Исәнләшү.

Хәерле иртә кояшка,

Хәерле иртә кошларга,

Хәерле иртә дусларга,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа!

Өстәлдә уенчык өй, аның артына 2 курчак яшерелгән.

Тәрбияче:

– Нинди матур өй! Кем яши икән бу өйдә? Әйдәгез, бергәләп сорыйк. Өйдә кем бар?

Тәрбияче:

– Беркем дә эндәшми. Ишеге дә бикле. Ишекне ачар өчен, табышмакка җавап табарга кирәк.

Табышмак әйтелә.

Минем белән уйныйлар,

Уйнап һич тә туймыйлар.

Иркәлиләр, сөяләр,

Йокла, бәбкәм, дияләр.

Үсә төшкәч балалар,

Мине онытып калалар. 

(Курчак.)

Тәрбияче:

– Бу өйдә курчаклар яши икән!

Тәрбияче өй артыннан курчакларны чыгара.

Тәрбияче:

– Нинди матур курчаклар! Бу зур зәңгәр күзле һәм озын керфекле курчакның исеме Алсу.

Балалар курчакны карыйлар, тәрбияче артыннан кабатлыйлар: «Зур зәңгәр күзле һәм озын керфекле курчакның исеме Алсу».

Тәрбияче:

– Курчакның исеме ничек?

Балалар:

– Алсу.

Тәрбияче:

– Алсу бик матур итеп киенгән. Алсу өстенә нәрсә кигән?

Балалар:

– Күлмәк.

Тәрбияче:

– Күлмәк нинди төстә?

Балалар:

– Кызыл төстә.

Тәрбияче:

– Алсуның чәче нинди?

Балалар:

– Сары, озын.

Тәрбияче:

– Алсу чәченә нәрсә бәйләгән?

Балалар:

– Тасма (бант).

Тәрбияче:

– Тасма нинди төстә?

Балалар:

– Кызыл.

Тәрбияче:

– Алсу аякларына нәрсә кигән?

Балалар:

– Оекбаш (носки), туфли.

Тәрбияче:

– Алар нинди төстә?

Балалар:

– Ак (яшел, кызыл ...)?

Балалар тәрбияче белән бергә сөйлиләр.

Тәрбияче:

–Бу курчакның исеме Алсу. Алсуның күзләре зур, зәңгәр, керфекләре кара, озын. Чәчләре сары. Алсуның чәчендә кызыл тасма. Аның күлмәге матур, кызыл. Аякларында ак оекбаш (носки), туфли.

Тәрбияче икенче курчакны күрсәтә.

Тәрбияче:

– Бу курчакның исеме Ләйлә. Ләйләнең күзләре зур, кара, керфекләре озын. Ул матур итеп киенгән.

Балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Ләйлә Алсу кебек киенгәнме?

Балалар:

– Юк.

Тәрбияче:

– Ләйлә нәрсә кигән?

Балалар:

– Чалбар.

Тәрбияче:

Балалар:

– Чалбар нинди төстә?

Балалар:

– Яшел.

Тәрбияче:

– Бу нәрсә?

Балалар:

– Кофта.

Тәрбияче:

– Ләйлә аягына нәрсә кигән?

Балалар:

– Оекбаш (носки), туфли.

Балалар тәрбияче белән бергә сөйлиләр.

Балалар:

– Алсу белән Ләйлә дуслар. Алсуның күзләре зур, зәңгәр, өстендә күлмәк, Ләйләнең күзләре кара, зур. Ул кофта, чалбар кигән. Алсуның чәче сары, Ләйләнеке кара. Алсуның оекбашы ак, ә туфлие кара, Ләйләнең оекбашы ак, туфлие дә ак. Алсуның башында тасма, Ләйләнең чәчендә тасма юк.

Динамик пауза. «Курчагым».

Менә минем курчагым,

Ике күзе бар аның.

күзләрен күрсәтәләр

Ә менә бу – борыны ,

борыннарын күрсәтәләр

Бу – билгеле, муены.

муеннарын тоталар

Колакларын күрсәтим,

колакларын тоталар

Чәчен сыйпап иркәлим.

чәчләреннән сыйпыйлар

Бигрәк матур битләре,

битләрен тоталар

Авызында тешләре.

елмаялар

Ә менә болар – куллар,

кулларын күрсәтәләр

Чәбәк-чәбәк уйныйлар.

чәбәклиләр

Кечкенә аяклары

иелеп аякларын күрсәтәләр

Бик матур тыпырдыйлар.

тыпырдыйлар

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр!

Тәрбияче балаларга үзләренә ошаган курчак турында сөйләргә тәкъдим итә. Бала тәрбияче ярдәме белән сөйли. Сөйләп бетергәч, калган балалар кайсы курчак турында сөйләгәнне белергә тиешләр.

Балалар:

– Курчакның чәче сары (кара). Күзләре зәңгәр (яшел, кара). Курчак күлмәк (кофта, чалбар) кигән. Башында тасма (башлык). Аякларында ак (кара) туфли.

Тәрбияче:

– Кайсы курчак турында сөйләдегез?

Шул ук тәртиптә тагын 1–2 бала сөйли.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, бергәләп уйнап алабыз.

Хәрәкәтле уен. «Уенчыкны сакла!» (К.В. Закирова «Уйный-уйный үсәбез», 55 нче бит)

Балалар түгәрәк ясап басалар. Һәр баланың аяк очына шакмак яисә шалтыравык (зур булмаган башка уенчык) куела. Тәрбияче түгәрәк эчендә басып тора. Ул әле бер, әле икенче баланың уенчыгын алмакчы була. Уйнаучы бала, тәрбияче аңа таба якынлашканда, тиз генә чүгәләп, куллары белән уенчыкны каплый, тәрбиячедән аны саклый. Тәрбияче башка бала ягына киткәч, уенчыкны идәндә калдырып, торып баса.

Тәрбияче:

– Алсу белән Ләйләнең сезнең белән каласылары килә. Әйдәгез, уенчыклар белән ничек уйнарга кирәклеген искә төшерик.

Уенчыклар белән сак, ватмыйча уйнарга, уйнагач, җыеп куярга кирәклеге искәртелә.