эшләнә.
Тәрбияче:
– Авазлар бер-берсенә охшаган, ләкин [з] яңгырап ишетелә. З-з-з-з-з – бу җырны черкиләр яхшы җырлый. Җәй көннәрендә кич белән з-з-з-з-з җыры сул якта да, уң якта да, баш өстендә дә ишетелә.
«Черкиләр» уены.
Балалар черкиләргә әверелеп безелдиләр «З-з-з!..». Педагог балаларның игътибарын кечкенә черкиләрнең башкача безелдәвенә юнәлтә: «Зь-зь-зь!..». Педагог кушуы буенча балалар әле зур черкиләр, әле кечкенә черкиләр була.
«Зур черкиләр җыры» уен биреме.
Педагог рәсемнәр күрсәтә (кыз, йолдыз, боз, роза, зонтик), ә балалар рәсемдә сурәтләнгән предметларны бергәләп атыйлар. «Бу сүзләрдә черкиләр нинди җыр калдырганнар соң?» – ди тәрбияче. [З] авазын аерым интонация белән аерып һәр сүзне әйтә, аннары катнашырга теләүче балаларны чакыра. Алар белән бергә авазны интонация белән кабатлый.
Артикуляция гимнастикасы ясала.
Тәрбияче:
– Тамак – тавышның өе. Тавыш черки җырын җырлаганда, өйнең стеналары калтырый.
Кулны тамак турына куеп, зур черки, аннары кечкенә черки җырын җырлыйлар, чагыштыралар.
Тәрбияче:
– Аларның җырлары охшаганмы? Нәрсә белән аерыла? (Зур черки җырында [з] авазы калын әйтелә. Кечкенә черки җырында – әкрен, йомшак итеп кенә әйтелә: [зь])
Тәрбияче зур черкине күрсәткәч, [з] авазын, кечкенә черкине күрсәткәч, [зь] авазын кабатлыйлар.
Тәрбияче:
– Музыка мәктәбендә черкиләр авыррак җырлар да башкаралар:
За-за-за, зә-зә-зә – минем исемем Илгизә.
Зә-зә-зә, за-за-за – Азат яза, сыза, боза.
Зә-зә-зә – кәҗә сөзә.
Динамик пауза. «Черкиләр».
Идәндәге черкиләр |
|
Парлашып биеделәр. |
бию хәрәкәтләре ясыйлар |
Бии торгач, ардылар: |
кулларын асылындырып, иеләләр |
Йончыдылар, талдылар. |
|
Әйләнделәр, борылдылар, |
уңга-сулга борылалар |
Як-якка күз салдылар: |
кулларын маңгайларына куеп, уңга-сулга борылалар |
Күрделәр үрмәкүчне, – |
|
Һушларыннан яздылар! |
башларын тотып чүгәлиләр |
Дидактик уен. «Аваз белән качышлы».
Тәрбияче:
– [З], [зь] авазлары сүзләрдә качканнар. Мин сезгә сүзләр әйтәм, сүздә [зь] авазын ишетсәгез, кул чәбәкләгез, [з] авазын ишетсәгез, аякларыгыз белән тыпырдагыз.
Балаларга "кәрзин, көзге, зәңгәр, каз, тәрәзә, йозак, зебра, аваз, кыз" сүзләре әйтелә.
Хәрәкәтле уен. «Черки».
Санамыш ярдәмендә «бака» сайлана.
Аладан, боладан,
Песи бара колгадан.
Песи түгел, ата каз,
Ата каздан тизрәк кач!
Балалар урындыкларда утыралар. Алар – «черкиләр».
Тәрбияче:
Яфракка черки кунган,
Ял итәргә уйлаган.
Аякларын селки-селки
Аннан «качыш» уйнаган.
Балалар шигырьнең беренче ике юлында як-якка чайкалып утыралар, өченче юлында аякларын селкиләр, дүртенче юлында качалар (куллары белән күзләрен каплыйлар). Бу вакытта бака: «Кайда ул черкиләр? Мин аларны хәзер табам!» – ди. «Черкиләр»не эзли. «Менә алар кайда икән!» дигән сүзләрдән соң, балалар як-якка йөгереп китәләр, «бака» аларны куа.