Исәнләшү. Балаларда уңай психологик халәт булдыру.

Я, әйдә, танышабыз,

бер берсенә карап парлап басалар

Кулга-кул бирешәбез,

Исемне әйтешәбез,

кулларын тотышалар

Кул кысып күрешәбез.

Киң итеп елмай миңа,

бер-берсенә елмаялар

Мин дә елмаям сиңа.

Туры итеп караштык,

парлап әйләнәләр

Менә шулай таныштык.

(Вәсимә Хәйруллина)

Кинәт ишек артында машина кычкырткан тавыш ишетелә.

Тәрбияче:

– Ишетәсезме, машинага утырып, кемдер килгән.

Тәрбияче уенчык йөк машинасын йөртеп керә. Машина арбасында яшереп куелган уенчык әтәч.

Тәрбияче:

– Монда кем качып утыра икән?

Табышмак әйтелә.

Тәрбияче:

– Иртән бик иртә тора,

Матур итеп кычкыра. (Әтәч.)

Әтәч нинди кош? Ул кайда яши: урмандамы әллә кеше янындамы?

Тәрбияче:

– Әтәч – йорт кошы. Ул кеше янында яши. Тагын нинди йорт кошларын беләсез? (Тавык, каз, күркә...). Кешеләр йорт кошлары турында кайгырталар, яраталар, ашаталар.

Тәрбияче (картина элә):

– Бу картинага игътибар белән карагыз әле. Картина «Ишегалды» дип атала.

Балаларга сораулар бирелә.

– Картинада нәрсә сурәтләнгән? (Әтәч һәм тавыклар.)

– Әтәч нинди? (Зур, матур, каурыйлары кәкре, төрле төстә.)

– Әтәчнең башында нәрсәсе бар? (Кикриге бар.)

– Кикриге нинди? (Кикриге зур, матур, кызыл төстә.)

– Әтәч нишли? (Басып тора, куркыныч юкмы дип тирә-якны күзәтә, кычкыра.) Әйе, әтәч горур итеп басып тора, куркыныч килмиме дип, тирә-якны күзәтә, «кикрикүк» дип кычкыра.

– Тавыкларны ничек итеп сурәтләп була? Алар нинди? (Тавыкларның икесе ак, калганнары чуар төстә).

– Тавыклар нәрсә эшли? (Тавыклар азык чүплиләр, чирәм ашыйлар, су эчәләр.)

Тәрбияче:

– Балалар, картинада нинди көн сурәтләнгән?

Балалар:

– Кояшлы көн.

Тәрбияче:

– Рәссам картинада ишегалдын сурәтләгән. Ишегалды иске такталардан ясалган койма белән әйләндереп алынган, ямь-яшел чирәм белән капланган. Ишегалдында су җыелып тора. Ничек уйлыйсыз, су каян килгән?

Балалар:

– Яңгыр яуган.

Тәрбияче:

– Без картинаны игътибар белән карадык. Сорауларга җавап бирдек. Хәзер картина буенча сөйләп карыйк.

Балалар тәрбияче белән бергә сөйлиләр.

Динамик пауза. «Чебиләр зарядкасы» (М. Фәйзуллина сүзләре).

Нәни чебиләр барысы да

урында атлыйлар

Сары майка кигәннәр.

кию хәрәкәтләре ясыйлар

Зарядка ясарга диеп

кулларын янга, югарыга,

Бер урынга килгәннәр .

янга сузалар, аска төшерәләр.

Корт-корт, корт-корт –

сары майка кигәннәр.

Корт-корт, корт-корт –

бер урынга килгәннәр.

урында атлыйлар

Тавык аңлата: «Корт...корт...» – дип,

«канатлар»ын кагу хәрәкәтләре ясыйлар

Үз телендә аларга

Зарядка ясаган чакта

куллары белән төрле хәрәкәтләр ясап, урында атлыйлар

Ничек канат кагарга.

Тик тавыкның әйткәненә

Колак салмый чебиләр.

атлыйлар, башларын боргалыйлар

Шуңа алар зарядканы

канатларын кагып очып йөриләр.

Дөрес ясый белмиләр.

Сүзле уен. «Кем бик игътибарлы?»

Тәрбияче картинаны алып куя, балаларга сораулар бирә. Балаларның җаваплары картина элементларын чагыштырып карау юлы белән тикшерелә.